• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Козяково-Челнинская начальная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ (ликвидация)

Визитная карточка

Адрес: 422668, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Козяково-Челны, ул. Школьная, 24
Телефон: +7(843)-613-23-36
E-Mail: SKozcl.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Козяково-Челнинская НОШ"
У нас учатся: 6 учащихся
У нас учат: 3 учителя

"Бәхетле очрак" Степанова Л.В.

 

“Бәхетле очрак”

Любовь Степанова, Балык бистәсе районы Казаклар Чаллысы

 урта мәктәбе укытучысы

 

     Уенны, борынгы  рус дәүләте оешканнан алып XIX гасырга кадәрге Россия тарихын кабатлау өчен,

 7-8нче сыйныфларда  дәрес яки дәрестән тыш чара итеп үткәрергә мөмкин.

      Укучылар 2 командага бүленә. Дөрес җаваплар исәпкә алып барыла.

 

I гейм “Узышу”. ( 1 минутка беренче команда өчен сораулар)

1. 988- Русьта христианлыкны кабул итү

2. 1240, 15 июль- Невадагы сугыш

3. “акча капчыгы”-  князь Иван Калита

4. “Урданың авыр йөге”- ясак

5. Беренче рус басма китабы- “Апостол”

6. 1612 ел- Мәскәүнең поляк басып алучыларыннан азат ителүе

7.Синодның эш-гамәлләрен контрольдә тотучы- обер- прокурор 

8. Боз өсте сугышында кемнәр җиңә?-руслар

9. Патшаның чикләнмәгән хакимияте-абсолютизм

10. Иван IV нең әтисе-ВасилийIII Иванович

11. Европага “тәрәзә” ача- Петр I

12.Русь җире печенглардан кайсы кенәз вакытында азат ителә- Владимир Святославич

13.  “Угра елгасында таптанып тору”(ел) - 1480

14. “Киләм дисә дә килми”- боярлар

15. “Тәңкә яратучы кенәз”- Святополк Изяславич

16. “Явыз патша”- Иван IV

17. Эре боярлардан торган совет- боярлар думасы

18. Ике монархия дәүләтен бер монархия хакимияте астына берләштерү- уния

19. Монголларның беренче ханы- Чыңгыз

 

     Икенче команда өчен сораулар:

1. 1242, 5 апрель- Боз өсте сугышы

2. Монарх өчен дәүләт белән вакытлыча идарә итүче- регент

3. Сенат эшчәнлеге өстеннән контроль урнаштыручы- генерал- прокурор

4. 1097 ел- Любеч шәһәрендә рус князьләре съезды

5. 1552 ел, 2 октябрь-Казанны алу

6. 1613 ел -Михаил Романовны патша итеп сайлау

7. 1380 ел, 8 сентябрь –Куликово сугышы

8. Калкадагы сугышта кемнәр җиңә-монголлар

9. Кенәзлек итү өчен бирелә торган хан грамотасы - ярлык

10. Иван IV нең әнисе- Елена Глинская

11. Россиядә беренче югары уку йорты- Славян- грек- латин училищесы

12. Үзен “12 диңгез һәм 70 урда ханы” дип атаучы- Әхмәт хан

13. Русьта беренче закон- “Русская  Правда”

14.Явыз Иван кайсы нәселдән-Всеволод Зур  Оя

15. Монастырь башлыгы- игумен

16. Монгол ханнарының ун меңлек гаскәре-төмән

17. Чиркәү тәртипләренә каршы чыгучылар-еретиклар

18. Нева сугышында кемнәр җиңелә?- шведлар

19. Чыңгыз ханның үз исеме- Тимучжин

 

II гейм. Рәсемнәрне тану. ( командаларга рәсемнәрне конвертка салып биреп, җавапларны яздырып алырга мөмкин)

 

     Беренче команда өчен:                                                  

1. Новгородтагы София соборы

2. Владимирдагы Успенье соборы

3. Иван IV Васильевич

4. Ярослав Мудрый

5. Ялган Дмитрий I

6. Богдан Хмельницкий

7. Екатерина II

8. Павел I

9. Елизавета Петровна

 

     Икенче команда өчен:

1. Мәскәүдәге Покров (Василий Блаженный) соборы

2. Владимирдагы Дмитрий соборы

3. Александр Невский

4. Чыңгыз хан

5. Михаил Скопин- Шуйский

6. Е. И. Пугачев

7. Петр I

8. Екатерина I

9. Анна Иоанновна

 

III гейм. “Ромашка” уены (командалар “ромашкадан” сораулар алалар,чиратлашып җавап бирәләр)

1. Рәттәгеләрнең кайсысы артык?

   “Уенчык полк”лардан барлыкка килгән рус гвардияләре: Семенов, Мәскәү, Преображение. Җавап: Мәскәү

2. Бу рәт нинди принцип буенча төзелгән?

     Губерналар, өязләр, провинцияләр. Җавап: ПетрI заманында Россиянең территориаль бүленеше.

3. Тарихчы Соловьев: ”Ул һич тә ниндидер бер очраклы күренеш түгел иде…аны бөтен җаны-тәне белән яңага сусаган, үзгәртеп коруларның котылгысыз заман таләбе булуын тойган Русь үзе тудырды...”- ди. Сүз кем турында бара? Җавап: ПетрI турында.

4. Бу рәт нинди принцип буенча төзелгән?

    Григорий Отрепьев, “могҗиза белән исән калган” император  Петр III, “Тушино карагы”. Җавап: Ялган патшалар.

