Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский медицинский колледж"

Визитная карточка

Адрес: 420101, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Казань, улица Хусаина Мавлютова, дом 34
Телефон: +7(843)-229-33-11
E-Mail: kmk.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство здравоохранения Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Казанский медицинский колледж"
Руководитель: Хисамутдинова Зухра Анфасовна
Год основания учреждения: 1837
У нас учатся: 3920 студентов
У нас учат: 164 штатных преподавателя

Новости

Лица НКО Республики Татарстан / ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОММЕРЦИЯЛЕ БУЛМАГАН ОЕШМА ЗАТЛАРЫ

Опубликовано: 09.01.2024

Говорят, что книга является лучшим подарком. Поэтому нетрудно заметить символизм в том, что второй сборник «Лица НКО Республики Татарстан», который посвящен лидерам некоммерческого сектора нашей республики, был опубликован в преддверии нового 2024 года.
Сборник посвящен лидерам некоммерческого сектора нашей республики. За по-настоящему великими делами стоят люди с большими сердцами, которые не понаслышке знают о социальных проблемах и, к сожалению, во многих случаях столкнулись с ними лично. Истории из этого сборника демонстрируют работу лидеров НКО, а некоторые из них являются ещё и социальными предпринимателями, в решении существующих социальных проблем. Они о тех, кто, может быть, и не мечтал, но точно меняет мир к лучшему.
Выпускница Казанского медицинского колледжа и Казанского государственного медицинского университета Мубаракшина Анна Вячеславовна избрала путь добровольческой и общественной деятельности в сфере медицины. Во время учебы в Казанском медицинском колледже она начала помогать медицинским организациям города, а в 2018 году стала руководителем Всероссийского общественного движения «Волонтёры-медики» в Республике Татарстан.
«Волонтёры-медики» – это инициативная группа студентов-медиков, занимающихся оказанием помощи в медицинских организациях, проведением мероприятий по профилактике заболеваний и популяризации донорства и медицинской профориентации. В настоящее время в движение объединено примерно 6 000 волонтёров, которые постоянно поддерживают и помогают друг другу.
Татарстанское Региональное отделение всероссийского общественного движения «Волонтеры-медики» получило благодарность Раиса Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова, а активисты не раз награждались Министром здравоохранения Республики Татарстан, Министром по делам молодёжи Республики Татарстан, депутатами Государственного Совета Республики Татарстан и Государственной Думы Российской Федерации. Анна Мубаракшина была удостоена наградами Президента Российской Федерации Владимира Владимировича Путина. 
В 2020 году Анна стала руководителем волонтёрского штаба в рамках Общероссийской акции взаимопомощи «Мы вместе». Вместе с добровольцами она помогала доставлять продукты и лекарства людям, находящимся на самоизоляции, а также оказывала помощь медицинскому персоналу в инфекционных госпиталях.
В 2022 году Анна открыла Фонд поддержки лиц, оказавшихся в сложной жизненной ситуации «Мы вместе». Кроме того, Анна является заместителем председателя Комиссии по здравоохранению и демографии Общественной палаты Республики Татарстан и преподавателем в Казанском медицинском колледже, где также является советником директора по воспитательной работе. Она активно работает с волонтёрами-медиками и выступает в качестве спикера на разных мероприятиях. Руководство Казанского медицинского колледжа активно поддерживает студентов, вдохновляя их на реализацию инициатив в сфере здравоохранения. 
Благодаря поддержке Казанского медицинского колледжа студенты колледжа имеют возможность не только совершенствоваться учебно-профессионально, но и развивать навыки лидерства и общественной активности через осуществление разнообразных проектов. Благодаря этому опыту они становятся способными и ответственными профессионалами, готовыми к самостоятельной работе.
Однако, Анна Mубаракшина призывает начинающих активистов оставаться добрыми и открытыми, так как безвозмездная помощь очень важна и помогает нам оставаться лучше и чище. Она также отмечает, что её работа и успехи были бы невозможны без поддержки Министерства здравоохранения Республики Татарстан, а также медицинских организаций, таких как Республиканская клиническая больница и Республиканский центр общественного здоровья и медицинской профилактики.
Анна Мубаракшина выражает свою благодарность Казанскому государственному медицинскому университету и другим медицинским учебным заведениям за их готовность помочь и поддержать волонтёров-медиков.
История Анны Мубаракшиной демонстрирует, как деятельность одного человека может повлиять на жизни многих других и сделать их лучше. Её преданность добровольческой работе и заботе о здоровье людей заслуживает признания и восхищения.
 

