Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" 17.03.2017

17 нче март көнне "Әнҗе бөртекләре" театр студиясе "Нәни Апуш әкиятләр сөйли" спектаклен сәхнәләштереп, Район күләмендә үткән "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" конкурсында I урын яулады. Афәрин, укучылар! Без сезнең белән горурланабыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" 17.03.2017

"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" район конкурсында нәфис сүз осталары номинациясендә 1 нче А сыйныфы укучысы Юнусова Рания (җитәкчесе Хамзина Р.Р.), 3 нче А сыйныфы укучылары Галеев Нияз һәм Салаватуллин Илназ (җитәкчесе Насибуллина Г.Р.) үзләренең якты чыгышлары белән жюриларда матур хатирәләр калдырды.
-
Марсель Салимҗанов исемендәге театр коллективлары конкурсы 16.03.2017

16 нчы март көнне район күләмендә үткәрелгән Марсель Салимҗанов исемендәге театр коллективлары конкурсында, безнең гимназиянең 3 нче А сыйныфы укучылары "Нәни Апуш әкиятләр сөйли" спектакле белән чыгыш ясады һәм I урынга лаек булды. Аларны әзерләгән югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Насибуллина Гөлфия Растамовна һәм озынайтылган көн группасы җитәкчесе Хабибуллина Диләфрүз Нурмөхәммәтовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Абака" математик уены 04.03.2017

4 нче март көнне гимназиябызның 6 нчы А сыйныфы укучылары 2 нче лицей интернатта булып узган "Абака" математик уенында катнашып, 3 урынга лаек булдылар. Ике сәгать вакыт дәвамлылыгында гимназистларыбыз төрле- төрле, катлаулы мәсьәләләр чишеп, җиңү өчен бик нык тырыштылар.
-
"Большие гонки" 01.03.2017

1 нче март көнне, "Дуслашу" балалар оешмасының активисты 5 нче А сыйныфы укучысы Вәлиәхмәтова Динә һәм педагог- оештыручы Закирова Айгөл- Идел буе районы педагог- оештыручылары һәм активист балалары арасында 10 нчы мәктәптә үткән "Болшие гонки" бәйгесендә катнаштылар. Биредә алар командаларга бүленеп төрле ярышларда катнаштылар һәм 1 нче урныга лаек булдылар. Әлеге җиңүләре белән без аларны кайнар котлыйбыз!
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2017

21нче февраль көнне Халыкара туган телләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, гимназиядә төрле чаралар үткәрелде.
Башлангыч сыйныфлар арасында “Туган телем – иркә гөлем” дигән темага стенгазета конкурсы уздырылды. Барлык укучылар да актив катнаштылар.
1нче сыйныф укучылары “Хәзинә” галереясенә сәяхәткә бардылар.
Габдулла Тукай иҗатына багышланган экскурсоводлар бәйгесе уздырылды.
-
"Лыжня России" 18.02.2017

18 нче февраль көнне гимназиябызның иң оста чаңгычылары “Лыжня России”да чыгыш ясадылар. Егетләребез һәм кызларыбыз чаңгыда бик җитез һәм тиз шуып, әйбәт күрсәткечләргә лаек булдылар. Афәрин, укучылар! Без Сезнең белән горурланабыз!
-
"Аҗаган" уены 15.02.2017

15 нче февральдә “Дуслашу” балалар оешмасының активисты, 6 нчы Б сыйныфы укучысы Хөснетдинов Фаил 42 нче мәктәп территориясендә үткәрелгән «Аҗаган” уенында катнашты. Биредә укучылар командаларга бүленеп, үзара төрле сынауларда ярышып, күтәренке кәеф алып, рәхәтләнеп ял итеп, күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәреп кайттылар.
-
Ата - аналар җыелышы 15.02.2017

15нче февраль көнне гимназиябездә 9нчы сыйныф укучыларының ата - аналары белән БДИ буенча очрашу уздырылды. Җыелышта имтиханга әзерлек турында анализ бирелде. Имтихан бирүче балаларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ата - аналарының ризалыгы бирелеп имзалар куелды. Җыелыш бик җылы атмосферада яхшы нәтиҗәле булып үтте.
-
"Мистер һәм Миссис Валентинка" 14.02.2017

Гимназиядә Гашыйклар көне уңаеннан “Мистер һәм Миссис Валентинка” бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә башлангыч сыйныфлар арасыннан “Миссис Валентинка” булып- Газдалова Диляра (3А) , ә “Мистер Валентин” булып– Кәримов Руслан (2Б) табылды. Әлеге укучыларны без кайнар котлыйбыз!










