МОУ «Тябердино-Челнинская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ(ликвидация)
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Тябердино-Челны, ул. Школьная, д. 8 |
Телефон: | (84361) 31-4-83 |
E-Mail: | Stc.Rs@edu.tatar.ru |
У нас учатся: | 15 |
У нас учат: | 10 |
О школе
Тәберде Чаллысы авылында революциягә кадәр мәктәп булмаган. Мәчет каршында бер кечкенә генә мәдрәсә эшләп килгән. Анда 20 ләп бала укыган. Алар арасында кызлар булмаган. Уку елы 5-6 айга сузылган.
Мәдрәсәдән аерылып авылда 1921 нче елда Фатыйх исемле таза тормышлы крестьян йортында беренче мәктәп ачыла. Башта укырга 15 ләп кеше тартыла. Уку яңача оештырыла. Шул ук вакытта мәдрәсә дә әшләп килә. Һәм ике арада бәрелешләр булгалый.
Авылда беренче укытучы, фронттан яраланып кайткан сугыш инвалиды Миргазиз Шакиров була. Аның җитәкчелегендә җәдит мәктәбе үсеп китә. Партасыз идәндә, дәфтәрсез, грифель карандашлары белән укылган.
1923 елда башлангыч 4 еллык мәктәп ачыла. Иске мәдрәсәдән шәкертләр куыла.
Мәктәп мөдире Хәсән Хәйдәрович Фәтхетдинов зур активлык күрсәтә. Мария Наумовна Кошкина рус теле укыта.
Тәб. Чаллы авылында мәктәпнең яңа бинасы 1933 елларда төзелә. Төзетүче Шәмәрдәнов Шириаздан була.
1934 елда тулы булмаган урта мәктәп җидееллык мәктәпкә әверелә.
1932 елда беренче комсомол оешмасы оеша. Оештыручылары Кәримуллин Гәзиз, Моратов Нәҗип, Мөбәрәкҗаннар була.
1935 елда Советның Кызыл Йолдыз район съезды, партия, комсомол район конференцияләре шушы мәктәп залында үтәләр.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Авыл кешеләре белән бер рәттән укытучылар һәм укучылар сугышка китәләр. Сугыш кырында ятып калучылар Сатлыган авылыннан 22, Мәмле Казаклар авылыннан 61, Тәб.Чаллы авылыннан 82, Котлы-Бүкәш авылыннан 101 кешегә җиткән. Шулар арасыннан Тәб.Чаллы мәктәп укытучылары Сәмигуллин Әнәс, Талха, укучылардан Бариев Мөҗип, Котлы – Бүкәштән Шигапов Мөбәрәкҗан, Җиһангиров Габдуллалар бар. Шәймәрдәнов Зәки Шәймәрдәнович Советлар Союзы Герое исемен яулап туган ягына кайта. 1967 елны операциядән соң үлгәч Биектау авылына җирләнә.
1965 нче елны авыл уртасында ике катлы йортта”Туган якны өйрәнү”музее ачыла. Аның бүлекләре: “Борынгы татар өе”, “Тукыма туку”, “Тарих”, “Табигать-биология”, “Экономик география”, “Культура”, “Дан почмагы”, “Ленин бүлмәсе”.
1971 елда музей ТАССР мәгариф министры Хөрмәт граматасы белән бүләкләнә.
1975 нче елда авыл мәктәпләре арасында республикада беренче тапкыр политехник музей оештырыла.
90 ел эчендә мәктәпне 2426 укучы тәмамлый. Алар арасында врачлар, укытучылар, механизаторлар, доцент, агроном, язучы, композитор, хәрби хезмәткәр, сатучы, тегүче, киномеханик, повар һәм башка һөнәр ияләре бар. Аларның күбесе орден-медальләр белән бүләкләнгән: Шакирова Г.- Ленин ордены, Шәрифуллина А. - Хезмәт Кызыл байрагы ордены, Нигъматуллин Н., Насибуллиннар - Хезмәт Кызыл байрак ордены, Зәкиҗанов Ф, Зиннәтовлар - Почёт билгесе ордены белән.
Директорлар исемлеге
1 |
Шакиров Мингазиз |
1921-1923 |
2 |
Фәтхетдинов Хәсән Хәйдәрович |
1923-1930 |
3 |
Раков Габдрахман |
1930-1935 |
4 |
1934-1937 |
|
5 |
Измайлов Гаяз |
1937-1939 |
6 |
Сәләхов Гобәйдулла |
1939-1941 |
7 |
Галиев Салих |
1941-1945 |
8 |
Укушев П.Н |
1945-1959 |
9 |
Матвеев Г.Д |
1959-1967 |
10 |
Урматов Мәхмүт Вәлиевич |
1967-1973 |
11 |
Гарипов Ширияздан Гарипович |
1973-1978 |
12 |
Гилязов Ильдус Гилязович |
1978-1980 |
13 |
Валиев Зөфәр Миннурович |
1980-1992 |
14 |
Фәтхетдинов Илдар Вакыйфович |
1992-2008 |
15 |
Закиров Рафик Нигъмәтҗанович |
2008- |