Китапны иң яхшы бүләк диләр. Шуңа күрә безнең республиканың коммерцияле булмаган секторы лидерларына багышланган «Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешма затлары» җыентыгының яңа 2024 ел алдыннан басылып чыгуында символлыкны күрү кыен түгел.
Җыентык республикабызның коммерцияле булмаган секторы лидерларына багышлана. Еш кына чын мәгънәсендә бөек эшләр артында олы йөрәкле кешеләр тора, алар социаль проблемалар турында ишетеп кенә белми, күп очракта алар белән шәхсән очраша. Бу җыентыктагы хикәяләр НКО лидерларының эшен күрсәтә, ә аларның кайберләре социаль эшкуарлар да булып тора, социаль проблемаларны хәл итүдә катнаша. Алар үзләре дә сизмәстән дөньяны яхшы якка үзгәртә.
Шундыйларның берсе – безнең көллиятебез хезмәткәре Анна Мөбарәкшина. Казан медицина көллиятен һәм Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган әлеге шәхес медицина өлкәсендә ирекле һәм иҗтимагый эшчәнлек юлын сайлый. Ул инде Казан медицина көллиятендә укыган вакытта ук шәһәрнең медицина оешмаларына ярдәм итә башлый, ә 2018 елда Татарстан Республикасында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе була.
«Волонтер-медиклар» – медицина оешмаларына ярдәм күрсәтү, авыруларны кисәтү һәм донорлык һәм медицина профориентацине популярлаштыру буенча чаралар үткәрү белән шөгыльләнүче студент-медикларның инициатив төркеме. Хәзерге вакытта әлеге хәрәкәттә якынча 6000 волонтер исәпләнелә. Алар бер-берсенә даими рәвештә ярдәм итәләр.
«Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәтенә лаек булды, ә активистлар Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан бүләкләнде. Анна Мөбарәкшина Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүләкләренә лаек булды. 
2020 елда ул «Без бергә» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында волонтерлар штабы җитәкчесе булды. Волонтерлар белән бергә ул короновирус вакытында өйдә утырган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итә, шулай ук инфекцион госпитальләрдә медикларга ярдәм күрсәтә.
2022 елда Анна Мөбарәкшина «Без бергә» исеме астында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм фондын ача. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография буенча комиссиясе рәисе урынбасары һәм Казан медицина көллиятендә укытучы булып эшли, анда шулай ук директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе итеп билгеләнә. Ул волонтер-медиклар белән актив эшли һәм төрле чараларда спикер сыйфатында чыгыш ясый. Гомумән, Казан медицина көллияте җитәкчелеге шәкертләргә актив ярдәм итә, аларны сәламәтлек саклау өлкәсендә инициативаларын тормышка ашыруга рухландыра. 
Казан медицина көллияте ярдәме белән көллият шәкертләре уку, һөнәри яктан камилләшү генә түгел, ә төрле проектларны гамәлгә ашыру аша лидерлык һәм иҗтимагый активлык күнекмәләрен үстерү мөмкинлегенә дә ия. Бу тәҗрибә ярдәмендә алар үз эшләрен ачарга әзер булган сәләтле һәм җаваплы профессионаллар булалар. Анна Мөбарәкшина исә активистларны игелекле булып калырга чакыра, чөнки түләүсез ярдәм бик мөһим һәм безгә рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Анна Мөбарәкшина билгеләп үткәнчә, аның уңышлары Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Республика клиник хастаханәсе һәм Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге кебек медицина оешмалары ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.
Анна Мөбарәкшина Казан дәүләт медицина университетына һәм башка медицина уку йортларына да волонтер-медикларга ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерә.
Анна Мөбарәкшина турында сөйләгәндә бер кешенең эшчәнлеге башкаларның тормышына ничек тәэсир итүен һәм аларны ни рәвешле рухи яктан баетып булу мөмкинлеген аңлыйсың. Аның ирекле эшкә һәм кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуга тугрылыгы зур игътибарга һәм соклануга лаек.Китапны иң яхшы бүләк диләр. Шуңа күрә безнең республиканың коммерцияле булмаган секторы лидерларына багышланган «Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешма затлары» җыентыгының яңа 2024 ел алдыннан басылып чыгуында символлыкны күрү кыен түгел.
