Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 46, воспитанники 5/укучылар 46, тәрбияләнүчеләр 5 |
| У нас учат: | учителя 25/укытучылар 25 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Туган як тарихын өйрәнүчеләр кунакта 01.03.2016

1 март көнне Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган якны өйрәнүчеләр семинары узды. Әлеге чарада язучы, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф, язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәбрахман Шәфигуллин, язучы, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, язучы, журналист, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова катнашты.
Семинарда катнашучылар яңартылган “Сугышчан һәм хезмәт даны” музее белән таныштылар. Сонрак пленар җыелышта мөһим булган мәсьәләләр каралды. Шулар арасында Республика күләмендә үткән төбәкне өйрәнүчеләр җыенының карары. Аның буенча татар авылларының тарихын барлап, аларны язу. Шул ук вакытта туган як тарихын өйрәнүчеләрнең район советы сайланды. Аның составына тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф, язучы, журналист, язучы Хәбрахман Шәфигуллин, Балалар иҗат үзәге методисты Мария Трофимова, Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры, тарихчы Илфар Габдрахманов һәм Юлсубино мәктәбенең тарих укытучысы Фәйрүзә Бәдамшина керде. Шул ук вакытта киләчәккә булган планнар һәм резолюция кабул ителде.
-
Созвездие -2016 29.02.2016

Поздравляем победителей! Молодцы!
-
"Әфганстан -йөрәк ярасы" 27.02.2016

8-11 сыйныф укучылары белән әфган сугышы ветераннары катнашында кичә-очрашу үткәрдек.Укучыларны 10 сыйныф җитәкчесе Галимов Р.Ф. тарихи материаллар белән таныштырды.Әфган сугышы корбаннарын 1 минут тынлык белән искә алдык.Укучылар әдәби-музыкаль чыгыш ясадылар.Әфганчыларыбыз-Ахмадуллин Н,Альмиев А,Гимадиев Р., Зиннуров И.,Абдукаимов П. укучыларга солдат тормышы турында сөйләделәр,сорауларга җавап бирделәр.
Илләр тыныч булсын!
-
Ватанны саклаучылар көне белән. 21.02.2016

-
Конкурс "Сказки Габдуллы Тукая -источник вдохновения" 21.02.2016

Готовимся к республиканскому конкурсу "Музей литературного героя" по номинации "Сказки Габдуллы Тукая-источник вдохновения".
-
Туган телем -иркә гөлем 20.02.2016

5-8 класс укучылары белән "Туган телем иркә гөлем "темасына кичә үткәрдек.Кичәне татар теле укытучылары Кабирова Р.А,газизова Р.М..оештырдылар.Чарада туган тел турында шигырьләр ,мәкальләр сөйләделәр.Ике команда арасында "Туган телеңне беләсеңме?" дигән ярыш булды ,ярышта барлык укучылар да катнашты.
-
21 февраль-ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ көне 20.02.2016

1-4 сыйныф укучылары өчен ике команда "Тукай оныклары","Тел белгечләре" арасында "Туган телем" темасына ярыш оештырдык .Ярыш "Үз телеңне беләсеңме","Әкият төрләре","Мәкальләр","Табышмаклар" тукталышлары буенча барды. Һәр укучы актив катнашты.
-
"Ягез әле,егетләр" 20.02.2016

5-11 сыйныф укучылары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр" ярышы үткәрдек .Максатыбыз егетләрдә коллективизм,түземлелек,ярдәмчеллек ,җитезлек сыйфатлары тәрбияләү,дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту.Бәйрәм -ярыш концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Волейбол ярышы! 19.02.2016

Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә карата 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы булып узды. Киеренке ярышта 10нчы сыйныф укучылары өстен чыкты. Котлыйбыз!
-
Ватанны саклаучыларга багышлап класс сәгатьләре үткәрәбез. 18.02.2016

6 нчы сыйныф укучылары "Солдатта булган диләр" темага мәктәп Хезмәт һәм Дан музеенда сыйныф сәгате үткәрделәр,авылдашларыбызның батырлыклары белән таныштылар,әтиләре һәм аларның солдат тормышы турында сөйләделәр.







