Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бүген көлке 01.04.2016

Бүген Көлке көне- алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз.Көлү бик файдалы.Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Кеше бер секунд кына кеткелдәп алса да 1 кило ит ашаганга тиң энергия ала. Шушы уңайдан без дә мәктәбебездә тәнәфес арасында шаярдык, уйнадык. Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
-
Сәләт уеннары 01.04.2016

Бүген, дәресләр башланганчы Гилазова Гадилә үзенең сыйныфташларына Сәләттә өйрәткән уеннарын тәкъдим итте. Сыйныфташларына уеннар бик ошады. Киләчәктә Гадилә дусларын "Сәләт" лагере аланнарында ял итергә чакырды.
-
Поздравляем победителей 31.03.2016

19 марта ребята из кружка «Национальная борьба» , под руководством Гайфуллина И.Г участвовали межрайонном турнире по борьбе корәш среди юношей 2002 г.р. и моложе на призы народного артиста РТ, заслуженного артиста России Республики Башкортостан мастер спорта международного класса по автоспорту С.З.Фатхетдинова. Малов Данил из 7б класса занял 2 место, а Хасаншин Разиль 4 место. Поздравляем !!!
-
Министрлыклар утырышы 31.03.2016

Бүген, мәктәбебездә эшләүче министрларыбызның чираттагы утырышы булды.Утырышта һәрбер министр үзенә йөкләнгән вазифа турында, мәктәптә эшләп килүче “Юнәлеш” газетасының чираттагы санын бастыру һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.
-
Тимур эше 30.03.2016

7б сыйныфы укучылары үзләренә беркетелгән ветеранның хәлен белеп кайттылар. Өй тирәләренә канау казыдылар, кырыйларын кардан чистарттылар. Лена апа укучыларга зур рәхмәтен җиткерде.
-
Нәүрүз бәйрәме 30.03.2016

Бүген, мәктәбебезнең “Лидерлык нигезләре”,”Вокал-хор”,”Бию” түгәрәкләрендә йөрүче укучылар белән берлектә “Нәүрүз бәйрәме” нә багышланган флеш-моб узды.Флеш-мобтан соң Кыш бабай белән Нәүрүзбикә укучылар белән уеннар уйнаттылар. Кыш бабайның бәйрәмнән бердә китәсе килмәде, ләкин алда матур, кояшлы,яңгырлы яз көтә. Соңыннан Кыш бабай белән Нәүрүзбикә барлык мәктәпкә күчтәнәчләр тараттылар. Укучыларга чара бик ошады. Мондый флеш-мобларны ешрак үткәрергә дигән нәтиҗәгә килдек.
-
День программирования с LEGO Education 29.03.2016

28 марта 2016 года на территории ГАОУ «Технопарк в сфере высоких технологий «ИТ-парк» прошло образовательное мероприятие – «День программирования с LEGO Education».
День программирования с LEGO Education посвящен практической демонстрации возможностей робототехнических наборов LEGO Education при изучении информатики и программирования в школе. На этом мероприятии приняли участие ученики нашей школы Закиров И. и Гилазиева З. под руководством учителя информатики Гилазиева Р.Ш.
-
Күңелле ял булды 26.03.2016

Бүген, мәктәбебезнең “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән төрле уеннар уйнадык, дуслашу максатыннан башка мәктәп укучыларына хат яздык, мөһим мәсьәләләр турында сөйләштек. Соңыннан өстәл артында тәмләп чәй эчтек. Кыскасы, күңелле генә ял иттек.
-
Америкага хат «Без тынычлык яклы». 23.03.2016

Мәктәбебезнең “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән «Детская Волна Мира» - «Сhirdren’s Wave оf Peace» акциясендә катнаштык. Һәм шушы көннәрдә Американың Айова, Нью- Йорк, Вашингтон штатларының мәктәпләренә хат юлладык.Балалар тынычлык теләп открыткаларга рәсемнәр ясадылар, хат яздылар, тынычлык яклы икәнлекләрен белдереп, үзләренең һәм гаиләләре белән төшкән фотоларын урнаштырдылар.Илебездә сугышлар булмасын, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булсын, сабыйларның шат авазлары яңгырап торсын! Без тынычлык яклы!!!
-
Әти-әниләр конференциясе 19.03.2016

Бәхетле без бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
Бәхет кайда?
Безнең өчен
Ул бары янда гына.
Әти-әниле булу
Зур бәхет ул дөньяда.
Мәктәбебездә уздырылган әти-әниләр конференциясе шушындый юллар белән башланып китте. Конференциясенең беренче өлешендә укучылар көче белән әзерләнгән концерт булды. Икенче өлешендә “Сәламәт яшәү рәвеше тәрбиясе: туберкулез авыруын кисәтү”темасы буенча балалар шәфкать туташы Фәхриева Фирдинә Әхмәтсафа кызы чыгыш ясады. Конференциягә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансур улы килгән иде. Ул укучыларың БДИ на әзерлекләре, шулай ук әти-әниләр белән бала арасындагы мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы мәктәп тормышы һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Шулай ук Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы да шушы мәсьәләләр хакында сөйләде. Конференция тәмамлангач, әти-әниләр сыйныфларга таралдылар.