5. А.С. Пушкин бу юлларны кемгә багышлый?

     “...Мәгърифәтнең барлык тармакларын колачлады...Тарихчы, сүз остасы, механик, химик, минералог, рәссам һәм шагыйрь, ул боларның барысын да сынап карады, барысының да эченә үтеп кереп тикшерде”.

Җавап: М. В. Ломоносов.

6. Сүз нәрсә турында бара?

     “...элек алпавыт кулы астында крестьянлык иткән барлык кешеләргә безнең тәхетебезнең тугрылыклы хезмәтчеләре булырга боерабыз һәм, рекрутлар бирүне, җан башыннан һәм башка төрле акчалата салымнар таләп итмичә, аларга ирекләр һәм азатлык бирәбез, аларны мәңгегә казаклар дип игълан итәбез. Үз биләмәләрендә һәм вотчиналарында элек дворян булган, безнең хакимияткә каршы барган, империяне болгаткан һәм крестьяннарны бөлдергән бәндәләрне, алар үзләре крестьяннарны газаплаган кебек, тотарга һәм җәзага тартырга боерам. Бу дошманнарны юк иткәч һәркем тыныч һәм имин тормыш итә башлаячак”. Җавап: Е. И. Пугачев указы турында.

 

IV гейм. Музыкаль тәнәфес.

     Бу җырчы-укучыны танып белегез: (кечкенә вакытта төшкән фотосурәтен күрсәтергә мөмкин) концертларда  катнаша, «4», «5» ле билгеләренә укучы...   9 сыйныф кызы.

Укучыны таныганнан соң, ул “әби патша” га багышланган  “Катерина”дигән җыр башкара, аннары  ике командага да сораулар  бирә:

     1. “Казан ханы, Мәскәүнең көньяк капкаларын киң ачып, Мәскәүне камады. Шушыннан Кремль стеналарына кадәр Мәскәү татарлар белән тулды”. Монда искә алынган Казан ханының исеме? Җавап: Олуг Мөхәммәт.

     2. Тарихчы В. О. Ключевский: “ Немецлар, Тишек капчыктан коелган кебек, Мәскәүгә сибелделәр, сарайны тутырдылар, тәхет тирәсенә елыштылар, идарәдәге барлык төшемле урыннарга кереп ояладылар... Князь Голицын кебек рус аристократларына кәмитче вазыйфасы тәкъдим ителде”- дип, кайсы чор турында яза? Җавап: Анна Иоанновна вакытындагы “бирончылык”

 

V гейм. Син-- миңа, мин- сиңа( командалар бер- берләренә алдан зерләп килгән сорауларын бирәләр)

 

VII гейм. Узышу” (1 минутка беренче команда өчен сораулар)

1. “Җенле протопоп”- Аваакум

2. Православие чиркәвендә иң югары рухани дәрәҗә- митрополит

3. Хакимият таягы- скипетр

4. Көчле үзәк хакимияткә ия дәүләт – үзәкләштерелгән дәүләт

5. Украинада халык вәкилләре советы- Рада

6. “ Тушино карагы”- ялган Дмитрий II

7. Боз өсте сугышында кемнәр җиңелә? – немец рыцарьлары

8. Нәселдән нәселгә тапшырыла торган җир биләмәсе- вотчина

9. “ Озын кул”- Юрий Долгорукий

10. Боз өсте сугышы нинди күл өстендә була?- Чуд

11. Крестьяннарның хуҗасыннан китә алу көне- Юрьев көне

12. Беренче мәртәбә Руська һөҗүм итүче монгол ханы- Батый

13. Куликово сугышында кемнәр җиңелә? –монголлар

14. Бәҗәнәкләр кайсы князьнең баш сөягеннән эчемлек савыты ясыйлар-  Святослав

15. Хезмәт бүленешенә һәм кул техникасына нигезләнгән предприятиеләр- мануфактура

16. Иван IV нең каенагасы- Борис Годунов

17. Князь файдасына хезмәт итүче авыл кешеләре- смердлар

18. Князьгә хезмәт иткән өчен бирелә торган җир биләмәсе - поместье

 

     Икенче команда өчен сораулар:

1. Филарет кайсы патшаның әтисе- Михаил Федорович Романов

2. Русьта мөһим мәсьәләләрне хәл итүче халык җыены – вече

3. Таҗлы яисә тәреле алтын шар – держава

4. Иван IV  вакытындагы үзәк идарә органнары – приказлар

5. Казакларның юлбасарлыкта йөрүе – “чикмән походы”

6. Ире Игорь өчен үч ала- Ольга

7. Кайсы кенәз беренче мәртәбә патша титулын ала – Иван IV Васильевич

8. Иван IV кә таҗ кидерүче митрополит- Макарий

9. “Игорь полкы турындагы җыр”ның авторы- билгесез автор

10. Сукыр князь – Василий II

11.”боярлар патшасы”- Шуйский

12. Крестьяннарны алпавыт җирләренә беркетү-крепостной хокук

13. Невадагы сугышта кемнәр җиңә?- руслар

14. Боз өсте сугышы кайсы князь вакытында була?- Александр Ярославич Невский

15. “Спас Нерукотворный” иконасының авторы – Симон Ушаков

16. Опричнинаны кем кертә? - Иван IV

17. Патша сарае составына кертелгән йомышлы кешеләр- дворяннар

18. Русьтагы иң хокуксыз кешеләр - холоплар