• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Козяково-Челнинская начальная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ (ликвидация)

Визитная карточка

Адрес: 422668, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Козяково-Челны, ул. Школьная, 24
Телефон: +7(843)-613-23-36
E-Mail: SKozcl.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Козяково-Челнинская НОШ"
У нас учатся: 6 учащихся
У нас учат: 3 учителя

История нашей школы и села

Мәктәп тарихы
     Казаклар Чаллысы авылында мәктәп булмаган чорда, белем бирергә теләүчеләр үзләренең балаларын аерым йортларда укытканнар. Беренче укытучы Денисова Дарья Николаевна булган.
    Берничә ел үткәч, 1895нче елларда Александров Григорийлар   каршысындагы су колонкасы урынында мәктәп салына, шул мәктәптә Денисова Дарья Николаевна, Александров Николай Андреевичлар укыта. Уку мәҗбүри булмый, теләгән кеше генә укый, чөнки балаларны яшьтән җир сөрү, чәчү эшенә өйрәткәннәр, ә кыз балалар җеп эрләү, киндер сугу эшен башкарганнар. Ата – аналарның балаларны укытырга, мәктәпкә җибәрергә мөмкинчелеге булмаган. Күпчелек халык укый – яза белмәгән.
     1921 елда илдә башлангач, 1985 нче елда салынган мәктәп ашханәгә алмаштырыла. Ачлык беткәч укулар яңадан шул иске мәктәптә укытыла башлый. Укытучылар шул ук: Денисова Дарья, Александров Николайлар була. Бу укытучылар Октябрь революциясеннән соң да укытканнар әле. Репрессия елларыннан соң Арендов Петр ( бай Питер ) йортын мәктәп иткәннәр. Бу елларда Петров Антон Петрович, Керәшен Казысыннан Мамакова Елена Ивановна укытканнар. Сугышка кадәрге чорда (1935нче еллар тирәсе) Иванов Сергей Иванович, Албай авылы егете Григорьев укыткан. Бөек ватан сугышы елларында Петрова Федосия Петровна, Сафина Зәкия Гатиевна укытканнар. Сугыштан соң Денисова Евдокия Алексеевна эшли. 1945 елның августыннан Голубкова Евгения Степановна, ә 1946 нчы елдан Степанова Просковья Петровна мәктәпкә эшкә җибәрелә. Голубкова Евгения Степановнаның 38 ел гомере шушы   мәктәп белән бәйле. Ул шул еллар аралыгында башлангыч мәктәптә укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. 
Просковья Петровна мәктәптә 3 ел эшли. Сафина Зәкия Гатиевна бу мәктәптә 1972нче елга кадәр эшли һәм пенсиягә чыгып,   башка җиргә китә. 1972 нче елны мәктәптә   шушы   авыл укытучысы Степанова   Анастасия Ивановна кайта һәм пенсия яшенә кадәр монда эшли.       Хәзерге иске мәктәп биналары колхоз председателе Матвеев Иван Кириллович вакытында төзелә. Аны Трофимов Егор җитәкчелегендәге Иванай   авылының төзү бригадасы эшли. Укулар бу бинада 1960 нчы елны    башлана һәм 1978нче елга кадәр дәвам итә. Котлы – Бөкәш урта мәктәбенә караган интернат бинасын сүтеп, 1978нче елны Казаклар Чаллысы авылында     сигезьеллык мәктәп ачыла. Бу эшне башлап һәм оештырып йөрүче колхоз председателе Ефимов Яков Иванович була, төзүчеләр бригадасы белән авылның оста балта остосы Ефремов Петр җитәкли. Мәктәпнең беренче директоры итеп Максимов Николай  Григорьевич билгеләнә (1978-1993). Аннан соң Шавалеев М.М., Катеев И.С., Новикова Н.В., Мустафин Р.Г., Гатауллин Р.Ш, Исмагилов Р.Д. директор булып торалар. 1990нчы елның 17 нче сентябреннән мәктәп белән Токранов Георгий Иванович җитәкчелек итә. Ул эшләгән дәвердә (1991) мәктәп тугызъеллыктан урта мәктәп итеп үзгәртелә. Беренче мәртәбә 1993 нче елда урта мәктәп үзенең беренче чыгарылыш укучыларын чыгарды. 2008нче елның агустыннан мәктәп директоры – Токранов Валерий Георгиевич.Ул эшләгәндә урта мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелде.2012 нче елның августыннан мәктәп директоры -Тимофеев Алексей Ильич.2015 нче елның июненнән төп мәктәп башлангыч мәктәп булып кала.2015 нче елның 2 нче сентябреннән мәктәп белән Александрова Елена Николаевна җитәкчелек итә.