Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
Год основания учреждения: | 1933 |
У нас учатся: | учащиеся 48, воспитанники 8/укучылар 48, тәрбияләнүчеләр 8 |
У нас учат: | учителя 26/укытучылар 26 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Конкурста җиңүче 25.12.2020
2 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Әмирә "Янгын куркынычсызлыгы" тематикасына багышланган республика конкурсында беренче урынны яулады. Афәрин, яшь дустым! Алга таба да уьышлар телибез сиңа!
-
Акция "Новогодние окна" 19.12.2020
Учащиеся нашей школы участвуют во Всероссийской акции "Новогодние окна".
-
Кардан фигуралар ясадык! 15.12.2020
Кыш үзенең суыкларын сиздерә. Кыш үзен күрсәтә! Битне, колакларны чеметтерә. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыла. Бездә шул күренешләрне матурлау йөзеннән кардан сыннар ясадык. Бу эштән беркем дә читтә калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр- һәммәбез дә тырышты. Нәтиҗәсе дә шаккаттырырлык булды бит!
-
Ватан геройларын онытмый 09.12.2020
9 декабря в нашей стране отмечается День Героев Отечества. В классах прошли уроки мужества, посвященные Дню Героев Отечества, возложили венок к памятнику.
9 декабрь- Ватан геройлары көне. Шул уңайдан мәктәп янындагы һәйкәлгә венок салынды һәм сыйныфларда шушы темага багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Советлар союзы, Россия Федерациясе геройлары, Социалистик хезмәт геройлары, Изге Георгий, Дан ордены кавалерлары турында кызыклы мәгълүматләр бирелде.
-
Обследование школ по работе в условиях новой коронавирусной инфекции 02.12.2020
Территориальным отделом управления Роспотребнадзора РТ в Лаишевском, Пестречинском, Рыбно-Слободском районах,МКУ "Отдел образования" было проведено обследование работы школы в условиях новой коронавирусной инфекции. Особое внимание было уделено организации термометрии на входе в школу, проведению влажных уборок с обработкой поверхностей, наличию запаса средств индивидуальной защиты, дезсредств.
ТР Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге , Балык бистәсе "Мәгариф бүлеге" тарафыннан коронавирус инфекциясе шартларында мәктәптә санитария шартларының үтәлүе тикшерелде. Мәктәпкә керү юлында термометрия оештыруга, шәхси саклану чаралары, дезинфекция чаралары запасы булуга аерым игътибар бирелде.
-
Алар безнең янәшәдә 01.12.2020
1 декабрьдән илебез күләмендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек старт ала. Инвалидлар ункөнлеге дәвамында мәктәбебездә дә шактый игелекле эшләр башкарыла. Ул эшләрнең укучылар өчен тәрбияви әһәмияте дә бик зур. Игелекле эшләрдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең артуы да куандыра.
-
СПИДка каршы көрәш 01.12.2020
«Спидка каршы көрәш» -дигән тема астында мәктәп күләмендә акция оештырдык. Акциядә 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга кызыл төстәге ленталар тактылар. "Нәрсә ул СПИД ?" "СПИДтан котылу чарасы бармы?"кебек сораулар биреп,аларга җаваплар да яздырдылар.Акция активистлары шундый гади юл белән дә бер-берсенә сәламәтлектән дә мөһимрәк бернәрсә була алмавын тагын бер кат исбатлап күрсәтә алды. Яшьлек – ул зур мөмкинлекләр чоры гына түгел, ә һәр кылган гамәлеңә җавап бирә торган вакыт та әле ул.
-
Әниләр көне уңаеннан... 30.11.2020
Дорогие наши мамы!Поздравляем вас с “Праздником матери”. Вы-наш покровитель, хранитель, вечное солнце, освещающее наш путь. Пусть ваши дети всегда услышат только хорошие слова! Ведь мы знаем, что для матерей больше нет счастья! С праздником Вас!
Кадерле әниләребез! Сезне “Әниләр бәйрәме” белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
-
Имтиханга әзерлән! 23.11.2020
23 ноября прошло собрание для родителей и выпускников 9,11 ых классов по подготовке к государственной итоговой аттестации в 2021 году
23 нчы ноябрь көнне мәктәбебезнең 9,11 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен 2021нче елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча җыелыш узды.
-
6 нче көн. Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2020
Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.