Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеелгинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты "Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422640, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, с. Большая Елга, ул. Школьная, д.47/ 422640, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Олы Елга авылы, Мәктәп урамы, 47 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-612-52-53 |
E-Mail: | Sbelg.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Большеелгинская СОШ» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Миннигалеева Гульнур Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 98 учащихся/ 98 укучы |
У нас учат: | 28 педагогов/ 28 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеелгинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты "Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Туган якка солдат сәламе. 25.02.2019
23 февраль - Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышлап " Туган якка солдат сәламе " дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә 11 класс укучылары, класс җитәкчеләре Гильмутдинов И.Р. һәм Салахова А.Ф. җитәкчелегендә оештырылган иде.
-
Әлифба бәйрәме. 22.02.2019
1 сыйныф укучылары беренче җиңүләрен - элифба бәйрәмен бәйрәм иттеләр.
-
Һәйкәлләр яны чиста булсын! 22.02.2019
Хәрби - патриотик айлык кысаларында 10 класс укучылары, ТИН укытучысы Набиуллин Н.А. җитәкчелегендә, сугыштан кайтмый калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне кардан чистартып кайттылар.
-
Шахмат уены буенча бәйге. 22.02.2019
Район күләмендә уздырылган шахмат бәйгесендә безнең мәктәп укучылары да катнашып, көч сынашып кайттылар.
-
"Иң шәп вожатый - 2019" 21.02.2019
Районыбызда “Иң шәп вожатый -2019” бәйгесе булды. Анда мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сибгатуллина Г. катнашты. Ул бәйгенең барлык этапларында да яхшы гына чыгыш ясап, югары баллар җыйды. Һәм бәйгенең “Иң ягымлы әйдаманы» исеменә лаек булды. Гөлсәриягә алга таба да уңышлар теләп калабыз. Син булдырасың, әфәрин!
-
"Гаффар дәвамчылары" 20.02.2019
Кичә 20нче февральдә Балалар иҗат үзәгендә район күләмендә үткәрелгән "Гаффар укулары" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйге 5-11 сыйныфлар арасында әкият, хикәяләр язу буенча оештырылган иде. Безнең мәктәптән конкурста 3 укучы катнашты. Солтанова Г. (5класс, укытучысы Мубаракшина А.А.), Гиниятов Б. (7 класс, укытучысы Мубаракшина А.А.), Галиева А.(8 класс, укытучысы Сәлахетдинова Н.Ф.)
Бәйгедә катнашкан 40 укучыга Язучылар союзыннан китаплар һәм журналлар бүләк ителде, рәхмәт хатлары тапшырылды. Гиниятов Б. 2нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Аңа акчалата бүләк бирелде һәм журналга яздырдылар.
Кичәдә Әхәт Гаффар үзе катнашу, балаларга биргән киңәшләре укучыларны алга таба иҗат итәргә рухландырды.
-
23 февральгә бүләкләр ясыйбыз. . 16.02.2019
-
"Аҗаган - 2019" 15.02.2019
13 нче февраль көнне мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында, ТИН укытучысы Набиуллин Н.А. җитәкчелегендә “Аҗаган - 2019” уены булып үтте. Уенда дүрт хәрби төркем: Десантчылар, Ялкын, Моряклар, Танкистлар катнашты. Әлеге уенның максаты: урта сыйныф укучыларында патриотик хисләр, Ватанны саклаучыларга карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү. Уен “Ватанга хезмәт итүче көчле һәм батыр булырга тиеш!” дигән девиз астында узды.Уен программасында хәрби-тарихи викторина , тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча сораулар, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, Калашников автоматын сүтү-җыю, пневматик винтовкадан ату, хәрби темага мәкальләр һәм әйтемнәр белүдә, хәрби званиеләрне белүдә ярыштылар, миналарны “зарарсызландырдылар”, гранаталар “аттылар”, разведкага йөрделәр, “яралыларга” ярдәм күрсәттеләр. Аҗаган” балаларда иптәшлек, бер-береңә ярдәм итү, илебез тарихына хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен максатларын командалар барысы да бик яхшы башкардылар. Укучылар үзләрен көчле, батыр, җитез итеп кенә түгел, ә тату, бердәм команда булуларын да күрсәттеләр.Барлык төр ярыш нәтиҗәләреннән соң җиңүче дип Ялкын командасы танылды. Икенче урынны Моряклар, өченчене Десантчылар һәм Танкистлар командалары яулады. Җиңүче команда район этабында узачак ярышларында катнашачак. Хәрби-спорт уенында актив катнашкан отрядлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Кыюлыкта, чыдамлыкта сыналырга ярдәм иткән хәрби уен бик күңелле узды.
-
Әфган җиле, исмә! 15.02.2019
15 февральдә совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгаруга 30 ел булды. Шушы көнгә багышлап "Әфган җиле, исмә!" дигән чара уздырылды.
-
Муса Җәлилгә 113 яшь. 15.02.2019
Бүген Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Халкыбызны дөньяга таныткан каһарман шагыйрьне белмәгән кеше юктыр. Мәктәптә шагыйрьне искә алу кичәсе узды.