Җыентык республикабызның коммерцияле булмаган секторы лидерларына багышлана. Еш кына чын мәгънәсендә бөек эшләр артында олы йөрәкле кешеләр тора, алар социаль проблемалар турында ишетеп кенә белми, күп очракта алар белән шәхсән очраша. Бу җыентыктагы хикәяләр НКО лидерларының эшен күрсәтә, ә аларның кайберләре социаль эшкуарлар да булып тора, социаль проблемаларны хәл итүдә катнаша. Алар үзләре дә сизмәстән дөньяны яхшы якка үзгәртә.
Шундыйларның берсе – безнең көллиятебез хезмәткәре Анна Мөбарәкшина. Казан медицина көллиятен һәм Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган әлеге шәхес медицина өлкәсендә ирекле һәм иҗтимагый эшчәнлек юлын сайлый. Ул инде Казан медицина көллиятендә укыган вакытта ук шәһәрнең медицина оешмаларына ярдәм итә башлый, ә 2018 елда Татарстан Республикасында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе була.
«Волонтер-медиклар» – медицина оешмаларына ярдәм күрсәтү, авыруларны кисәтү һәм донорлык һәм медицина профориентацине популярлаштыру буенча чаралар үткәрү белән шөгыльләнүче студент-медикларның инициатив төркеме. Хәзерге вакытта әлеге хәрәкәттә якынча 6000 волонтер исәпләнелә. Алар бер-берсенә даими рәвештә ярдәм итәләр.
«Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәтенә лаек булды, ә активистлар Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан бүләкләнде. Анна Мөбарәкшина Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүләкләренә лаек булды. 
2020 елда ул «Без бергә» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында волонтерлар штабы җитәкчесе булды. Волонтерлар белән бергә ул короновирус вакытында өйдә утырган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итә, шулай ук инфекцион госпитальләрдә медикларга ярдәм күрсәтә.
2022 елда Анна Мөбарәкшина «Без бергә» исеме астында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм фондын ача. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография буенча комиссиясе рәисе урынбасары һәм Казан медицина көллиятендә укытучы булып эшли, анда шулай ук директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе итеп билгеләнә. Ул волонтер-медиклар белән актив эшли һәм төрле чараларда спикер сыйфатында чыгыш ясый. Гомумән, Казан медицина көллияте җитәкчелеге шәкертләргә актив ярдәм итә, аларны сәламәтлек саклау өлкәсендә инициативаларын тормышка ашыруга рухландыра. 
Казан медицина көллияте ярдәме белән көллият шәкертләре уку, һөнәри яктан камилләшү генә түгел, ә төрле проектларны гамәлгә ашыру аша лидерлык һәм иҗтимагый активлык күнекмәләрен үстерү мөмкинлегенә дә ия. Бу тәҗрибә ярдәмендә алар үз эшләрен ачарга әзер булган сәләтле һәм җаваплы профессионаллар булалар. Анна Мөбарәкшина исә активистларны игелекле булып калырга чакыра, чөнки түләүсез ярдәм бик мөһим һәм безгә рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Анна Мөбарәкшина билгеләп үткәнчә, аның уңышлары Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Республика клиник хастаханәсе һәм Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге кебек медицина оешмалары ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.
Анна Мөбарәкшина Казан дәүләт медицина университетына һәм башка медицина уку йортларына да волонтер-медикларга ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерә.
Анна Мөбарәкшина турында сөйләгәндә бер кешенең эшчәнлеге башкаларның тормышына ничек тәэсир итүен һәм аларны ни рәвешле рухи яктан баетып булу мөмкинлеген аңлыйсың. Аның ирекле эшкә һәм кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуга тугрылыгы зур игътибарга һәм соклануга лаек.

 
 
 


К списку новостей