Муниципальное бюджетное дошкольное общеобразовательное учреждение Масловский детский сад "Ягодка" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты Масловка "Ягодка" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422647, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, село Масловка,улица Центральная, д.7 / 422647, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Масловка авылы, Үзәк ур., 7 йорт . |
Телефон: | 88436125419 |
E-Mail: | pronina.gulnaz@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Масловский детский сад "Ягодка"/ Масловка "Ягодка" балалар бакчасы ММЯБББУ. |
Руководитель: | Пронина Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 14 воспитанника/ 14 тәрбияләнүче. |
У нас учат: | 2 воспитателя / 2 тәрбияче. |
Муниципальное бюджетное дошкольное общеобразовательное учреждение Масловский детский сад "Ягодка" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты Масловка "Ягодка" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Праздник 8 Марта - 8нче Март бөйрәме 07.03.2023
8 марта - день особенный,
День радости и красоты,
На всей земле он дарит женщинам
Свои улыбки и цветы.
Международный женский день 8 марта - это замечательный праздник, который наполняет мир добрыми улыбками, искренними признаниями в любви нашим мамам, бабушкам, сестрам. Нет ничего лучше на этом свете ласкового прикосновения материнских рук, их мудрого доброго слова. Они создают уют в доме, наполняют жизнь своих родных и близких любовью, несут красоту и нежность, согревают душевным теплом, делятся своим позитивом и вдохновляют на победы.Утренники , посвященные этому первому весеннему празднику в детском саду "Ягодка” прошли в торжественной и радостной атмосфере. Дети с большим удовольствием участвовали в празднике: читали стихи о маме и бабушке, очень искренне и с любовью пели песни, весело танцевали, вместе с родителями участвовали в играх. В конце праздника подарили любимым мамочкам цветы, сделанные своими руками. Праздник доставил всем много радости и приятных впечатлений.
Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.
Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче, җылы хисләр агышы чагыла.
Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан "Ягодка" балалар бакчасында бу беренче язгы бәйрәмгә багышланган иртәләр тантаналы һәм шатлыклы атмосферада узды. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнаштылар: әниләре һәм әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр, бик эчкерсез һәм яратып җырлар җырладылар, күңелле итеп биеделәр, әти-әниләре белән бергә уен-ярышларда катнаштылар. Бәйрәм ахырында яраткан әниләренә үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәйрәм һәркемдә бик күп шатлык һәм күңелле тәэсирләр калдырды.
-
"Путешествие в мир Пришвина!" - "Пришвин дөньясына сәяхәт" 27.02.2023
4 февраля исполнилось 150 лет со дня рождения русского писателя, прозаика и публициста Михаила Михайловича Пришвина, автора повестей и рассказов о природе. К юбилею замечательного писателя в старшей группе прошла тематическая беседа. Дети познакомились с рассказами писателя, с большим интересом рассматривали иллюстрации в книгах. Ребят увлекли занимательные истории о лесных обитателях: об утятах и ребятах, о ежике, которого писатель подобрал в лесу, о находчивом дятле, о ручном журавле Журке и многих других. Детям понравилось, что в своих произведениях автор с юмором описывает и животных, и повадки зверей, и явления природы.
4 февральдә рус язучысы, прозаик һәм публицист, табигать турында повестьлар һәм хикәяләр авторы Михаил Михайлович Пришвинның тууына 150 ел тулды. Шул уңайдан өлкән төркемдә тематик әңгәмә узды. Балалар язучының хикәяләре белән таныштылар, китаплардагы иллюстрацияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Балаларны урмнда яшәүчеләр, мәсәлән, үрдәкләр һәм балалар, язучы урманда табып алган керпе, тапкыр тукран, кулга ияләшкән Журка исемле торна һәм башка күпләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр кызыксындырды. Ә балаларга тагын да ошаганы - авторның үз әсәрләрендә хайваннарны да, хайваннарның гадәтләрен дә, табигать күренешләрен дә юмор белән тасвирлавы булды.
