Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 130 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
31.05.2023
Бүген лагерыбыз балалары белән “У самовара” дигән кафега мендек. Юлчыларның туктап ял итә, чәй эчә, музей белән таныша торган кызыклы урыны бу. Биредә үзеңне СССР заманына эләккәндәй тоясың. Ул чордагы әйберләр, кибет, мотоцикллар, машиналар,һәм бик күп төрле экспонатлар бар. Боларның барысын да Тәлгать абый Мотыйгуллин булдырган. Безне үзенең кафесында яңа гына мичтә пешкән коймак белән белән сыйлады.Кафедан ерак түгел “Кирәмәт” чишмәсе дә бар икән.Балалар белән чишмә суыннан да сыйландык.Тәлгат абыйга шундый экскурсия оештырганы өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сегодня мы с детьми нашего лагеря поднялись в кафе "У самовара". Это интересное место, где путешественники останавливаются, отдыхают, пьют чай, знакомятся с музеем. Здесь чувствуешь себя как во времена СССР. Есть предметы, магазин, мотоциклы, автомобили и множество различных артефактов той эпохи. Все это создал Талгат Мутыгуллин. В своем кафе он угощал нас только что испеченными в печи блинами.Поблизости от кафе находится родник “Керемет”.С детьми угощались и родниковой водой.Выражаем огромную благодарность Талгату абыю за организацию такой экскурсии.
-
30.05.2023
Бүген лагерьга Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында ГБУ БДД бүлеге начальнигы Җиһаншина Илсөяр Миннәхмәт кызы килде. Чараның төп максаты булып юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыруга юнәлтелгән иде. Шулай ук укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, киемнәрендә һәм сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементларның булырга кирәклеге хакында сөйләде..Бу очрашу барыбыз өчен дә үтемле булды.
Сегодня лагерь посетила начальник отдела УГИБДД ГБУ Зиганшина Ильсияр Миннахметовна Пестречинского и Рыбно-Слободского районов. Основной целью мероприятия была профилактика дорожно-транспортного травматизма, формирование у детей представления о правилах дорожного движения и дорожных знаках. Также учащимся рассказали о правилах дорожного движения, о необходимости наличия светоотражающих элементов на одежде и сумках.Эта встреча была полезной для всех нас
-
29.05.2023
Бүген лагерыбызга балалар педиатры Нәбиуллина Эльвира Ренат кызы килде. Ул укучыларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртеп китте.
-
Лагерь ачылу көне. 29.05.2023
-
Лагерьның 3 көне. 27.05.2023
-
Исәнме лагерь. 25.05.2023
Җәй – ул үзе бер тормыш. Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралаша торган чоры. Шул максаттан мәктәбебездә “Каенкай”ял һәм сәламәтләндерү лагеры ачылды.Лагерьда барлыгы 46 бала йөри. Хәерле,күңелле яллар сезгә кадерле балалар!
-
Яңгырады соңгы кыңгырау 23.05.2023
Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Егерме өченче май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Тантаналы чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Бариев Раил Нәгыйм улы, ветераннар катнашты. Килгән кунакларыбыз барлык укытучыларны, укучыларны,әти-әниләрне, ветераннарны бәйрәм белән котладылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары дулкынландыргыч җыр башкардылар һәм традицион рәвештә вальс һәм күңелле флешмоб биеделәр. Сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм мәктәпкә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 2012 елның 1 сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкыч кигән нәни кызлар, кара чалбар һәм ак күлмәкле шук малайларның тәүге тапкыр мәктәпкә укырга килгәнен хәтерлибез. Укучылар өчен дә, безнең өчен дә вакыт сизелмичә үтеп китте. Бүген сез олы тормыш бусагасында басып торасыз. Ышанычны аклагыз, максатларыгызга җитегез,кадерле укучылар!
-
20.05.2023
Команда нашего района заняла 1 место в конкурсе "Стрельба из пневматической винтовки" зонального этапа военно-спортивной игры "Зарница-2023"
-
Без һәрвакыт әзер! 20.05.2023
19 май - Пионерия туган көн Галстуклы еллар - күңел түрендә Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасының туган көне.Безнең әби-бабайларыбыз да, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында булганнар. Пионер-беренче дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар- билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Бу ул чорларда яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Хәзер бу эшне яшь варислар дәвам итә. Аның исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрми. 19 май – ул пионер туган көн.Шушы уңайдан мәктәбебез белән поход оештырдык. Табигатьтә спорт уеннары уйнадык.Поход барыбызга да бик ошады.
-
Дай-5! 18.05.2023
12 мая были определены победители республиканского конкурса «Дай-5» . «Дай-5» -это региональный проект по технологическому предпринимательству для школьников, реализуемый в рамках Плана мероприятий переведению в 2022 году в Республике Татарстан Года Цифровизации, утвержденного постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 28.02.2022 № 171.
В проекту участвовали учащиеся от 10 до 17 лет Республики Татарстан. С 1 февраля по 30 апреля было создано и отправлено на конкурс 1064 мобильных приложений со всей республики. Ученики нашей школы Егоров А. и Дильмухаметова З. вошли в топ 50 и стали победителями. Поздравляем победителей!