• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт
Телефон: +7(843)-612-80-20
E-Mail: Svt.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Мингазов Рафис Фасхутдинович
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4
У нас учат: учителя 20/укытучылар 20

Авылымның үткәне һәм бүгенгесе

Безнең  авылыбыз- Югары Тегермәнлек, Балык Бистәсе районында урнашкан.

Авылыбызның тарихы 1380 елдан башлана. Тегермәнлек тарихы турында язылган чыганаклар шуны дәлилли. Беренче булып монда  утрак тормыш итәргә теләүче абзый килеп урнаша.Авылыбызны уратып Сула елгасы ага. Тырыш табигатьле ир-атлар су буена су тегермәннәре корап куя. Тирә-яктан авылыбызга он чыгартырга киләләр һәм аны 1380 нче елдан ук Тегермәнлек дип атап йөртәләр. Югары Тегермәнлекнең әле игезәк туганы да бар.Анысы 1 километр ераклыкта түбәнгәрәк урнашкан. Шуңа күрә аны Түбән Тегермәнлек дип атаганнар.

Авылыбызның табигате гаҗәеп гүзәл. Күкрәк тутырып суларлык саф һавасы, җанга рәхәтлек бирүче болын һәм тугайлары, калын урманнары,таулары, калкулыклары , уйсулыклары да бар бездә.Табигатьнең күз нурыдай Җыбанай күлебез генә дә ни тора! Тик шулай да туган ягыбыз  иң кыйммәтле хәзинәбез булырдай чишмәләре белән үзенчәлекле.  Югары Тегермәнлектә генә дә аларның саны 11 гә җитә. Иң куанычлысы: авыл эчендәге чишмәләрне хезмәт сөючән халкым  иганәчеләр ярдәме белән төзекләндереп тора. Бу изге эштән  мәктәп укучылары да читтә калмый. Аларны чүп чардан арындырырга булышалар.

Кызганычка каршы, замана җиле авылыбызга да кагылып китте. Гөрләп торган авылда бүгенге көндә хуҗалыклар саны сирәгәйде . Бик күп ялгыз йортлар үзләренә хуҗа көтәләр.Яшьләр авылдан читләште.

Безнең авылда ятимнәр, авыр хәлдә калган гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен вакытлыча тәрбияләнү өчен үзәк- “Акчарлак” приюты эшли. Анда 30 га якын бала тәрбияләнә. Әлеге балалар мәктәп  укучылары белән бергә  аралашып яши, бер мәктәптә белем ала.

Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, һөнәрчелек, балыкчылык, шәл, оекбаш һәм бияләй бәйләү белән шөгыльләнәләр.

Шөкер,Барый Шәвәлиев кебек II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы герое ордены кавалеры,   Вәзыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Дания Галәми , Хәбибрахман Шәфигуллин, Мансур Мортазин, Искәндәр Мутиев, Илдар Мөхәммәтшин кебек әдәбият, мәдәният, сәнгать   өлкәсендә  дан казанган, спорт күгендә якты йолдыз булып атылган Тольятти шәһәренең “Лакомотив” командасы уенчысы Марат Кәлимуллин кебек  танылган шәхесләребез бар безнең.

 4 нче сыйныф укучылары.

Югары Тегермәнлек авылы

Балык Бистәсе районы