МБОУ «Русско-татарская средняя общеобразовательная школа №97» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420054, г.Казань, пер. Якты-Юл,д.4 |
Телефон: | +7(843)-277-05-53;+7(843)-533-09-45 |
E-Mail: | s97.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №97" |
Руководитель: | Абдурашитова Альфия Шамильевна |
Год основания учреждения: | 1957 |
У нас учатся: | 302 ученика из них 14 иностранных граждан |
У нас учат: | 31педагога |
Новости школы №97
“ Нәүрүз” бәйрәме
Опубликовано: 22.03.2013
22 нче март көнне 97 нче мәктәп укучылары шаулатып-гөрләтеп “ Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.Фарсыча “нәү”-яңа, “рүз”-көн дигәнне аңлата.Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме.
Бәйрәмдә 3 нче сыйныф укучылары матур җырларын башкардылар. 2 нче сыйныф укучылары “Кәрия-Зәкәрия” уены белән күңелләрне ачтылар. 5 нче сыйныф укучылары язга багышланган җырларын җырладылар. Җыр-бию, уен-көлке, сый-хөрмәт белән Нәүрүзне каршы алдылар.
К списку новостей