Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
«Гәүһәр» балалар фестивале 07.02.2023

Бүген «Гәүһәр» балалар фестивалендә «Хәрәкәттә - бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясадылар. Хисап концерты “Чулпан” мәдәни үзәгендә узды. Анда мәктәп һәм балалар бакчасы укучылары татар биюе һәм сөйләм сәнгате дәресләрендә алган осталыкларын күрсәттеләр. Бу фестивальдә безнең гимназия укучылары да чыгыш ясадылар.
"Без укучыларыбыз белән бик горурланабыз, киләчәктә дә аларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын" дип, үз теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры, Гөлшат Әбүзаровна
-
Сәнгать атналыгын йомгаклап... 04.02.2023

Сәнгать атналыгын йомгаклап, һәр 1 нче сыйныф үз классында *Кышкы уеннар* дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды. Кыш көне таудан чана, чаңгы шуу, кар бабай әвәләү, тимераякта ярышу һәр баланың иң яраткан шөгыле.
-
Мастер класс 03.02.2023

1б сыйныфы укучылары технология дәресендә мастер класс уздырды. Төрле ысуллар кулланып, бик кызыклы, оригиналь һәм шул ук вакытта иң кирәкле булган китап кыстыргычы ясадылар.
"Ул иң җиңел һәм мавыктыргыч эш, кыстыргычны бала үзе яки өлкәннәр ярдәме белән дә эшли ала. Ә үзебезнең осталык булганда ни өчен сатып алырга соң?!" - ди сыйныф җитәкчеләре, Лилия Гансовна. -
"Казан сандугачы - 2023" 03.02.2023

3 нче февраль көнне гимназиябездә "Казан сандугачы - 2023" җыр бәйгесенең шәһәр этабы булып узды. 130 дан артык катнашучы төрле номинациядә үзләрен сынадылар.Бу бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да алга таба уңышлар теләп калабыз!
-
КВН - ВИКТОРИНА 02.02.2023

Буген гимназиябездә 6 нчы сыйныфлар арасында сынлы сәнгать буенча КВН - ВИКТОРИНА уткәрелде. Бу чарада укучылар рәссам осталыкларын да сынадылар, шулай ук төрле сорауларга да җавап эзләделәр.
Нәтиҗәдә, 6А сыйныфы - 32 балл, 6В сыйныфы укучылары 33 балл җыйдылар.
Чараны оештырган укытучыбыз, Равилә Хәйдәровнага зур рәхмәт!
-
"Волейбол лигасы" ярышы 02.02.2023

Спортка килгәндә, бүген 10-11нче сыйныф укучылары арасында "Волейбол лигасы" ярышы булып узды. Ярыш бик кызыклы формада үтте. Уен ике этаптан торды. Беренче этапта, укучылар спортка кагылышлы тест биремнәрен үтәделәр, икенче этап иң мөһим этап, ул да булса волейболны барлык кагыйдәләргә дә таянып уйнау иде.
Барлык төркемнәр дә бик нык тырыштылар. Уен булгач, аның җиңүчесе дә һәм җиңелүчесе дә була.
Нәтиҗәдә, 11 нче сыйныф укучылары иң күп очко җыеп, җиңүче дип табылды.
Афәрин, укучылар! Алга таба да көчле һәм җитез булыгыз!
Ә без ,үз чиратыбызда, ярышны оештырган өчен, укытучыларыбыз, Лилия Камилевнага һәм Айзат Рифатовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Көйне уйлап тап" - җырлы викторина 02.02.2023

Сәнгать атналыгы кысаларында, җыр дәресе укытучысы, Фәридә Гайнетдиновна да үзенең дәресләрендә, атна дәвамында, һәрбер сыйныф белән "Көйне уйлап тап"(Угадай мелодию) дип исемләнгән җырлы викториналар уздыра. Укучыларга да мондый төрдәге уенлы дәресләр бик ошый. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары аның дәресләренә бик теләп йөриләр.
-
Сәнгать атналыгы дәвам итә 01.02.2023

Сәнгать атналыгы кысаларында укучылар белән мәгълүмати стендлар әзерләнде.
-
"Иң акыллы сыйныф" дип исемләнгән брейн - ринг 31.01.2023

Бүген 9-11 сыйныфлар арасында "Иң акыллы сыйныф" дип исемләнгән брейн - ринг уздырылды. Уен җылы һәм дустанә атмосферада үтте, укучылар бик актив катнаштылар. Әлеге чарада 9А сыйныф укучылары җиңү яулады. Уенны үткәргән өчен Гөлназ Мәҗитовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
-
Минем яраткан сыйныфым 30.01.2023

1А сыйныф укучылары "Минем яраткан сыйныфым" темасы буенча проект эшләре башкардылар. Һәр укучы үз сыйныфын, дусларын яратуы турында сөйләде.










