Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Күңелле очрашу 22.01.2016

Бүген “Сабантуй” балалар журналы хезмәткәрләре Алмаз Хәмзин һәм Айдар Гыймадиев укучылар белән очраштылар. Килүләренең төп максатлары: "балаларны иҗатка тартырга теләүләре", дип аңлаттылар язучылар. Алар “Сабантуй” битләрендә укучыларның уңышлы килеп чыккан мәкаләләрен, шигырьләрен урнаштырырга сүз куештылар. Балалар язучыларга кызыксындырган сорауларын бирделәр. Һәм һәрбер укучыга "Сабантуй" журналының соңгы саннарын бүләк иттеләр.
-
Әни һәм мин спорт сөюче гаилә 21.01.2016

21 нче гыйнвар көнне, Күгәрчен мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре пионербол уены буенча көч сынаштылар. Бу чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Без моны әти-әниләр белән тыгыз элемтә урнаштыруның тагын бер ысулы дип карадык. Мәктәп коллективы һәм әти-әниләр, физик тәрбия укытучысы Хөснетдинов Марат Исхак улына бик рәхмәтле. Чөнки, ул балалар күңеленә "ачкыч" таба белә, аларны җиңүгә өндәп күңелләрен күтәреп тора. Һәм нәтиҗәләре дә күренә шул, нинди генә спорт торе белән ярышка бармасыннар, призлы урыннарга ия булалар. Әле менә бүген дә ул, уен алдыннан укучыларына мөрәҗәгать итте: "Әгәр,җиңүгә ирешсәгез, мин сезне күрше авылга үз яшьтәшләрегез белән очрашуга алып барам", диеп ышандырды. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, уен балалар җиңүе белән тәмамланды. Ә без укытучыга уңышлар телибез, укучыларга һәм уенда катнашкан әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Безнең канатлы дусларыбыз 12.01.2016 Күгәрчен мәктәбендә 1 нче декабрьдән урта һәм югары сыйныфларда "Җимлекләр" акциясе старт алды. Укучылар бик теләп катнашалар, кошларны төрле җимлекләре белән сөендереп, тәмле җимнәре белән сыйлап торалар. Фотода 6 нчы сыйныф укучылары. Ирексездән "Балалар, изгелек җирдә ятмас!" диясе килә.

-
Кышкы Спартакиада 06.01.2016

Бүген Балык Бистәсе районы укытучылары катнашында кышкы Спартакиада уеннары булып узды.Һәм безнең Күгәрчен мәктәбе укытучылары да анда катнашты. Чаңгыда шуу буенча vib- узышта, мәктәбебез директоры Мингарипов Марсель Габделмәүлә улы I урын яулады. Без аңа алга таба да уңышлар телибез.
-
Бадминтон ярышы 04.01.2016 4 нче гыйнвар көнне район күләмендә үткәрелән бадминтон ярышында 4 нче сыйныф укучысы Мингарипова Адилә II урын яулады. Әфәрин, Адилә, алга таба да уңышлар сиңа!

-
Яңа ел бәйрәме! 28.12.2015 Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме булып узды. Укучылар төрле костюмнар киеп концерт номерлары күрсәттеләр,чыршы тирәли әйләнеп биеделәр. Шулай ук кызыклы скетчлар, заманча биюләр дә әзерләгән иде. Барлык укучылар да чыршы янында төрле уеннарда,кызыклы бәйгеләрдә, җыр-биюләрдә катнашып Кыш бабай күчтәнәчләре,бүләкләре алдылар.

-
Родительское собрание 24.12.2015

-
Всероссийский интернет-урок Доброты 22.12.2015

-
Всероссийский интернет-урок Доброты 22.12.2015 Главная цель данного урока – сформирование толерантного отношения к инвалидам и лицам с ограниченными возможностями здоровья по слуху и зрению. В рамках интернет — урока обучающиеся школы узнали о слепоглухоте, о проблемах, с которыми сталкиваются люди с одновременным нарушением слуха и зрения, и о способах общения с ними. Кроме того, ученики увидели документальный фильм режиссера Юрия Малюгина «Слово на ладони», который повествует о судьбе слепоглухих людей.

-
"Ачык ишекләр" көне 21.12.2015 8 нче сыйныфларда әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде.










