• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт
Телефон: +7(843)-612-80-20
E-Mail: Svt.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Мингазов Рафис Фасхутдинович
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4
У нас учат: учителя 20/укытучылар 20

Укучылар иҗаты

                                                         Көз

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар,

Әйтә күк алар гүя:

-Бар иде, дип, безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

Көз җиткәч игеннәрне җыеп алалар.Уңышны җыюда комбайнерлар,

 шоферлар актив катнашалар. Алар кырда көне-төне эшлиләр.Авыл 

халкы бакчаларда бәрәңге казып алалар.Җиләк-җимешләрдән алма, груша,

слива,миләш,балан,сырганак,камыр җимешеннән кайнатма кайнаталар.

Яшелчәләрдән кыяр,помидор,суган,сарымсак,кишер,чөгендер,

кәбестә,шалкан,кабак җыеп алына,эшкәртелә һәм кышка саклануга

куела.Төрле матур чәчәкләрдән күргәзмәләр оештырыла. Җыеп алынган мул уңышны хөрмәтләп уңыш бәйрәмнәре үткәрелә.

Укуларын башлап җибәргән укучылар да бик матур итеп “Сөмбелә”

бәйрәме уздыра .Ул  милли традицияләребезгә нигезләнеп уен-көлке,җыр-музыка белән үтә.

Күп кешеләр урманга йөри.Көзге урман белән хозурлана, урманның матурлыгына соклана. Аның байлыгынан да файдаланалар:

чикләвек,  гөмбә, балан, миләш, дару үләннәрен җыялар.

Көзләр җиткәч җылы яратучы кошлар көньякка очып китәләр.

Җәнлекләр дә салкын кышка  әзерләнә.

Көз җиткәч оча сары яфраклар...

Хушыгыз,язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып...

Саубулаша яфраклар,

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый,күңеле тулып.

                                                                              Нәзилә Мостафина

                                                                                   4 нче сыйныф

                                                                             Югары Тегермәнлек

 

                                       Табигатьне саклау

Табигатьнең матурлыгы саф һавадан, яшеллектән,үләннәрдән  агачлардан  башлана. Ләкин  без-кешеләр  табигать матурлыгын  сакламыйбыз. Үскән  урманнарны кисәбез , күп уңыш алабыз дип кырларга  агу  сибәбез. Без  сипкән  агудан  кошлар,  файдалы бөҗәкләр үлә. Завод фабрикалардан чыккан зарарлы төтен һавабызны пычрата.  Ул яңгыр булып ява,  елга-күлләр зарарлана , үләннәр корый .

Әй замана балалары! Әйдәгез үзебезнең киләчәк тормышыбызга балта күтәрмик! Табигатебезне саклыйк, аны яратыйк!

                                                                                            Илфат Мәгъсүмов

                                                                                                      4 нче сыйныф

                                                                                                   Югары Тегермәнлек