-
«Подарки папам к Дню защитника Отечества» - "Әтиләргә Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр". . 23.02.2023
23 Февраля – праздник, День защитника Отечества. Это важный и торжественный день. В этот день мы поздравляем всех, кто защищал Отчизну от врагов, ветеранов войн, тех, кто служил и служит. Мы поздравляем и мальчишек – будущих защитников Отечества. Именно к ним перейдёт почётная миссия — защищать Родину. И конечно важной традицией, является изготовление подарков своими руками от детей, любимым папам и дедушкам. Ребята старшей разновозрастной группы изготовили поздравительные открытки - это рубашка способом оригами. Ее можно использовать как сувенир и как открытку, написав на ней любое пожелание. Дети делали её с любовью и уважением к своим папам.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне бәйрәме. Бу көнне без Ватанны дошманнардан саклаучыларны, сугыш ветераннарын, хезмәт иткән һәм хезмәт итүче ир-егетләребезне котлыйбыз. Шулай ук малайларны-булачак Ватан сакчыларыбызны да тәбрик итәбез. Һәм әлбәттә, мөһим традиция булып, яраткан әтиләребезгә һәм бабайларыбызга балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләре тора. Өлкән яшьтәге төркем балалары оригами ысулы белән котлау открыткалары ясадылар. Аны теләкләр язып сувенир һәм открытка итеп тә кулланырга мөмкин. Бу - балаларның әтиләренә яратып һәм хөрмәт белән чын күңелдән ясалган бүләк-әшләнмәләре.
-
Конкурс "Мир профессий" - "Һөнәрләр иле" конкурсы 22.02.2023
В муниципальном конкурсе "Мир профессий" наш коллектив МБДОУ Масловский детский сад "Ягодка" занял 1 место в номинации "Садоводство". Поздравляем! Молодцы!
"Һөнәрләр иле" дип исемләнгән муниципаль конкурста безнең "Ягодка" балалар бакчасы коллективы "Бакчачылык" номинациясендә 1нче урынга лаек булды! Котлыйбыз! Афәрин!
-
Международный день родного языка - Халыкара туган тел көне 21.02.2023
В рамках Международного дня родного языка в нашем детском саду прошло праздничное мероприятие с детьми целью воспитания у детей любви к родному языку. Основная цель праздника не только получить информацию о родном языке, но и познакомить детей с разными языками, прививать интерес к языкам с раннего возраста. Подобные мероприятия – повышают интерес мальчишек и девчонок к культуре своего народа, а также расширяют и углубляют их знания о родном языке, о своей Родине.
Халыкара туган тел көне кысаларында безнең балалар бакчасында балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мондый чаралар балаларда үз халкыңның культурасы белән кызыксынуны арттыра, туган тел, туган як турында белемнәрен киңәйтә.
-
Беседа-игра в младшей группе о 23 Февраля - Кечкенәләр төркемендә 23нче февраль турында әңгәмә-уен. 17.02.2023
С воспитанниками младшей разновозрастной группы была проведена беседа-игра на тему «День защитника Отечества-23 февраля!"
Кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчеләре белән "23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган әңгәмә-уен үткәрелде.
-
«Поэт - герой Муса Джалиль» - "Муса Җәлил - герой-шагыйрь" 15.02.2023
15 - февраля - День рождения великого татарского поэта Мусы Джалиля. В ходе мероприятия детям было рассказано об интересных фактах из жизни поэта, его непростой биографии, о его творчестве, просматривались презентации и мультфильмы «Красная ромашка». Целью было ознакомление детей с жизнью и творчеством поэта-героя, создать праздничное настроение. Воспитывать уважение и любовь к татарским писателям и поэтам.
Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 15 февральдә туган көне. Шул максаттан "Ягодка" балалар бакчасында чара булып узды. Чара барышында балалар шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, "Кызыл ромашка"мультфильмын карадылар, рәсемнәр ясадылар. Бәйрәмнең максаты - шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, татар язучыларына һәм шагыйрьләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
-
"День Святого Валентина" - "Изге Вәли көне" 14.02.2023
В День Святого Валентина
Всех поздравить есть причина,
Что живет Любовь на свете, –
Это знают даже дети!День Святого Валентина в детском саду - прекрасная возможность поговорить с детьми о дружбе, товариществе, любви. Этот праздник учит любить, проявлять внимание к любимым и родным людям. Главным символом праздника считается сердце "валентинка". Дети из старшей группы детского сада "Ягодка" вместе с воспитателем изготовили весёлое сердечко, чтобы подарить своим близким и родным.
Изге Вәли көне - бабаларга дуслык һәм мәхәббәт төшенчәсен аңлату өчен менә дигән мөмкинлек. Бу бәйрәм яратырга, дусларга һәм туганнарга игътибар күрсәтергә өйрәтә. Бәйрәмнең төп символы булып "валентинка" йөрәге санала. "Ягодка" балалар бакчасының өлкән төркем балалары якын кешеләренә бүләк итеп йөрәкләр ясадылар.
-
Акция "Письмо солдату" - "Солдатка хат" акциясе 07.02.2023
Воспитанники старшевозрастной группы приняли участие в акции
“Письмо солдату». Важно сформировать у подрастающего поколения понимание того, как необходима наша поддержка и добрые слова, тем, кто ежедневно рискует собственной жизнью, защищая нас и нашу страну. Так как дети ещё не умеют писать, они нарисовали рисунки, в которых нет войны, а только доброта и красота мирной жизни. Спасибо нашим солдатам за мужество и отвагу. Мы Вами Гордимся! Пожелаем скорейшего возвращения домой с Победой нашим солдатам!
Өлкән яшьтәге төркемдә тәрбияләнүчеләр “Солдатка хат” акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты-балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Россия армиясенең хәрби хезмәт солдатларына мораль ярдәм күрсәтү. Балалар үзләре хат яза алмау сәбәпле, үзләренең теләкләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар . Алар анда сугыш булмаган, тыныч тормышның игелекле һәм матур якларын гына ясадылар. Солдатларыбыз, сакчыларыбыз, батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Исән- сау булыгыз! Сезне Көтәбез! Сезнең Белән Горурланабыз!
-
"Огород на подоконнике" - "Бакчабыз тәрәзә төбендә" 01.02.2023
Посадили,
огород посмотрите, что растет!
Будем мы ухаживать,
будем поливать,
Будем за росточками
дружно наблюдать.
В нашем детском саду каждый год во всех группах проходит акция «Огород на подоконнике». Вот и в этом году с ребятами решили оформить свой «чудо – огород» на подоконнике, на котором они сами будут трудиться, сами смогут посадить и ухаживать за своими растениями. Дети с удовольствием сеяли семена, наблюдали за ростом растений. И результат не заставил себя долго ждать, семена взошли очень быстро, чему дети были очень рады. Огород в детском саду способствует развитию любознательности и наблюдательности у детей, а это помогает лучше познать растительную жизнь.
Ел саен безнең балалар бакчасында һәр төркемдә дә “Бакчабыз тәрәзә төбендә”дигән акция уза. Быел да тәрбияләнүчеләр белән тәрәзә төбендә “могҗиза бакчасы”н ясадык. Балалар бик теләп үсемлекләрне утыртуда катнаштылар, үзләре орлык чәчтеләр, үзләре су сиптеләр һәм дә усемлекләрнең үсүен күзәттеләр. Нәтиҗә озак көттермәде, орлыклар бик тиз тишелеп чыкты. Балалар шуңа бик сөенделәр. Балалар бакчасында мондый эшләр башкару - балаларда күзәтү, кызыксынучанлык үсешен арттыра, ә бу үселекләр тормышын яхшырак белергә ярдәм итә.