Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Рыбно-Слободский детский сад «Йолдыз» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы "Йолдыз" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. 60 лет Октября, д.3А/ Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьның 60 еллыгы урамы, 3А йорт |
Телефон: | +7(843)-612-24-43 |
E-Mail: | Mbdou.RSYoldyz.R@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Рыбно-Слободский детский сад «Йолдыз»/Балык Бистәсе "Йолдыз" балалар бакчасы ММЯБББУ |
Руководитель: | Миннегалиева Дания Фаизхановна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 83 воспитанников/83 тәрбияләнүче. Среди обучающихся иностранных граждан нет |
У нас учат: | 12 педагогов/12 педагог |
Новости "Йолдыз"
Сабантуй!
Опубликовано: 14.06.2017“Йолдыз”да Сабантуе!!!!
Жилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә !
Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе– Сабантуй- «Йолдыз» балалар бакчасында оештырылды. Быелгы Сабантуе бакча ишегалдында матур итеп бизәлгән спорт мәйданда узды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур. Бәйрәмне балалар көтеп алдылар.Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланды.Балалар төркемнәрдә Сабантуй турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.Тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырды: бәйрәмне сүрәтләгән рәсемнәр, презентацияләр күрсәттеләр, милли бизәкләр, милли уеннар белән таныштырдылар. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярыштылар.Сабантуйда борынгыдан ук гадәткә кергән уеннар уйнатылды: “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Ат чабышу”, “Бау тартышу”, “Су ташу”, “Капчык киеп йөгерү”, “Капчык белән сугышу”. “Чүлмәк вату” уены да онытылмады! Чүлмәк вату ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен: күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга маташучыларга бар балалар карап көч биреп торды.
Барлык уеннарда да балалар теләп катнаштылар, үз-үзләрен кыю тоттылар. Бәйрәм ахырында һәр балага бүләк таратылды.Балалар өчен Сабантуй – күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында сакланыр.
Татар теле тэрбиячесе Алсу Ризаева
К списку новостей