Специализированный учебный научный центр – общеобразовательная школа-интернат «IT-лицей» федерального государственного автономного образовательного учреждения высшего образования «Казанский (Приволжский) федеральный университет»
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, Деревня Универсиады д.32 |
Телефон: | +7(843)-221-34-82 |
E-Mail: | itl@kpfu.ru |
Министерство: | Министерство науки и высшего образования Российской Федерации |
Короткое название: | СУНЦ IT-лицей КФУ |
Руководитель: | Шакирзянов Алмаз Госманович |
Год основания учреждения: | 2012 |
У нас учатся: | 290 учеников |
У нас учат: | 42 учителя |
Новости
'Әкият'
Опубликовано: 04.05.2016
26 апрель - бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан IT-лицейның 7 сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчеләре Абубакирова Н.Н, Габдуллина Г.Р, Аглямзянов Р.К. катнашында “Әкият” курчак театрына экскурсия оештырылды.
Укучылар Г.Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “ Апушның тылсымлы төшләре” дип аталган рус телендә спектакль карадылар.
Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныш булган укучыларыбызда спектакль тирән кичерешләр калдырды, шагыйрь иҗатына тагын да көчле кызыксыну уятты. Хәзерге һәм киләчәк буын укучыларында шагыйребез Г. Тукайның дөньякүләм танылган әсәрләренең һәрберсе туган телебезгә, татар милләтенә мәхәббәт хисләре тәрбияли. Сәяхәттән алган уй-фикерләрен укучылар үзләренең иҗади эшләрендә чагылдырырлар дип ышанып калабыз.
Туган телне саклый алсак,
Милләт яшәр, Тукай яшәр.
Тукай моңында тирбәлеп
Үсәр әле бик күп яшьләр.
(Рушания Арсланова “Тукай безнең күңелләрдә”)
К списку новостей