Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
19.10.12. “Көзге бал” кичәсе. 19.10.2012
Кич белән югары сыйныф укучылары арасында “Көзге бал” кичәсе үткәрелде.Сыйныфларга 60, 70, 80, 90 нчы еллардагы модаларны тәкъдим итәргә иде.Укучылар биремнәрне бик зур осталык белән башкардылар.Сыйныфларның музыкаль номерлары тамашачыларны таң калдырды.Күп сынаулардан соң бәйрәмнең җиңүчеләре итеп Фәсхетдинова Ландыш һәм аның пары Кәримуллин Рушан җиңүче булдылар.Ә без тамашачылар аларның чыгышларына карап сокланып утырдык. -
Ярминкә 18.10.2012
Бу атна мәктәбебез күләмендә “Уңыш бәйрәме” нә багышланды.Урта звено укучылары белән тәнәфесләрдә ярминкә оештырдык.Һәр сыйныф та матур итеп табын бизәде. Ярминкәдә ниләр генә сатылдмады.Укучылар да, укытучылар да кызыксынып, үзебез күз төшкән ризыкларны сатып алдык. Монда бәрәңге пәрәмәче, кабак бөккәне, хачапури, кош теле,банкалы әйберләр дисеңме барысы да бар.Бәяләре дә кыйммәт түгел.Монда барлык сыйныфлар да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде.Һәм барлык сыйныфка да актив катнашканы өчен мактау кәгазьләре бирелде. -
18.10.12 “Тамчы- Шоу”интеллектуаль уен. 18.10.2012
Һәм шушы ук көнне дәресләрдән соң урта звено укучылары белән уңыш бәйрәменә багышланган “Тамчы- Шоу” уенын уздырдык.Биредә “Алдынгылар” һәм “Экстрим” командалары көч сынашты.Уенда күбрәк гөмбәләр темасына сораулар бирелде. Бәйге дүрт турдан торды. Ике команда да бик яхшы әзерләнгән иде. Укучыларыбыз һәрбер турда да үзләрен сынатмадылар һәм ахырда “Дуслык” җиңде. Һәр ике командага да күчтәнәчләр тапшырылды. -
День памяти 17.10.2012
День памяти.17 октября 2012 году в школе состоялся общешкольный классный час посвященный ко дню Памяти жертв событий 15 октября 1552 года. Учащиеся 10-х классов подготовили информацию о событиях 1552 года т.е о взятии Казанского ханства русским государством. Прозвучали стихи и песни посвященные родному краю, родному языку. В конце классного часа поминали погибших минутой молчания. -
13.10.12. Бәйрәм белән, укытучым! 13.10.2012
Бәйрәм белән, укытучым!Синус, косинус, пирамидаКушу ,алу һәм тапкырлауБелдек без моны кайдан?Барысын да өйрәндек безМатематика ашаТормышта да бик кирәк улЯшәү юк аннан башка-дигән шигырь юллары мәктәбебездә математика укытучысы Сибгатуллина Наилә Сабир кызына туры киләдер, мөгаен. Аның юбилей кичәсенә укытучылар, укучылар тарафыннан концерт һәм гаилә карточкалары белән презентация оештырылды.
-
Тамчы- Шоу”бәйгесе 09.10.2012
Сигезенче октябрь көнне “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә уздырылган “Тамчы- Шоу”бәйгсендә катнаштык. Безнең“Бүкәш кадетлары”командасы Апас районы Йомралы мәктәбенең “Җитез кызлар”командасы белән көч сынашты. Бәйге дүрт турдан торды.Ике команда да бик яхшы әзерлек белән килгән иде. Кызларыбыз һәрбер турда да үзләрен сынатмадылар һәм Апаслыларны 28 кә 24 исәбе белән җиңделәр.Уенда кемдер җиңә, кемдер җиңелә бит.Көндәшләребезгә алга таба уңышлар юлдаш булсын. Һәрбер уенчыга да “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясеннән истәлек бүләкләре тапшырдылар. - Бәйрәм белән сезне, укытучым! 06.10.2012
-
Укытучылар көне белән! 06.10.2012
Укытучы исемен икеләнмиАна исеме белән тиңлим мин.Бала өчен анда туган хисләрАна хисе белән тиң дим мин.Бүген, 6 нчы октябрь көнне мәктәбебездә укытучылар көненә карата “Җилле чаклар бар иде” дигән концерт оештырылды. Мәктәбебездә эшләүче һәрбер укытучыга, һәрбер хезмәткәргә багышлап матур сүзләр,шигырьләр яңгырады. Һәм һәрбер хезмәткәр дә бүләксез калмады. Укытучыларга бигрәк тә ошаганы “Җилле чаклар бар иде” дигән презентация булды. Монда бары тик күңелле мизгелләрдән генә торган фотолар урнаштырылган иде.Барысы да күңелле рухта дәресләргә таралыштылар. -
Яшьлекләрен искә алдылар. 02.10.2012

Кадерле ветераннар, безнең хөрмәтле остазларыбыз! Россиядә октябрьнең беренче көнендә республика, район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, Ватаныбыз иминлеге бәрабәренә намуслы тырыш хезмәт куйган, өлкәннәргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне.Шушы уңайдан мәктәбебездә өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән концерт программасы, чәй табыны әзерләдек,сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бәйрәм башка елдагыга караганда бераз үзгәрәк булды.Өлкәннәр үзләре җырлаучыны конферанс формасында, матур итеп шигырь юллары белән сәхнәгә чыгардылар. Һәм һәрбер килгән кунагыбызга да укучылар кулы белән эшләнгән котлау открыткалары бирелде. Аларга бу күренеш бик ошады. Чыннан да алар бу көнне сагынып яшьлекләрен искә алдылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар
-
Өлкәннәр көне
01.10.2012
1 нче октябрь 2012 ел көнне район үзәгендә“Өлкәннәр көне” уңаеннан Балык Бистәсе район башлыгы авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсе оештырды. Безнең Котлы-Бүкәш урта гомум белем мәктәбе дә актив катнашты. Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сатуга алып бардык. Рйон башлыгы тарафыннан караган комиссия барыбызга да зур бәя бирде. Өлкәннәр исә, без алып килгән әйберләрне теләп сатып алдылар һәм рәхмәтләр белдереп, канәгать калдылар.












