• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Козяково-Челнинская начальная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ (ликвидация)

Визитная карточка

Адрес: 422668, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Козяково-Челны, ул. Школьная, 24
Телефон: +7(843)-613-23-36
E-Mail: SKozcl.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Козяково-Челнинская НОШ"
У нас учатся: 6 учащихся
У нас учат: 3 учителя

"Әбиемнең күңел сандыгы" Степанова Л.В.

 

“Әбиемнең күңел сандыгы”

Театральләштерелгән тамаша

 

Максат:

- халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, җырларына кызыксыну уяту;

- күркәм традицияләребезне буыннан-буынга тапшыру

 

“Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр адында бурычлы ...”- дип билгеләп үтте М.Ш.Шәймиев II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында.

   Чыннан да, керәшен татарлары татарларның төп масасыннан дини яктан берникадәр аерымланып яшәгәннәр һәм телдә, традицион йолаларда борынгылыкны саклап калганнар, бигрәк тә туганлык мөнәсәбәтләренә, кием-салымга, бәйрәмнәргә, календарь һәм туй йолаларына караганнары бик үзенчәлекле.

   Керәшен татарларында ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле төрле йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Алар борынгыдан килгән ышануларга - моннан 1000 елдан да артыграк вакыт элек булган мәҗүси йолаларга нигеләнеп, күмәкләп, бөтен авыл катнашында үткәрелә торган булган. Бу бәйрәмнәрнең күбесен (М/н “Нардуган” бәйрәме) христиан дине тыйган, мәҗүсилек йолаларын бетерергә тырышкан. Керәшеннәрнең үз араларыннан чыккан поп-шагырь Яков Емельяновның да бер шигырендә мондый юллар бар:

Җаман эшне – нардуганны

Ич тә искә алмагыз

Шайтан туе нардуганга

 Кусалар да бармагыз

   Нинди генә кысулар, оныттырулар булуга карамастан, ул гореф-гадәтләр бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Ә хәзер милли үзенчәлекләрне истә тотып эшләнгән “Әбиемнең күңел сандыгы” дип аталган чарабызны сезгә тәкъдим итәбез.

 

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Шигырь укылганнан соң кулына чәчәкләр тотып заманча кыз кайтып керә.

 

-          Әбием, чәчәк җый да чәчәк җый дисең. Нинди чәчәкләр инде болар, үзләре матур да түгел.

-          Кызым бу чәчәкләр “Питрау чәчәкләре” дип атала. Аны гадәт буенча 41 төрле кыр чәчәгеннән ясыйлар. Бу көнне җыеп киптергән кыр чәчәкләрен киптереп, ел буе кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китә. Шуңа күрә аны икенче питрауга кадәр саклыйлар.

-          Бигрәк хикмәтле икән әбекәй бу чәчәкләр.

-          Әйе балам. Питрау ул җәй уртасы. Бу көнне нәкъ төш вакытында барлык кошлар сайраудан туктый. Питрау җитте – җәй үтте диләр халыкта балам. Без яшь чакларда бу көнне соңгы тапкыр түгәрәк уенга чыга торган идек. Эх, ул яшь чаклар!.. (Кызга сөйләве күренеш рәвешендә бара. Яшьләр кичке уенда.Милли киемнәрдә. Җырлап чыгалар.

 

 

Чуар күке күклидер

Сука өстендә туктыйдыр.

Безнең уен уйнаудар,                                        

Питрау җиткәч туктыйдыр.

Һ.б.

2. “күпер асты” уенын  уйныйлар

3. Йолалар, бәйрәмнәр белән бәйле җырлар җырлап чыгып китәләр.

-          Менә шулай кызым, шулай җырлый торган идек.

-          Бик күңелле булган икән, әбием.

-          Әйе. Әйдә кызым бу чәчәкләрне киптерергә куябыз. (чәчәкләрне җәеп куялар, кыз шунда бәрмәнчек күрә.

-          Әбекәй монысы нәрсә инде тагын.

Әби “тал песиләренең” тарихын сөйли. Кыз әбинең сандыгы белән кызыксына. Әби сандыктагы барлык киемнәрне, суккан ашъяулыкларны, бизәнү әйберләрен крсәтеп, аларның тарихларын сөйләп бара.

суккан, чиккән ашъяулыклар

суккан күлмәк

алъяпкыч

чәчкабы

сүрәкә

түгәрәк яулык. (Түгәрәк яулыкның тарихын сөйләп бетергәч, әби тагын исенә төшерә. Ул кызның кияүгә чыгар алдыннан соңгы киче)

-          Кызым, ул түгәрәк яулык белән бәйле кияүгә чыгасы кызга өлкән туганнарының биргән үгет-нәсихәтләре...

Әбинең искә төшерүе эпизод рәвешендә күрсәтелә. Бер кызны киендерәләр. Үгетләү җырлары җырлыйлар.

 

Әби сандыктагы әйберләрне күрсәтүен дәвам итә.

●колаклар өчен сыргалар

түшлек, муенса, беләзек, йөзек

●камзул

Кыз сандык төбеннән чабата тартып чыгара.

-          Әби болары нәрсәгә инде моның.

-          Кызым, чабаталар бу. Аны бабаең үз куллары белән мунчаладан үреп ясады (тарихын сөйли). Беләсең килсә, аның әле биюе дә бар- “чабата биюе” дип атала ул. Бии. Кызны да чакыра.

-          Бик кызык әбием.

-          Боларны кызым син дә үзеңнән соң килгән буыннарга түкми-чәчми сөйләрсең.

-          Рәхмәт әбием шулай эшләрмен. (чыгалар)