Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2015

1 нче сыйныфларның җитәкчесе Гөлназ Камил кызы әти-әниләргә "Уңыш бәйрәме" дә үткәрде
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 27.10.2015

-
Күңелле тәнәфес 23.10.2015

Мәктәп күләмендә кизү торучы 11 нче сыйныф һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Фәния Миневәли кызы тәнәфесләрдә укучыларга күңелле уеннар оештыра. Укучыларга да бик ошый, алар теләп катнашалар.
-
Бердәм мәдәни дәрес 21.10.2015

-
Төмәннәр... 15.10.2015

15 октябрь көнне районыбызга Төмән өлкәсеннән делегация килде. Алар белән очрашу безгә дә насыйп булды. Мәктәп белән танышканнан соң "Сөмбел" исемендәге фольклор түгәрәгенә йөрүче укучылар, кунакларга "Шәл бәйләдем" күренешен күрсәттеләр, музейда экскурсия үткәрелде. Очрашу вакытында кунакларның уй-фикерләре, теләкләре тыңланды. Кунакларны каршы алуда хезмәтләрен керткән түгәрәк җитәкчеләре: Мөбәрәкшина Ф.Җ., Шакиров Р.Р., укучылар һәм укытучылар коллективына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ВНИМАНИЕ ! Выпускникам 11-х классов! 10.10.2015

Федеральная служба исполнения наказаний объявляет (ФСИН) объявляет прием в институты, осуществляющие подготовку специалистов для службы в органах уголовно-исполнительной системы.
Прием кандидатов осуществляется по результатам ЕГЭ (история,обществознание), медицинского обследования военно-врачебной комиссией (ВВК) и сдачи норм по физической подготовке.
На время учебы в ВУЗах ФСИН, учащиеся на весь период обучения, находятся на полном государственном обеспечении (трехразовое питание, бесплатное проживание в общежитии при институте, обеспечение обмундированием). Ежемесячное денежное довольствие курсантов от 14 тыс. руб.
Курсантам в обязательном порядке предоставляется ежегодный оплачиваемый отпуск (2 раза в год).
На время учёбы на курсантов распространяется отсрочка от призыва в ряды Вооруженных Сил РФ, а после окончания института - присваивается звание «лейтенант внутренней службы».
По окончании обучения института, выпускникам выдается диплом государственного образца об окончании высшего учебного заведения. Для дальнейшего прохождения службы выпускник направляется в учреждения территориальных комплектующих органов.
-
Дәү әниләр кунакта 07.10.2015

Күгәрчен мәктәбендә “Өлкәннәр айлыгы”на карата бик матур чара үткәрелде. Оныклар чакыруы буенча дәү әниләр һәм әбиләр мәктәпкә кунакка килделәр. Бу чара Тәнзилә Әсәтулла кызының инциативасы белән оештырылды. Ул 6 нчы сыйныф укучыларына җитәкче булып тора. Башта укучылар әбиләргә котлау сүзләре белән кулдан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Аннан соң Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”, Г.Камалның “Беренче театр” пьесаларыннан өзекләр, җыр-биюләр күрсәттеләр. Дәү әниләр һәм әбиләрнең оныкларына карата мәхәббәтләре, сокланулары, актёрлык осталыкларына бәяләре сүзсез дә аңлашыла иде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Өлкәннәр рәхмәт әйтеп, шат күңел белән өйләренә таралыштылар. Ә без мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәдә калдык. Тәнзилә Әсәтулла кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Тамчы шоу 06.10.2015

5 нче октябрь - Укытучылар көне уңаеннан, Күгәрчен мәктәбе укучылары һәрбер укытучыны котлау сүзләре белән каршы алдылар. Ә бүген алар укытучылар өчен "Тамчы шоу" бәйгесе әзерләгәннәр иде. 2 командага бүленгән укытучылар бик теләп бер - берсен сәламләделәр, сорауларга җавап бирделәр, логик һәм иҗади биремнәр чиштеләр. Уен укучылар башкаруындагы җыр - биюләр белән үрелеп алып барылды. Бәйрәм безнең күңелгә бик хуш килде, рәхмәт укучылар!!!
-
5 октябрь - Укытучылар көне 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән ихлас котлыйбыз. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, йортларыгызга иминлек телибез!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 05.10.2015










