Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Начальная общеобразовательная школа №5» г. Нурлат РТ\Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре «5 башлангыч гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский муниципальный район, г. Нурлат, ул. Верхненурлатская, д. 28/ 423040, Татарстан Республикасы, Норлат муниципаль районы, Норлат шәһәре, Югары Норлат урамы, 28-нче йорт |
Телефон: | +7(843)-453-20-08 |
E-Mail: | Shkola.Nur5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Начальная общеобразовательная школа №5" г.Нурлат РТ |
Руководитель: | Махмутова Зульфия Мунировна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 8 учеников, 12 воспитанников |
У нас учат: | 1 учитель, 2 воспитателя/1 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Начальная общеобразовательная школа №5» г. Нурлат РТ\Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре «5 башлангыч гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Тукай һәйкәленә чәчәкләр 26.04.2021
Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Алар мәдәният йорты каршында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.
-
Шигърият бәйрәме 26.04.2021
Бүген 26 апрель көнне, 5 нче номерлы башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары, башлангыч мәктәп укучылары Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте.
Балалар әдибебезнең шигырьләрен сөйләде,җырларын җырлады,әкиятләрен сәхнәләштерде. Шигърият бәйрәмендә шәһәрдән мәртәбәле кунаклар, җирле язучыларыбыз, шагыйрьләребез дә катнашты.
Бәйрәм Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.
-
Экологик өмә/Экологический субботник 24.04.2021
Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала.
Шушыларны истә тотып, Нурлат шәһәренең 5 нче башлангыч мәктәбендә экологик өмә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары да олылырдан калышмаска теләп эшләделәр. Санитар-экологик кысаларында мәктәп-бакча һәм мәктәп-бакча яны территорияләре кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды. Өмәдә барлык укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр катнашты.
-
День здоровья\Сәламәтлек көне 07.04.2021
7 апреля отмечается Всемирный день здоровья. Этот праздник является важным для каждого, кто заботится о своем благополучии, здоровом теле и крепком духе.
Сегодня в нашей школе мы провели флешмоб в рамках Всемирного Дня здоровья.
День здоровья в школе – это весёлый праздник, праздник хорошего настроения, спорта и здоровья. Чтобы наше будущее было здоровым, нужно с малых лет знакомить детей с навыками здорового образа жизни, воспитывать в них бережное отношение к здоровью, прививать любовь к спорту.
-
Читаем сказки/Әкиятләр укыйбыз 30.03.2021
Наши ученики приняли участие во Всероссийской акции «Через сказки к миру и согласию: читаем народные сказки на родном языке», которая приурочена к проведению в 2021 году - Года родных языков и народного единства в Республике Татарстан.
-
Нәүрүз, котлы булсын! 21.03.2021
5 нче башлангыч гомум белем бирү мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте. Тәрбиячеләр, укытучылар белән берлектә үткәрелгән чарада балалар, башлангыч сыйныф укучылары кызыклы уеннарда катнашты, җырлап-биеп күңел ачты. Ахырдан Нәүрүзбикә белән Кыш бабай, канат тартышып, бер-берсенең көчен сынады. Балаларның яз килүен тели-тели Нәүрүзбикәгә көч бирүе бушка китмәде: Кыш бабай, көчсезлеген белдереп, патшалык итүне Яз кызына тапшырды. Соңыннан балалар, бәйрәмне тәмамлап кайнар коймак белән чәй эчте.
-
Әниләргә бүләк/ Подарок мамам 05.03.2021
Башлангыч сыйныф укучылары 8 март бәйрәменә әнәләренә бүләкне үз куллары белән эшләде.
Учащиеся начальной школы сделали подарок мамам на 8 марта своими руками.
-
Туган телем-иркә гөлем! 19.02.2021
Безнең мәктәптә 21 нче февраль – халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем-иркә гөлем!" шигърият бәйрәме узды. Укучылар яраткан татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, татар халкының бишек җырларын көйләделәр.
В нашей школе прошел праздник поэзии, посвященный Международному дню родного языка Учащиеся читали стихи любимых татарских поэтов, исполнили колыбельные песни татарского народа.
-
Муса Җәлил-үлемсез шагыйр! 15.02.2021
Бүген, 15 нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Аларның үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия. Мәктәбебзнең башлангыч сыйныф укучылары өчен шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.
Җәлилнең тормышы җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. Укучылар бу кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр.
Муса Җәлил шигырьләре хәзерге яшь буынга тирән белем һәм тәрбия бирә, балаларыбызның Җәлил кебек курку белмәс, үз Ватанына тугры булган уллар һәм кызлар булып үсүендә зур роль уйный, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә.
-
7 февраль-Татарстан гербы көне 07.02.2021
7 февраль – Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Бу уңайдан мәдәния йорты китапханәсендә 5 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә “Герб-дәүләт символы” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды.
Крылатый барс является символом Татарстана с 1992 года. Вот уже 27 лет представляет он Республику на международной арене, украшает знамёна, улицы и дома.