Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
«Точка роста»: новые навыки, новые возможности в преподавании информатики и технологии» 26.02.2020

Сегодня прошел районный семинар для учителей информатики и для учителей технологии на тему: «Точка роста»: новые навыки, новые возможности в преподавании информатики и технологии»
-
Бөек җиңүне каршылап. 25.02.2020

Мәктәбебез укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, якыннары, тыл эшчәннәре, сугыш чоры балалары турындагы гәҗит чыгардылар. Гәҗиттә укучыларыбызның бабалары турында язган иншалары, истәлекләре урын алды.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 25.02.2020

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-11 нче сыйныф кызлары барлык ир- егетләрне бәйрәм белән котладылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2020

23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Кораллы Көчләребезнең героик елъязмасын, буыннарның аерылгысыз элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәт итү традицияләренең дәвамчанлыгын гәүдәләндерә ул. Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез.Бәйрәмегез белән хөрмәтле ир- егетләр!
-
Рәхмәт, сиңа, әлифбам!!! 21.02.2020

И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле , син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе-Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен- ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба,Азбука китапларын алганын искә төшерә. Белем дөньясына беренче адымнар шушы ике китаптан башлана. 20 нче февраль көнне мәктәбебезнең иң нәни укучылары беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма безнең 1 нче сыйныф укучылары югалып калмадылар, тырыштылар. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәмдә әти-әниләр, әбиләр дә зур дулкынлану белән чыгыш ясадылар.Бәйрәм бик күңелле булды!
-
21 нче февраль- Халыкара туган телләр көне. 21.02.2020

Мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышлап уздырылган "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә күпләрнең күңеленә хуш килде. Сәхнәдән туган телдә шигырьләр яңгырады, мәкальләр әйтелде, моң агылды. 7 нче сыйныф укучысы Шагиева Алия башкарган җырны укучылар алкышларга күмде.
Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча киләчәк буыннарга тапшыру - безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.
-
ТАССР 100 еллыгы 19.02.2020

Китапханәчебез Хәмидуллина Р. Х ТАССРның 100 еллыгына багышланган викторина үткәрде.Викторина Татарстанның гимны белән башланып китте. Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү. Викторинада ике команда катнашты. Алар уен барышында Татарстанга бәйле сорауларга җавап бирделәр.
-
Соңгы колонна 18.02.2020

Мәктәбебезнең музеенда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган квест үткәредек. Анда алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Квеста кызлар һәм егетләр командасы көч сынашты. Ике команда да сорауларга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирделәр.
-
Туган ил сагында
17.02.2020
Мәктәбебездә 5-7 нче сыйныф укучылары “Туган ил сагында” дип исемләнгән рәсем бәйгесендә катнаштылар.
-
Парламент сәгате 17.02.2020

Мәктәбебезнең 8-11нче сыйныф укучылары өчен “Парламент сәгате” үтте. Анда авыл советы депутатлары Бәдретдинов Р.Ә., авыл җирлеге башлыгы, депутат Нәҗипов Р.Г., мәктәбебез директоры, депутат Сәләхиев Н.Ю. катнаштылар.Ул укучыларга РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, муниципаль район Советы структуралары, район һәм авыл депутатларының эшчәнлеге турында сөйләде.












