Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2012Котлы-Бүкәш урта мәктәбендә 27-28 нче декабрь көннәрендә Чыршы бәйрәмнәре булды. Бәйрәмнәрне уздыру өчен күрсәтелгән матди ярдәмнәре өчен түбәндәге спонсорларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез:Ризванов Радик абыйГалиуллин Рафис абыйГазовикларНасипов Исрафиль абыйСибгатуллин Фәрит абый“Биг-Шоп” кибетеАнаньев Николай ИвановичХамидуллин Раиф ХусаиновичГимадиев Айдар абыйКотлы-Бүкәш авыл җирлегеФатыйхова Әлфира апаЗамалиев Рәмзис абыйАнаньев Иван СтепановичЮнусов Рәис АгмаловичГилазиев Шамил абыйМухаметшин Әсгат абыйГарипов Раис абыйГарифуллин Равил абыйИсмагилов Гәбделхәй абыйБадрутдинов Рөстәм ӘхәтовичНизамова Гөлсинә апаШафиков Рафаил абыйШакиров Илдус абый“Изге ай” кибетеЯңа ел сезгә бары тик куанычлар гына алып килсен, сәламәтлегегез нык, эшегез уң, гаиләләрегез бәхетле булсын! Бәйрәм белән Сезне!
-
Республиканская новогодняя елка 27.12.2012
26 декабря 2012 года в г. Казань в Ледовом дворце спорта «Татнефть-Арена» прошла Республиканская новогодняя елка для лидеров детских и молодежных общественных организаций, одаренных детей, отличников учебы, детей из многодетных и приемных семей, детей из детских домов и интернатов. В нашей школе такой чести была удостоена ученица 11 класса <span>Юнусова Язиля, как победитель республиканской олимпиады по обществознанию и татарской литературе. Язиля с первого клааса проявила себя творческой, ищущей личностью, поэтому её успехи никого не удивляют, а только радуют. Желаем выпускнице успешного завершения учёбы и исполнения её желаний в наступающем году!
-
Макулатура җыю акциясе 07.12.2012Икътисади үсеш табигатькә булган басымны бик нык арттыра. Табигый ресурсларны куллану елдан-ел арта бара. Ә бу үз чиратында табигый байлыкларыбызның юкка чыгуына китерә. Мондый шартларда икенчел чималны куллану бик актуаль экологик мәсьәлә булып тора. Шушы максатта 7 нче декабрь көнне мәктәбебездә макулатура җыю акциясе оештырылды. 1-11нче класс укучылары 499кг кәгазь тупладылар, мәктәп китапханәсеннән 210 кг макулатура җыйналды. Кулланучылар җәмгыятенә барлыгы 709кг икенчел чимал тапшырдык.
-
Мәскәү өчен сугыш 04.12.2012Мәскәү юнәлешендәге совет һәм немец гаскәрләренең сугыш хәрәкәтләре 2 чорга бүленә: I чор – 1941 нче елның 30 нчы сентябреннән алып 4 нче декабренә кадәр - оборонада тору, ягъни Мәскәүне саклау вакыты. II чор – хөҗүмгә күчү (контрнаступление 5-6 нчы декабрь 1941 нче ел – 20 нче апрель 1942 нче ел).Бүген мәктәбебездә шушы вакыйгага багышлап, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов К.Г. катнашында 7-10 нчы сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Мәскәү өчен һәм Мәскәү астында барган каты сугышларда катнашкан авылдашларыбыз турында бай мәгълүмат җиткерелде.
-
Баһадирларыбыз көч сынаша 01.12.2012
Бу атнада Котлы Бүкәш мәктәбебездә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Әкъмәлетдинов Илгиз истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды. Биредә Биектау, Шомбыт, Мәшләк, Юлсубино, Күгәрчен, Күки, Урахчы, Олы Елга, Иске Арыштан килгән мәктәп командалары көч сынашты.
-
Родительская конференция 01.12.2012Воспитание и обучение детей в школе не может проводиться без связи с родителями. Именно поэтому 30 ноября в школе прошла родительская конференция, приуроченная Дню матери. И действительно, большинством присутствующих оказались матери, которые вместе с отцами увидели эпизод из спектакля Туфана Миннуллина «Альмандар из Альдермеша», поставленный группой талантливых учеников 6, 10 и 11 классов, которые только что приехали с I конкурса детского театрального искусства, заняв 2 место в республике. Кроме этого, учителя начальных классов подготовили своих воспитанников для выступления с концертными номерами.
-
Әлдермештән Әлмәндәр 27.11.201226 нчы октябрь көнне Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәгендә балалар милли театр иҗатын үстерү, театр сәнгете жанрында талантлы балалар һәм сәнгать коллективларын барлау һәм күтәрү, яшь тамашачыны театр сәнгатенә җәлеп итү, танылган артистыбыз СССР ның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Биктимиров Шәүкәт Хәсән улының эшчәнлеген танытуны дәвам итү, татар язучылары һәм артистларының иҗатын пропогандалау максатыннан Шәүкәт Биктимиров исемендәгеI нче балалар театр сәнгате конкурсында мәктәбебезнең иҗат коллективы катнашты һәм II нче дәрәҗә дипломга лаек булды.! Сэхнэдэ эжэлне алдаласа да тормышта аннан качып кала алмаган Шэукэт абый якты деньядан китсэ дэ безнен кунеллэргэ ягымлы Элмэндэр бабай булып мэнгегэ уелып калды....урынын жэннэттэ булсын,Шэукэт абый.. Иҗат коллективыбызга бетмәс энергия һәм озын гомер теләп калабыз.Әфәрин, укучылар! Сез булдырасыз.
