Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Новости гимназии №18
Опубликовано: 16.03.2015Рәсәй күләм әдәбият елы булу, безнең гимназия укытучыларын һәм беренче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфка кадәр булган барлык укучыларны да тирән рухландырды.
18нче татар гимназиясе укытучылары үзләре Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйдылар. Бу спектакльдән куелган өзекне караучылар һәм жюри әгъзалары бик ошаттылар. Идел буе районы буенча төрле мәктәпләр куйган чыгышлар арасында 18нче гимназия укытучылары куйган өзеккә I-че урын бирелде. Татар әдәбияты гимназиядә беренче сыйныфтан ук башлап яхшы өйрәнелә. Танылган язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗаты ныклап үзләштерелә. Шуңа күрә дә, һәр сыйныф үз чыгышларында моны ачарга тырышты. Алар бик оста итеп, чын артистларча рольләргә кереп, башкардылар.
Чыгышларда әкиятләрдән өзекләр дә, сугыш темасы да, спектакльләрдән өзекләр дә һәм башка темалар да бик матур итеп яктыртылды.
Мәсәлән, 1нче сыйныфлар “Гөмбә асты” һәм “Шалкан”, 2нче сыйныфлар - “Класс тактасы каршында” һәм “Мәктәп тормышыннан”, 3нче сыйныфлар - “Исем кушу” һәм Туфан Миңнуллинның “Ок, Акбай”, 4нче сыйныфлар - Габдулла Тукай әкиятләренә ассорти – композиция, “Өч кыз”, “Үги кыз” әкиятләрен сәхнәдә уйнадылар. Әле башлангыч сыйныфларда гына булсалар да үзләрен сәхнәдә чын артистларча тотып уйнаулары – бар кешене дә сокландырды.
Башлангыч сыйныфлардан соң, урта сыйныфлар үзләренең үзләштергән әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
Мәсәлән, 5нче сыйныфлар - "Нечкәбил", “Ике кыз”ны;
6нчы сыйныфлар – “Беренче театр”, “Җиде кәрлә”не;
7нче сыйныфлар – “Нигез ташлары”, “Гайфи бабай, өйлән давай” спектакленнән өзекләр;
8нче сыйныфлар – “Банкрот” һәм “Беренче театр”дан өзекләр;
9нчы сыйныфлар – “Гөргери кияүләре” һәм “Бәхетле кияү”дән өзекләр куйдылар.
Урта сыйныф укучыларының да чыгышлары бик оста һәм күңелле башкарылды. Әсәрләрдән өзекләрне караучылар үзләрен шунда катнашучы геройлар итеп, хис иттеләр.
Үзләреннән түбәндә укыган сыйныфларның шундый оста чыгышларын күреп, 10нчы һәм 11нче класс егетләре һәм кызлары да бик тырышып чыгыш ясадылар.
10нчы класслар – “Американ” спектакленнән өзек,
11нче класслар – “Мәхәббәттә аңлашу” дигән күренеш куйдылар.
Гомумән әйткәндә, барлык сыйныф укучыларының да чыгышлары бик оста, матур булды. Һәр сыйныф сәхнәне дә үзенә туры килерлек итеп бизәде.
Мәктәп комиссиясе барлык сыйныфларның да оста, яхшы чыгыш ясауларын бәяләп, һәр класс артистлары коллективына тортлар бүләк итте.
Бу сыйныфлар арасында тагы да аерылып торучылары булды. Алар: 1нче “А”, 4нче “А”, 6нчы “А”, 7нче “Б”, 10нчы сыйныфлар иде. Гимназия коллективы барлык сыйныфларга һәм укучыларга алга таба да, шулай, күтәренке рухта тырышып укып, сыйныфтан тыш эшләрдә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп кала.
Источник: "Театраль композияцияләр" бәйгесе
К списку новостей










