Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Сылу кызлар”бәйгесе
18.06.2015
Бүген лагерыбызда “Сылу кызлар”бәйгесе булды. Барлык кызлар да бик яхшы әзерлек белән килгән иде. Сорауларга да бик төгәл һәм тапкыр җавап бирделәр. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
ГТО нормативлары тапшыру
17.06.2015
Россия Президенты Указы нигезендә илебездә “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары - физкультура –спорт комплексы гамәлгә кертелде. Шушы уңайдан лагерыбызда да укучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. Спорт белән шөгыльләнү, әлбәттә, бик кирәкле гамәл.
-
Җырлыйк, дуслар, бергәләп
16.06.2015
“... Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без җырламый,кем җырласын,
Безнең шундый чагыбыз....”Бүген лагерыбызда “Җырлыйк, дуслар, бергәләп” дип исемләнгән җыр бәйгесе үтте. Укучылар җырлап кына калмадылар, үзләренең матур биюләрен дә башкардылар.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт.
15.06.2015
Сәламәтлек зур байлык бит,
Хәрәкәттә- бәрәкәт,
Спорт белән шөгыльләнү ,
Җанга ял, тәнгә сихәт.
Бүген ярышка, спортка битараф булмаган, аны яраткан, кирәк дип санаган, үз сәламәтлеген спорт белән ныгытуны хуп күргәннәр җыелды. Сәламәтлек өчен спортның һәр төре яхшы. Лагерьдагы спорт көнебез менә шундый юллар белән башланып китте. Көнебез гел хәрәкәттә үтте.
-
12 июнь-Россия көне.
12.06.2015
12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Кадерле дуслар! Россиянең һәр гражданины үз иле, халкының киләчәге якты булуын тели. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Бу көнне балалар белән презентацияләр карап үттек, Россия һәм Татарстан гимннарын җырладык.
-
“Шифа” акциясе
06.06.2015
Бу көнне лагерь балалары белән “Таш елга”га барып дару үләннәре җыйдык. Анда бару белән бераз ял итеп уйнап алдык. Аннары бергәләп дару үләннәре җыярга керештек. Аларның файдасы, кайбер үләннәрнең агулы икәнлекләрен сөйләштек. Мәктәпкә кайткач үләннәрне киптерергә тараттык.
-
Гиннес рекордлары көне.
05.06.2015
Бүген лагерьда Гиннес рокордлары көне булды. Балалар бик матур итеп җырладылар, биеделәр, кеше ясый алмаган күнегүләр, чәч үрү осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә балалар белән беррәттән укытучылар да катнашты.
-
Оста куллар
04.06.2015
Бүген лагерьда «Оста куллар» дип исемләнгән проект эшләрен яклау булды. Кызлар мәрҗәннәр, беләзекләр, малайлар тартмалардан машиналар, очкычлар ясадылар.Соңыннан балаларны тәмле конфетлар белән сыйладык.
-
Башлангыч мәктәп белән саубуллашу.
04.06.2015
1 нче июнь көнне 4а сыйныфында шаулап – гөрләп башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе узды. Чара бик матур, күңелле булса да, балалар да,беренче укытучылары да,күз яшьләрен яшерә алмадылар.
-
Лагерь ачылу көне.
04.06.2015
Бу көнне балалар түземсезләнеп көттеләр. Өч командага бүленеп лагерь хәзинәсен эзләдек. Балалар төрле каршылыкларны җиңделәр. Лагерь хәзинәсен икенче команда тапты. Аннары мәктәп каршында тантаналы линейка, концерт булды.