-
ГИА га әзерлек максатыннан эти-әниләр җыелышы 22.11.201222.11.2012 ел көнне 9нчы сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучылар белән берлектә 2012-2013 уку елында ГИА га әзерлек максатыннан эти-әниләр җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Сәләхиев Н.Ю. ГИА-2013 тә булган үзгәрешләр, куелган таләпләр, уздыру тәртипләре һәм бүгенгесе көндә әзерлек барышы белән таныштырды. Шулай ук рус теле, математика һәм сайлап алынган фәннәр буенча укытучылар да чыгыш ясадылар. 9 нчы сыйныфта 20 укучы да үзләренә кирәк буласы фәннәрне сайлап алган фәннәр буенча консультацияләргә график нигезендә әзерлек алып баралар. Шулай ук бәяләнү шкаласы белән таныштылар.
-
БДИ әзерлек максатыннан эти-әниләр җыелышы 21.11.201221.11.2012 ел көнне 11нче сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучылар белән берлектә 2012-2013 уку елында БДИ әзерлек максатыннан эти-әниләр җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Сәләхиев Н.Ю. БДИ-2013 тә булган үзгәрешләр, куелган таләпләр, уздыру тәртипләре һәм бүгенгесе көндә әзерлек барышы белән таныштырды. Шулай ук рус теле, математика һәм сайлап алынган фәннәр буенча укытучылар да чыгыш ясадылар. 11 нче сыйныфта 28 укучы да үзләренә кирәк буласы фәннәрне сайлап алган фәннәр буенча консультацияләргә график нигезендә әзерлек алып баралар. Шулай ук БДИ уздыру графигы һәм бәяләнү шкаласы белән таныштылар.ДатаПредметыДосрочный период20 апреля (сб)русский язык23 апреля (вт)математика26 апреля (пт)история, химия, иностранные языки, география29 апреля (пн)обществознание, физика, биология, история, информатика и ИКТ, литература6 мая (пн)резерв по всем предметамОсновной период27 мая (пн)русский язык30 мая (чт)биология, история, информатика и ИКТ3 июня (пн)математика6 июня (чт)физика, иностранные языки10 июня (пн)обществознание, химия13 июня (чт)география, литература15 июня (сб)резерв: физика, биология, история, иностранные языки, информатика и ИКТ17 июня (пн)резерв: обществознание, химия, литература, география18 июня (вт)резерв: русский язык19 июня (ср)резерв: математикаДополнительный период8 июля (пн)русский язык, история, химия, информатика и ИКТ10 июля (ср)математика, биология, иностранные языки, география12 июля (пт)обществознание, физика, литература15 июля (пн)резерв по всем предметам
-
Композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең туган көне 20.11.2012Исемнәре халкыбыз күңеленә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләребез бар. Композитор Фәтхерахман Әхмәдиев шундый шәхесләрнең берсе. Аның исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән хөрмәт белән саклана. Берсенән-берсе популяр җырлар иҗат иткән бу композиторны Татарстаннан читтә дә яхшы беләләр. Аның 1950-1970 елларда язылган тирән хисле, ялкынлы җырлары бүген дә сәхнәләрдә, концерт залларында, мәҗлесләрдә яңгырап тора.Фәтхерахман Әхмәдиевнең иҗаты җыр яратучыларның йөрәкләренә үтеп керүе, аларның кайгы-шатлыкларын, өмет-хыялларын, тойгы-кичерешләрен, сагыш-моңнарын тирән чагылдыруы белән аерылып тора. Аның иҗат җимешләре халык байлыгына әверелде, ул җырларны халык үзенең күңел дәвасы, рухын яктыртучы нур итеп тоя.Композиторның тормыш юлы җиңел булмады. Ул татар музыка сәнгатенә сикәлтәле юллардан килде. Үзенең талантын таныту, халыкка җиткерү өчен зур тырышлык, үз-үзен аямый эшләү кирәк булды аңа.Әйе, аеруча талантлы шәхесләр еш кына кыска гомерле булалар. Хәер, андый кешеләр арабыздан тиз китсәләр дә, үзләренең кылган гамәлләре белән Җир йөзендәгедер өчен сүнмәс маяк булып калалар. Якташыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевка да шундый язмыш насыйп булган. Якташыбыз үзе күптән безнең арабызда түгел иде инде. Ләкин моңнары белән ул һәрчак безнең яныбызда, безнең күңелләрдә. Берсеннән-берсе популяр җырлары белән ул халкыбызны менә иде ничә еллар сөендереп килә. «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Кама буе - туган як» (Р.Әхмәтҗанов шигыре), «Чистай вальсы» (Ф.Әхмәдиевнең үз сүзләре), «Ромашкалар» (Х.Туфан), «Солдатлар» (Р.Әхмәтҗанов), «Алтын туй» (3. Насыйбуллин), «Җырлыйм әнием турында» (Г.Зәйнашева), «Җилләр, җилләр» (М.Латыйфуллин) дигән җырларны сәхнәдән төшми.Мәктәбебездә Фәтхерахман Әхмәдиевка багышланган әдәби-музыкаль чара булып узды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарада якташыбыз турында шактый мәгълүмат тупладык, җырларын тыңлап моңландык. Мәктәбебезнең ветеран укытучысы Ахунов К.Г. та Ф. Әхмәдиев турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Якташыбызның моңнары әле озак еллар күңелләребездә сакланыр.