Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Урок чистоты 27.09.2012

27 сентября 2012 года в школе прошли "Уроки чистоты" в рамках Всемирной акции "Очистим планету от мусора"
-
Күңелле поход 19.09.2012
18 нче сентябрь көнне мәктәбебез белән варислар бәйрәме туган көне уңаеннан “Басай” чишмәсенә поход оештырдык. Бәйрәмебезнең беренче өлеше мәктәп каршында тантаналы линейкадан башланды.Балаларны бәйрәм белән шушы мәктәптә күп еллар буена балаларга ныклы белем һәм тәрбия биргән, пионерия иленә үзләренең зур өлешләрен керткән мөхтәрәм ветераннарыбыз Шәрәфетдинова Флюрә Һидыятовна һәм Насипова Флюрә Фәрхулловна котладылар.Соңыннан укучыларга узган ел конкурс нәтиҗәләре өчен мактау кәгазьләре бирелде.Икенче өлешендә матур, күтәренке кәеф белән “Басай” чишмәсенә юл тоттык.Анда уеннар уйнадык. Казан асып ашлар,шашлык пешердек. -
Легкоатлетический кросс 15.09.2012
15 сентября на базе МБОУ Кутлу_Букашской СОШ проводился первенства района по легкоатлетическому кроссу среди учащихся общеобразовательных школ 1995 года и моложе, посвященного памяти Чемпиона Республики по бегу Гилемханова М.З. в рамках Всероссийских спортивных игр школьников «Президентские спортивные игры». В соревновании участвовали 17 команд района. Команда нашей школы заняло общекомандное первое место, 2 место-Каримова Гульназ, 2место-Губайдуллин Айдар, 3место-Иванов Александр, 4 место-Муткина Альбина.Команда Кутлу-Бкашской СОШ-это Сафаргалиев Раиль, Губайдуллин Айдар, Муткина Альбина, Каримова Гульназ, Абдуллин Ислам, Иванов Александр
-
Болгар шәһәрендә республика күләм футбол ярышларында катнаштылар 15.09.2012
15 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылары Гимадиев Ислам һәм Гиматдинов Инсаф район җыелма футбол командасы составында 1995 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Болгар шәһәрендә республика күләм футбол ярышларында катнаштылар. Район җыелма командасы республикада II урын яулады. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин! -
Бездә ТНВ каналы кунакта. 14.09.2012
Бездә ТНВ каналы кунакта.Балык бистәсе районында бардыр бер авыл –Бөкәш диләр,Авылның уртасында шәп бер мәктәп бар , диләр.Ул мәктәпнең, һич онытмам, гаҗәеп дәресләрен,Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм дә тәнәфесләрен.Кечкенәме? –Юк.юк.юк бу мәктәп бик зур икән,белем чыганаклары да сай түгелдер һич икән.Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балаларБелемнәрен арттырып алга үрләп баралар.Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел, рәхәт анда,Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинадаМенә шундый матур юллар белән без ТНВ каналы кунакларын каршы алдык. Укучылар белән“Мәктәп” тапшыруына дип шактый вакыт әзерләндек. Кызыклы репортажлар да әзерләдек. Ә аның каравы укучыларыбыз күңелендә онытылмаслык матур мизгелләр калды. Бу очрашу соңгысы гына булмасын иде. Без алар белән кабат очрашулар көтәбез. -
День грамотности 11.09.2012
Уже многие годы в школе в начале сентября отмечается День грамотности. Не случайно, видимо, он приурочен именно к началу учебного года: дети приходят в школу после долгих каникул, полные впечатлений, но порядочно подзабыв не только арифметические и грамматические правила, но даже как держать в руке ручку. Но делать нечего, надо быстрее втягиваться в работу, входить в колею, т.к. очень скоро после уроков повторения начнутся изучения новых тем.Классный час, приуроченный ко Дню грамотности, учитель русского языка и литературы Ильдарханова Г.М. посвятила книгопечатанию, т.к. бесспорно то, что грамотности – орфографической, финансовой и др. – без помощи книг достичь невозможно. В своём выступлении Гульсина Мисбаховна коснулась истории, вспомнила вместе со зрителями о рукописных книгах, авторе самой известной летописи «Повесть временных лет» Несторе, упомянула о роли религиозных служителей. Ученики узнали о создателе первого печатного станка немце И.Гуттенберге, вспомнили о первом русском книгопечатнике Иване Фёдорове, увидели на слайдах эти станки, старинные книги, а потом и современные типографии. Отрадно, что самой большой книгой, внесённой в Книгу рекордов Гиннеса, теперь уже считается Коран, который находится в мечети Кол-Шарив в столице Татарстана.А закончился классный час разминкой для памяти и ума, где дети отгадывали загадки о книге и буквах, ответили на вопрос о значении понятия «красная строка». -
Мәктәп бакчасында урак өсте 07.09.2012
Сентябрь ае җитте исә мәктәпләрдә кызу урак өсте башлана. Уку белән беррәттән мәктәп бакчасында да эшләр күп була. Көз көне матур,яңгырсыз көннәр бик сирәк.Мәктәбебез белән шул матур көннәрнең берсендә бакчада эшләдек: помидоркишер,чөгендер, бәрәңге алдык һәм тагын бик күп кенә эшләр башкардык.Үзең үстергән җиләк- җимешләрне ашавы бигрәк тә күңелле була шул. Исән-сау ашарга язсын! -
Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш 04.09.2012
4 нче сентябрь көнне терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш уңаеннан, 8-11 нче сыйныфлар арасында сыйныф сәгате уздырылды. Аны музей җитәкчесе Ахунов Кәрим Гыйльфан улы үткәрде. Ул үз чыгышында илебез күләмендә террорчылык оешмаларының көннән-көн артуы, урамда очраган шикле предметларны, пакетларны кулга алмаска, шикле кешеләрне полиция хезмәткәрләренә шалтыратырга кирәклеге турында кисәтте. -
Беренче сентябрь- белем бәйрәме. 01.09.2012

Шушы уңайдан мәктәбебездә бик зур тантана оештырылды. Һава шартлары үзгәрү сәбәпле бәйрәмебез спорт залында үтте.Бәйрәмебезгә түбәндәге кунаклар килделәр:
Нуретдинов М.Г-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте министрының I урынбасары,
Кузуров Р.А- экология һәм табигый ресурслар министрының I урынбасары,
Миннахметова Н.Х- Татарстан республикасы президентының мәдәнияткә ярдәм фонды директоры,
Садиков И.М- Балык бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе,
Фатхутдинов И.В- Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы.
Зал матур итеп бәйрәмчә бизәлгән иде. Беренче сыйныфка тәүге тапкыр аяк басучы нәни дусларыбызга уку әсбаплары тутырылган сумка таратылды. Унберенче һәм беренче сыйныф укучыларының чыгышлары кунаклар, әти-әниләр,укучылар күңеленә дә бик ошады. Ә безгә хәерле уку еллары гына диясе кала. Хәерле сәгатьтә, дусларым!
-
Акция "Помоги собраться в школу" 16.08.2012

2012 нче елның 16 нчы августында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында Котлы-Бүкәш урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка килергә әзерләнүче 2 укучыга (Загидуллина Инзилә, Хисамиев Илназ) барлык уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшыру оештырылды. Бүләкләрне алуда даими спонсорларыбыз: “Кама” кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Бариев Раил Габделнәгыйм улы һәм “Чаллы” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Шакиров Илдус Нургали улы ярдәм иттеләр.












