• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Козяково-Челнинская начальная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ (ликвидация)

Визитная карточка

Адрес: 422668, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Козяково-Челны, ул. Школьная, 24
Телефон: +7(843)-613-23-36
E-Mail: SKozcl.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Козяково-Челнинская НОШ"
У нас учатся: 6 учащихся
У нас учат: 3 учителя

"Нардуган бәйрәме" Степанова Л.В.

 

“Нардуган бәйрәме”

Театральләштерелгән тамаша

Любовь Степанова, Балык бистәсе районы Казаклар Чаллысы урта мәктәбе укытучысы

И, керәшен, карендәшем минем,

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Максат:

1.      борынгыдан килгән матур йолаларыбызны яшь буынга җиткерү;

2.      керәшеннәрнең йолаларына, киемнәренә, дини бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Котлы булсын, Нардуган!

     “Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә халкыбызның рухи мирасын саклап калган өчен без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы”- диде М. Ш.Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессында.

     Әйе, керәшеннәрнең буыннан- буынга тапшырырлык гүзәл һәм үзенчәлекле бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе мәҗүси бабаларыбыздан килгән─Нардуган бәйрәме.

     “Нардуган”бәйрәмен Рождестводан (раштуа, 7 январь) Крещениегә (качману, 19 январь) кадәр 12 көн үткәргәннәр.  Беренче көнне балалар өйдән-өйгә йөреп акча җыйганнар.”Нардуган” сүзенең килеп чыгышы “кояш” дигән мәгънәгә туры килә. Нар туган, икенче төрле әйткәндә, яңа ел башланган.

     Бәйрәмне үткәрүнең кагыйдәләре түбәндәгечә: кеше танымаслык булып, йорттан-йортка җыр- теләкләрнең иң яхшыларын, иң изгеләрен җиткереп, һәркем үз һөнәрен күрсәтеп йөри. Нардуганның соңгы көнендә  нардуганчылар йөзләрен ачканнар. Бәйрәм вакытында киемнәрнең күп һәм чуар булуы  да игътибарга лаек, бу көннәрдә  кызлар-егетләр аулак өйләргә җыелганнар: кул эшләре эшләгәннәр, “күз бәйләш”, “йөзек салыш” уйнаганнар, матур җырлар җырлаганнар. Аулак өй булганын егетләр белеп алса, гармун тартып шунда килгәннәр. Тәрәзәләрне шакып, өй кыегына менеп, бүре булып улаганнар,морҗадан әтәч төшергәннәр.

     Әти- әниләре ерак җиргә киткән булса, кызлар  аулак өйдә кунып калганнар. Аерылышкан вакытта, алар бер-берләрен озата барганнар. Уеннар кайбер вакытта таң атканчы дәвам иткән.

     Менә шундый борынгыдан килгән йола-бәйрәмнәребезне барлау, киләчәк буыннарга җиткерү безнең изге бурычыбыз. Бетерәсе түгел иде шушы матурлыкны, аны кабул итеп алган буыннар, шушы йолалар кебек чиста, матур булып калсыннар иде. Менә ни өчен кирәк безгә нардуган, “олы көннәр”, безнең гаҗәеп тирән мәгънә салынган җырларыбыз. Без үзебезнең матур йолаларыбыз белән, үзләренең кемлеген аңлый торган, горур һәм кешелекле буыннар үстерә алыр идек.

Нардуган бәйрәменнән күренеш

 

                            Нардуган, Нардуган,

                     Нардуган, хуҗалар

                            Котлы мөбәрәк булсын,

                            Тормыш түгәрәк булсын,

                            Мал-туарыгыз артсын,

                            Колыннарыгыз чапсын,

                            Игеннәрегез уңсын,-

                            Күкәй кебек тук булсын,

                            Нардуган, Нардуган.

   I күренеш

 Бу шигырь юллары укылган вакытта сәхнәгә куелган өстәл янәшәсенә “әби” белән “бабай”  чыгалар. Өстәлдә тәмле ризыклар. “Әби” коймак пешерергә әзерләнә, “Бабай” аңа ярдәмгә килеп чыра телә башлый.

Бабай. Кара әле анасы, кызлар озаграк йокламыйлармы, уятырга вакыт бит инде?

Әби. И, карт шайтан, үзеңнең яшь чагыңны оныттың мени соң? Кичке уеннан кайткач, үзеңнең иртән иртүк торасың килә идеме? Аларның яшь чагы, йокыларының иң тәмле чагы. Менә хәзер табикмәк пешерәм, тәмле ис чыгуга үзләре үк сикереп торырлар әле.

     Бабай. Килен белән малай кая соң әле. Чишмә юллары күрше авылга күчмәгәндер бит?

     Әби. Картым, бар әле, минем янымда тузга язмаган сүзләр сөйләп утырганчы, урамга чыгып кар көрә!

