Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 01.02.2024

Бүген "Россия- минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар видеоөзекләр карадылар, биремнәр эшләделәр.
-
"Фоксфорд" онлайн- мәктәп 01.02.2024

Профориентация юнәлеше буенча "Фоксфорд" онлайн- мәктәп вәкилләре югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Алар имтиханнарга әзерләнү һәм уку йортларын сайлау ысуллары турында сөйләделәр.
-
"Тәмле сүзләр" бәйгесе 31.01.2024

Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Тәмле сүзләр" Йолдыз Шәрапова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә гимназиябез укучылары актив катнаштылар. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Профориентация юнәлеше 30.01.2024

Бүген В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты вәкилләре 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары белән бизнес- уен үткәрделәр. Әлеге чара укучыларга киләчәктә профессия сайлауда ярдәм итү максатыннан уздырылды.
-
Йөзү буенча ярышта 30.01.2024

Идел буе мәктәпләре арасында уздырылган йөзү буенча ярышларда гимназия укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Молодцы!
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 29.01.2024

Дүшәмбе иртәсе гимназиябездә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Россиянең союзниклары" темасына сөйләшү алып барылды. Укучылар "союзник", "дипломат" төшенчәләре белән таныштылар һәм Ватанга хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
"Кояшлы бүләк" конкурсы 29.01.2024

Гимназиянең 2А сыйныфы укучылары Шакирова Зилә һәм Бадаев Рамазан "Кояшлы бүләк" татар җыры конкурсында катнашып кайттылар! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Өстәл теннисы ярышы 29.01.2024

Идел буе районы мәктәпләре арасында уздырылган өстәл теннисы ярышында укучыларыбыз актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Молодцы!
-
"ШАЯН ТВ"да кунакта 28.01.2024

Гимназиянең 2Б сыйныфы укучысы Замилов Вильдан "ШАЯН ТВ" каналында "Сәйлән" проектында катнашып кайтты! Молодец, Вильдан!
-
2024 ел - Гаилә елы 27.01.2024

2024 нче ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә- ул җылы учак. Учак янына якыннарыбыз һәм туганнарыбыз җыела. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
Бүген укучылар белән гаилә, туганлык җепләре, гаилә мөнәсәбәтләре темасына сөйләшүләр алып барылды.










