Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 24.06.2015

Бүген музыка көне уткәрелде. Клиплар конкурсы" Музыкаль каймак". Төшке аштан соң балалар ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 23.06.2015

Бүген лагерьда шахмат-шашка турниры узды. Балалар бик актив катнаштылар. Шахмат турниры: Мифтахов Азамат-1 урын, Харисов Булат-2 урын, Ганиев Тимур-3 урын.
Шашка турниры: Каримов Айдар-1 урын, Фатхуллин Дамир-2 урын, Валияхметова Дина һәм Афзалова Алия-3 урын -
Лагерь "Бәхетле балачак" 22.06.2015

Бүген безнең линейка хәтер минутыннан башланды. 22 нче июнь- сугыш башланган көн икәнен искә төшерелде. Төшке аштан соң "Нептун көне" уены уйнатылды. Кунакка Нептун килде. Ул су коенырга рөхсәт итә торган указ укыды. Һәрбер отрядтан су анасы сайланды. Алар матур итеп су биюен биеделәр. Соңыннан балалар су сибештеләр. Бик күңелле иде.
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 19.06.2015

Бүген бездә могҗиза- " Хәзинәне тап". Былтыр лагерьда ял итүче балалар яшереп куйган хәзинәләрне бүген эзләп таптылар. Ул хәзинәләрдә сәлам хатлары һәм теләкләр бар иде.
Шуннан соң актлар залында балалар өчен " Янгын куркынычсызлыгы" на багышланган викторина үткәрелде. Балалар сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Көннең икенче яртысында балалар ике лагерьга бүленеп " сәяхәткә"- " Crazy Park" һәм "Киномакс" ка барып кайттылар. -
Лагерь "Бәхетле балачак" 18.06.2015

Хәтер көне " Без сезне хәтерлибез". Рәсемнәр конкурсы
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 17.06.2015

Бүген мәктәп лагеренда "Юлда сак бул" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча кирәкле мәгълүмәт бирелде. Ахырдан,әлеге теманы ничек кабул итүләрен ачыклау максатыннан, төрле сорауларга җавап алынды. Алар үзләре юл билгеләрен уйлап таптылар.Иң яхшы юл билгеләренә конкурс игълан ителде. Балалар бик теләп катнашты.
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 16.06.2015

Бүген безнең лагерьда КВН уены булды. Бар да үзләренең җитезлекләрен,батырлыкларын сынадылар. Соңыннан малайларга бүләкләр,грамоталар тапшырылды.
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 15.06.2015

Бүген Россия көне хөрмәтенә әңгәмә үткәрелде. Балаларга төрле сораулар бирелде. Әлеге чара бик кызыклы һәм файдалы булды. Соңыннан балаларга Россия флагын ясау буенча конкурс игълан ителде.
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 11.06.2015

11 июнь. Яшь астрологлар көне " Планитарийда кунакта"
-
Лагерь "Бәхетле балачак" 10.06.2015

Без бүген жырлар дөньясына күчендек. Һәрбер отряд җырлар белән чыгыш ясадылар. Альфия Музакировна музыкаль уен үткәрде. Бик күңелле булды.










