Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Шалинский детский сад «Тургай» Пестречинского муниципального района Республики Татарстан//Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шәле «Тургай» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422796, с. Шали, ул. Хайруллина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-673-53-15 |
| E-Mail: | Sh.Turgay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Шалинский детский сад «Тургай»\\МБМББУ Шәле "Тургай" балалар бакчасы |
| Руководитель: | Гумерова Фания Габдулганиевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 138 детей//бала |
| У нас учат: | 8 воспитателей, старший воспитатель и музыкальный руководитель// 8 тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм музыка җитәкчесе |
День Нептуна
СЕМИНАР-ПРАКТИКУМ
Опубликовано: 18.01.2019МБМББУ Шәле «Тургай» балалар бакчасында база балалар бакчасы эше кысаларында“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә рус телен өйрәнү буенча УМКны гамәлгә ашыру” темасы буенча СЕМИНАР-ПРАКТИКУМ узды.
Семинар үткәрү планы нигезендә «Татар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә рус телен укыту эшен оештыру» темасына тәрбияче Сафина Г.Р. чыгыш ясады.Ул “Тургай” балалар бакчасында рус телен укыту эше белән таныштырды, тәсфирлап сөйләде.
Аннары өлкән тәрбияче Хәйруллина Л.А. тәрбиячеләргә “Тәрбиячеләрне укыту-методик комплектларны белү һәм куллану” темасына акеталау үткәрде.Чыгышны дәвам итте тәрбияче Абдуллина Г.И..Ул “Балалар белән аралашу культурасы буенча тәрбиячеләр өчен белешмәлекләр” белән таныштырды.Белешмәлекләрне тәрбиячеләргә дә өләште. Семинарны Галиахметова Л.Р дәвам итте. Ул тәрбиячеләргә“Сөйләм үсеше буенча якынча диалоглар УМК «Рус телен өйрәнәбез” тәкъдим итте. Әзер диалогларны тәрбиячеләргә тәкъдим итте. Адиятуллина А.Д. аз комплектлы татар балалар бакчасында рус телен укыту эшен оештыру буенча чыгыш ясады.
Теоретик өлештән соң, гамәле эш башланды. Сафина Г.М. зурлар төркем балалары белән тәрбиячеләргә “Рус телен өйрәнгәндә музыкаль-ритмик күнегүләрнең файдалыгы” темасына мастер-класс күрсәтте.Аннары барлык тәрбиячеләр “Рус телен өйрәнәбез” укыту-методик комплектларына нигезләнеп балалар өчен дидактик уеннарын күрсәтеп үттеләр.Газимова Л.Г. килгән кунакларга УМК һәм милли почмакларны күрсәтеп төркемнәргә экскурсия ясады.
К списку новостей













