Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Алтын медаль тапшыру 25.10.2014

Хуҗаханова Зәлиягә 2014 нче елда мәктәпне гел "5" билгеләренә тәмамлап "Укуда ирешелгән уңышлары өчен" алтын медален тапшыру.
-
Көзге бал кичәсе. 25.10.2014

Узган атнада мәктәбебездә урта звено укучылары арасында “Көзге бал” кичәсе узды. Бәйрәмгә һәр сыйныф та бик яхшы итеп әзерләнгән,барча сыйныфның да номерлары уңыш бәйрәменә туры килерлек итеп эшләнгән иде. Биредә яшәү чыганагы икмәккә,аны иккән игенчеләребезгә, бәрәңгегә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә мәдһия җырланды. Бәйрәмне оештырган 8а,б сыйныфларына, аларның сыйныф җитәкчеләре Гөлсинә Мисбаховнага, катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Елларыбыз имин, өстәлләребез һәрвакыт мул, түгәрәк булсын дигән теләктә калабыз.
-
Лучший скороговорщик 23.10.2014

По плану школьной библиотеки среди второклассников проводился конкурс «Лучший скороговорщик». Самыми активными участниками были учащиеся 2 а класса.
-
Живи книга 23.10.2014

В школьной библиотеке идет акция «Живи книга» по ремонту библотечных книг. Ученики 3-4 классов активно участвуют в акции.
-
Месячник школьных библиотек 18.10.2014

В рамках Месячника школьных библиотек учащиеся 5 классов инсценировали сказку «Репка» для первоклассников.
-
Яшел беретлар 18.10.2014

Кичә мәктәбебезгә Башкортстан республикасыннан “Яшел беретлар”дип исемләнгән ансамбль егетләре килде. Яшел беретлы егетләрнең һәр сүзе, һәр номеры йөрәккә үтеп керерлек булды. Залның реакциясе көтелмәгәннән күпкә көчле булды.Һәр чыгышны үтә җанлы кабул иттеләр, азактан бик озак алкышладылар. Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитә дигәннәре шушыдыр мөгаен. Бу егетләр илебез буйлар чыгыш ясап йөриләр һәм бу аларның беренче игелекле гамәлләре түгел икән.Шуңа өстәп Әфганстанда, Чечняда Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булганнарга истәлек такталары урнаштырып йөриләр.Ә ил буйлап алар ике меңнән артык егетнең исемен мәңгеләштергәннәр. Җитәкчеләре Ришат Фазлыйәхмәтов сөйләгәнәрне йөрәк аша үткәрсәң, күзләргә яшь тула, ныклабрак уйлый башласаң, “бүген дә шундый патриотлар бармы икәнни?”- дип гаҗәпләнеп куясың. Егетләргә барлык укучылар һәм укытучылар исеменнән рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә армый- талмый иҗат итүләрен теләп калабыз.
-
Мин яратам сине, Россия! 18.10.2014

Бу атнада мәктәбебездә Б өек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Мин яратам сине, Россия!” дип исемләнгән җыр бәйгесе булды. Бәйгене Балалар Иҗат Үзәгеннән килгән вәкилләр уздырды. Биредә Котлы Бүкәш, Биектау, Шомбыт, Мәшләк, Шомырбаш, Казаклар Чаллысы мәктәпләре катнашты. Мәктәбебездән 2 нче сыйныф укучысы Шагиева Алия, 7нче сыйныф укучысы Вафина Ләйсән, 8 нче сыйныф укучысы Малов Айзат чыгыш ясадылар. Барлык катнашкан укучыларга уңышлар телибез.
-
Туган телем- иркә гөлем 16.10.2014

15 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Туган телем- иркә гөлем” исеме астында республика семинары булып үтте. Семинарда мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Шәрипова А.С, төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Шакиров Д.Ф,Төмән өлкәсе Тубыл шәһәреннән татар теле укытучылары, Лаеш, Саба районыннан кунаклар, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков И.М, методистлар һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинар Котлы Бүкәш авылы тарихы музее белән танышудан башланып китте. Аннан соң кунаклар методик һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләренең күргәзмәләре белән таныштылар. Сыйныфларда районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар мастер-класслар күрсәттеләр. Төмән өлкәсеннән килгән укытучыларның җитәкчесе Гадеев Р.Г “Курай моңнарында Себер татарлары аһәңе” темасы астында мастер-класс үткәрде. Килгән кунакларга Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Балык Бистәсеннән чыккан сәнгать әһелләренә багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.
Пленар утырышта мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков И.М. чыгыш ясады. Ул районда милли мәгарифнең торышына тукталды. Мәктәп һәм фән министрлыгының милли милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М. милли мәгарифтә булган яңалыклар белән таныштырды.
Себердән килгән кунагыбыз Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзенчәлекләргә тукталды.
Мәгариф бүлегенең методисты Касимова И.Ш районда милли мәгарифнең үсеше һәм алда торган бурычларга тукталды.
Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәләхиев Н.Ю мәктәптә милли мәгариф буенча үткәрелгән чараларга тукталды. Семинар эшлекле һәм оешкан төстә үтте.
-
Медаль тапшыру 13.10.2014

"Зирәк тиен” конкурсында регионда җиңүче, 2014 нче елда мәктәпне гел "5" билгеләренә тәмамлап "Укуда ирешелгән уңышлары өчен" алтын медален Мөхәммәтҗанова Алиягә тапшыру.
-
Көзге ярминкә-2014 10.10.2014

Бүген мәктәбебез гөрләп торды дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки “Уңыш бәйрәме”нә багышланган көзге ярминкә булды. Укучылар нинди генә тәмле ризыклар сатмадылар: бәрәңге , ит пәрәмәче, бавырсак,өчпочмак, торт һ.б. Барлык ризыклар бик тәмле итеп пешерелгән иде. Ярминкәдә укучыларның әти- әниләре дә килгән иде. Гомумән, ярминкә бай һәм сайлау мөмкинлеге зур булды. Сыйныфларга таралучыларның пакетлары тулы һәм иң мөһиме, күңелләре күтәренке иде. Чөнки ярминкә бит ул үзе бер бәйрәм.Без барлык катнашкан укучыларга, аларның әти- әниләренә, оештырып йөрүче укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.












