Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №52» Приволжского района города Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420101,г. Казань, ул. Гарифьянова, 7 |
| Телефон: | +7(843)-229-68-81;+7(843)-229-68-21;+7(843)-229-73-33 |
| E-Mail: | g52.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №52» |
| Руководитель: | Латыпова Альфия Рамдраковна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 1516 учащихся из них 15 иностранных граждан |
| У нас учат: | 86 педагогов |
Новости гимназии №52
Шагыйрь Накыйп Каштанов
Опубликовано: 22.02.2017Быел 2017 нче елның 8 гыйнварында Чувашстан Республикасының Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туган язучы, шагыйрь Накыйп Каштанов 75 еллык юбилеен каршы алды. 3нче сыйныф укучылары белән без әдәби уку дәресендә Накыйп Каштановның “Йөнтәс песи баласы “ дигән хикәясе белән таныштык. Укучыларыма бу әсәр бик тә ошады. Язучы белән очрашырга дип уйладык һәм менә 19 февральдә Идел буе районы Балалар китапханәсендә бу әдәби кичә узды.
Накыйп Каштан-балалар өчен язылган дистәләгән китап авторы. “Шәһәргә килгән аю”, “Төлке операциясе”, “Ак күгәрчен күктә уйный”, “Тылсымлы курай”, “Бүрекле багана”, “Айгөлнең туган көне”. Укучылар “Айгөлнең туган көне” китабыннан бик матур итеп язучыга шигырьләр укыдылар һәм шулай ук “Кайсы ай бу?” дигән шигъри-табышмакларны сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балалар шагыйрьгә төрле темага кагылышлы кызык сораулар бирделәр: “Беренче шигырьләрегезне ничә яшьтә яздыгыз?, “Бала-чагыгыз ничек үтте? Күңеллеме?”, “Мәктәптә укыганда, нинди предметны күбрәк яраттыгыз?” ,“Ни өчен сез табиб булырга уйладыгыз?” , “Сәламәтлегебезне саклау өчен, безгә нинди киңәшләр бирер идегез? Һб. Балалар бүләк итеп, ике матур җыр җырладылар.
Очрашуыбызның ахырында, Накыйп абый һәр укучыга “Тургайлар илендә” дигән китабын үз автографы белән бүләк итте. Нурлы исеме һәм күпкырлы мавыктыргыч иҗаты белән безгә шатлыклы минутлар бүләк иткән өчен, Нәкыйп абыйга зур рәхмәтләр әйттек. Укучылар аңа озын гомер, сәламәтлек, бәхет һәм иҗади уңышлар теләп калдылар.
Әдәби кичә бик матур, эчтәлекле һәм күңелле үтте.
К списку новостей







