• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Специализированный учебный научный центр – общеобразовательная школа-интернат «IT-лицей» федерального государственного автономного образовательного учреждения высшего образования «Казанский (Приволжский) федеральный университет»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: РТ, г. Казань, Деревня Универсиады д.32
Телефон: +7(843)-221-34-82
E-Mail: itl@kpfu.ru
Министерство: Министерство науки и высшего образования Российской Федерации
Короткое название: СУНЦ IT-лицей КФУ
Руководитель: Шакирзянов Алмаз Госманович
Год основания учреждения: 2012
У нас учатся: 290 учеников
У нас учат: 42 учителя

Новости

'Туган тел'

Опубликовано: 22.02.2017

21нче февраль Халыкара Туган тел көне буларак билгеле. Бу зур бәйрәм белән бәйле рәвештә лицейда музыкаль-әдәби кичә оештырылды. Көн дәвамында татарча сөйләшергә тырышкан укытучылар һәм укучылар концерт ахырында аягүрә басып татар халкының гимны булып саналган Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар. Актлар залы сәхнәсеннән моңлы татар, рус  җырлары, шигырь һәм проза әсәрләре яңгырады, татар биюен оста башкаручы белән скрипкада һәм флейтада уйнаучылар да тамашачыларны таң калдырды. Лицеебызда татар һәм рус милләте балалары гына түгел, туган телләре якут, чуваш, чечен булган егетләр дә белем ала. Кичәдә чыгыш ясаган һәр яшь артист үзенең туган телен саклавын, аны тирән хөрмәт итүен сәнгати яктан исбатлады. “Туган телем – иркә гөлем”, дигән халык. Россия Федерациясендә  күп төрле халыклар һәм милләтләрнең озак вакытлар үзара тату яшәп килүләрен дә ассызыклап үтте кичәне алып баручылар. Лицейда татар теле һәм әдәбияты атналыгы  әлеге гаҗәеп матур кичә белән төгәлләнде.

Актлар залы сәхнәсеннән моңлы татар, рус  җырлары, шигырь һәм проза әсәрләре яңгырады, татар биюен оста башкаручы белән скрипкада һәм флейтада уйнаучылар да тамашачыларны таң калдырды.



К списку новостей