Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422670,Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, с.Нижний Тимерлек, ул. Школьная, д. 5/ 422670,Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Түбән Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 5 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-612-81-40 |
E-Mail: | Sntim.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижне-Тимерлековская ООШ" |
Руководитель: | Гайнуллин Вахит Миневагизович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | Ученики-14, укучылар-14; 5 воспитанников, 5 тәрбияләнүче |
У нас учат: | Учителей-8, 8 укытучы: 1 воспитатель, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57
-
Әниләр бәйрәме
07.03.2012
7-март көнне мәктәптә “Әниләр бәйрәме” нә багышланган чара булып үтте.Аны сыйныф җитәкчеләре Г.Г.Ахмадуллина белән 4-сыйныф укучылары оештырды.Бәйрәм шигырьләр,җырлар белән үрелеп КВН формасында үтте.Анда “Кояшкай” һәм “Яз тамчылары” командаларына бүленеп кызлар үз көчләрен сынадылар. Бәйгедә дуслык җиңде.Бәйрәм әниләргә бик ошады
-
25 февраль яңалыклары
05.03.2012
25-февраль көнне 6-сыйныф укучысы Габдриев Булат- математикадан олимпиаданың район турын үтеп республика укучылары арасында көч сынашты.
25-февраль көнне мәктәбебездән 5 укучы “Созвездие-Йолдызлык-2012” конкурсының район турында уңышлы гына чыгыш ясадылар.Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Ягез әле егетләр 22.02.2012
22-февраль көнне мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышлап 6-сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Шигапова Индира Амировна ) егетләр арасында “Ягез әле егетләр” бәйгесе үткәрделәр. Егетләр ике командага бүленеп җитезлектә, тапкырлыкта, төгәллектә көч сынаштылар.
Ахырда “Боркет “ командасы 19:17 исәбенә җиңүче булды.Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Әлифба бәйрәме 22.02.2012
10-февраль көнне мәктәбебездә нәни беренчеләр өчен көтеп алган “Әлифба” бәйрәме булып үтте.Укучылар бәйрәмгә сыйныф җитәкчеләре Әлфия Габделхәевна белән бик тырышып әзерләнгәннәр.Алар дөрес ,матур итеп язарга,укырга өйрәнү өстенә бик зирәклек тә,тапкыр да икәннәр.Әти-әниләргә,кунакларга үз һөнәрләрен теләп күрсәттеләр.Бәйрәмнән бар да канәгать калдылар.
-
“Созвездие-2012” 31.01.2012
28 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең талантлы укучылары “Созвездие-2012” конкурсының Ямашта булып үткән зона турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Аларның чыгышын жюри бик җылы кабул итте. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз. -
Очрашу 31.01.2012
30-гыйнвар көнне мәкттәптә Татарстанның сәнгать эшлеклесе,җырчы Риф Гатауллин һәм композитор Рафинат Сәләхов белән тирән эчтәлекле,музыкаль очрашу булды. Алар укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар,балалар җырлары б-н таныштырдылар,өйрәттеләр. 2012 елда булачак үзешчән иҗатчылар конкурсы турында сөйләделәр.Бу очрашудан алган тәэсирләр укучылар күңелендә озак сакланыр.
-
Дәрестән тыш 31.01.2012
Укучылар дәрестән тыш вактларын кызыклы һәм файдалы үткрәләр. Кыш көнендә алар бозда тимераякта рәхәтләнеп шуалар.
-
Очрашу 17.12.2011
14-декабрь көнне мәктәптә халкыбызның моң сандугачы Ф.Сөләйманова белән әдәби музыкаль кичә булды.Укучылар бик җылы кабул ителәр.С.Шиһап таныштырган халкыбызның уен кораллары аларда аеруча кызыксыну уятты.Бу очрашу күңелләрдә озак сакланыр әле.
-
Әниләр көне
30.11.2011
29-ноябрь көнне мәктәптә Әниләр көне булып үтте.Сыйныф җитәкчесе Васикова Ф.Д һәм 7-сыйныф укучылары оештырган эчтәлекле кичәгә әниләр чакырылды.Моңлы җырлар,әниләргә багышланган шигырьләр барыбызның күңеленә үтеп керде.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 16.10.2011
28-сентябрь көнне мәктәптә 1-9 сыйныфларда «Сөмбелә” бәйрәмнәре гөрләп үтте.9-сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Агмалова Нәсимә Ахатовна төзегән программа буенча барлык сыйныфлар да эчтәлекле ,кызыклы номерлар күрсәттеләр,көзге өстәлләрен тәкъдим иттеләр.Соңыннан жюри урыннар билгеләде.