     Шул чакны өйгә “Данлаучылар”керә. Алар карт белән карчык каршысына басып, барысы да бердәм “Данлау” иманын әйтәләр:

     “И Христос-Аллабыз! Синең тууың белән дөньяга белем яктысы яшнәгән...Мәңге алла безнең өчен яшь бала булып туган”.

     Әби. И, рәхмәт инде изге бәйрәмне искә алып мактап йөрүегезгә.

Бабай. Үзегезгә күчтәнәч бирим әле ( кесәсеннән янчык алып, кергән балаларга акча өләшә).

Данлаучылар чыгып китүгә, алар артыннан ук өйгә яшьләр керәләр.

Яшьләр. Арумысез, Аннук әби, Микулай бабай!

    Әби, бабай. Арулар әле арулар! Ни эшләп бер көтү йөрисез әле?

Яшьләр. Аннук әби, Микулай бабай! Бүген кич сезнең өйдә йөзек салыш уйныйк әле? Өегез дә иркен, лампагыз да җиделе.

Бабай. Кызлар, егетләр! Керүен керерсез, тик өйнең астын өскә китермәгез!

Яшьләр. Юк, Юк. Итекләребезне салып куярбыз, урын җиргә утырмабыз.

Бабай. Ярый, ярый.

     Яшьләр гөрләшеп, сөенешеп чыгып китәләр.

 

II күренеш

 

          Яшьләр кич утыралар.(чигәләр, бәйлиләр).Керәшен җыруы “Ай-лю- ли” башкарыла.

Җырлап ди лә, җырлап без карыйк.

Килешерләр булса әле көебез

Килешерләр булса, ай көебез

Җалан шушылай берләргә җөрербез.

     Ай- лю- ли, вай- лю-ли.

Безнең кырларыбыз ай имәнлек

Имән төпкенәйләре игенлек(2)

Безләргә ди шушылай җөрешергә

Бирсен ходай җылларга иминлек.

     Ай- лю- ли, вай- лю-ли.

Өсләреңә кигән күлмәгеңнең

Тагын калмадымы ишләре (2)

Берләргә ди яшик, ил бай булсын,

Китсен башкаларның исләре.

 

Урамнан нардуганчылар тавышы ишетелә...

Кызлар. Нардуганчылар килә. Араларыннан берсен Уен очыннан Бака Сашасы дисәм инде...

Нардуганчылар кызлар утырган аулак өйгә керәләр. Үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.

Кызлар.   Әйдәгез әле, нардуганчылар, бер килгән килеш “чабата” биюеп биеп алыйк әле.

     “чабата” биюен башкарганда кызлар нардуганчыларның йөзләрен ачалар.

Нардуганчылар. Бир кергән килеш бер җыр да җырлап китик инде.

     “ Кәвәл авылы көе” башкарыла. (нардуганчылар чыгып китә)

 

,,Нардуганчылар”

 

Бер кыз. Кызлар су җылынган, әйдәгез яшьләр, “йөзек салыш” уенын башлыйк.

Берсе чиләк белән су алып керә ( су өсте капланган)

     -Хәзер, йөзекләрегезне эчегездән теләкләрегезне әйтеп, суга салыгыз. Син Марина болгатып торырсың.

     Йөзекләрне кызлар суга салалар.Марина кулын тыгып, суны болгатканнан соң, судан йөзек ала.

     Марина. Мин йөзек алдым, җыр әйтегез!

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Биеп йөрисең икән.

Быел кияүгә чыгам дип,

Сөенеп йөрисең икән.

Марина. Кем йөзеге?

     Йөзек хуҗасы чыгып ала, үзенең шаян җавабын әйтә.

     Марина. Мин йөзек алдым, җыр әйтегез!

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Клара.

Ир тапмасаң, райсовеска

Гариза биреп кара.

Марина. Кем йөзеге?

     Йөзек хуҗасы чыгып ала, үзенең шаян җавабын әйтә.

     Марина. Мин йөзек алдым, җыр әйтегез!

Аклы ситса күлмәгеңне

Атнага бер киярсең.

Үз ярларың булмаса да,

 Кеше ярын сөярсең

Марина. Кем йөзеге?

     Йөзек хуҗасы чыгып ала, үзенең шаян җавабын әйтә.

     Марина. Мин йөзек алдым, җыр әйтегез!

Югары бактым- ай күрдем,

Түбән бактым -тай күрдем.

Зур абзарның эчләрендә

Көдрә башлы яр күрдем.

Марина. Кем йөзеге?

     Йөзек хуҗасы чыгып ала, үзенең шаян җавабын әйтә...

 

Урамда сызгырган тавышлар ишетелә.

  Бер кыз.  - Кызлар, әйдәгез әле, “Безнең ил” дигән матур җырыбызны җырлап алыйк әле.