Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 12 «Буратино» общеразвивающего вида» г. Нурлат Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 12 нче номерлы "Буратино" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский район, г. Нурлат, ул. им З.Т.Тимирзянова, д. 13 / 423040, Татарстан Республикасы, Нурлат районы, Нурлат шәһәре, З.Т.Тимерҗанов ис ур., 13 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-452-40-67 |
E-Mail: | Nur.Dsburatino@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад № 12 «Буратино» |
Руководитель: | Абдульманова Гелсинур Гумеровна |
Год основания учреждения: | 2016 |
У нас учатся: | 272 воспитанника/тәрбияләнүче |
У нас учат: | 29 педагогов/педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 12 «Буратино» общеразвивающего вида» г. Нурлат Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 12 нче номерлы "Буратино" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Книжный город ждёт героев!/Китап шәһәре геройларны көтә! 05.03.2025
На прошлой неделе воспитанники группы "Фиксики" были юными исследователями и отправились в захватывающее путешествие по Книжному городу! На каждой станции их ждали интересные задания, требующие знаний, смекалки и командной работы. Ребята разгадывали загадки, вспоминали героев сказок, собирали пазлы, участвовали в викторинах и даже рисовали иллюстрации! Финальной станцией стал "Аквариум", где нужно было расшифровать названия известных сказок! Путешествие по Книжному городу - это отличный способ привить детям любовь к чтению и знаниям!
Узган атнада "Фиксики" төркеме тәрбияләнүчеләре яшь тикшеренүчеләр иде һәм китап шәһәре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр! Һәр станциядә аларны белем, зирәклек һәм командалы эш таләп итә торган кызыклы биремнәр көтте. Балалар табышмакларны чиштеләр, әкият геройларын искә төшерделәр, пазллар җыйдылар, викториналарда катнаштылар һәм хәтта иллюстрацияләр дә ясадылар! Финал станциясе "Аквариум" булды һәм анда танылган әкиятләрнең исемнәрен аңлатырга кирәк иде! Китап шәһәре буйлап сәяхәт итү-балаларда укуга һәм белемгә мәхәббәт тәрбияләүнең менә дигән ысулы!
-
Маленькие звёздочки поздравляют с 8 Марта!/Бәләкәй йолдызчыклар 8нче март белән котлый! 04.03.2025
Сегодня в нашем детском саду было особенно тепло и радостно! Малыши устроили восхитительный утренник, посвященный 8 Марта! Задорные песенки и милые танцы – всё это ребята посвятили своим любимым мамам и бабушкам. Маленькие звёздочки блистали в музыкальном зале, даря всем присутствующим море улыбок и позитивных эмоций!
Бүген безнең балалар бакчасында аеруча җылы һәм шатлыклы булды! Балалар 8нче мартка багышланган искиткеч бәйрәм оештырдылар! Дәртле җырлар һәм матур биюләрне балалар үзләренең яраткан әниләренә һәм әбиләренә багышладылар. Музыка залында бәләкәй йолдызчыклар балкып торды һәм җыелганнарның барысына да уңай хис-кичерешләр, елмаюлар бүләк итте!
-
Маленькие сказочники: рождаются книжки-малышки!/Кечкенә әкиятчеләр: кечкенә китаплар туа! 04.03.2025
В группе "Нурлар" расцвели таланты! Юные писатели и иллюстраторы создают свои первые книжки-малышки! Ребята сочиняют удивительные истории, населяют их волшебными персонажами и с любовью оформляют каждую страничку. Эти книжки - настоящее сокровище, ведь они созданы детскими руками и полны искренней фантазии. Создание книжек-малышек - это не только развитие творческих способностей и речи, но и возможность почувствовать себя настоящим автором!
"Нурлар" төркемендә талантлар чәчәк атты! Яшь язучылар һәм иллюстраторлар үзләренең беренче кечкенә китапларын тудыралар! Балалар гаҗәеп хикәяләр иҗат итәләр, аларны тылсымлы персонажлар белән тутыралар һәм һәр битен яратып бизиләр. Бу китаплар - чын хәзинә. Алар бит балалар кулы белән иҗат ителгән һәм ихлас фантазия белән тулы. Нәни китаплар төзү-иҗади сәләтләрне һәм сөйләмне үстерү генә түгел, бәлки үзеңне чын автор итеп хис итү мөмкинлеге дә ул!
-
Праздник женщин к нам пришел!/Безгә хатын – кызлар бәйрәме килде! 04.03.2025
Снег растаял, солнце светит,
И подснежник вновь расцвел,
Самый радостный на свете
Праздник женщин к нам пришел!
Всех сегодня поздравляем,
Расцветайте, как цветы!
И подарков вам желаем
Небывалой красоты!
Бар Җир шары бүген дулкынлана –
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез –
Сезнең шатлык безгә юаныч!
-
Второй шанс для мусора: создаём шар из бросового материала!/Чүп-чар өчен икенче мөмкинлек: ташландык материалдан шар ясыйбыз! 03.03.2025
Сегодня в группе "Крошки" прошла настоящая эко-акция! Ребята превратили обычный бросовый материал в необычные поделки - креативные шары! Это отличный способ научить детей бережному отношению к природе, развивать творческие способности и дать вторую жизнь ненужным вещам!
Бүген "Крошки" төркемендә чын эко-акция узды! Балалар гадәти ташландык материалны гадәти булмаган эшләнмәләргә - креатив шарларга әйләндерделәр! Бу балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтүнең, иҗади сәләтләрен үстерүнең һәм кирәкмәгән әйберләргә икенче тормыш бирүнең менә дигән ысулы!
-
Осторожно: Грипп!/Сак Булыгыз: Грипп! 03.03.2025
-
Озеро мечты из "Бабашек"!/“Бабашкалар" дан хыяллар күле! 03.03.2025
В группе "Гномики" сегодня кипела стройка! Юные архитекторы и рыбаки решили построить настоящее озеро... из деревянного конструктора "Бабашки"! Из брусочков и дощечек возникли берега, мостики и даже плотина! А потом, конечно, пришло время "зарыбления"! Дети с увлечением мастерили рыбок из бумаги и запускали их в своё рукотворное озеро. Теперь у нас есть прекрасное место для рыбалки, игр и развития фантазии! "Бабашки" - это не просто конструктор, это целый мир возможностей!
"Гномиклар" төркемендә бүген төзелеш кайный иде! Яшь архитекторлар һәм балыкчылар чын күл төзергә карар кылалар... "Бабашкалар" агач конструкторыннан! Борыслардан һәм такталардан ярлар, күперләр һәм хәтта буа да калкып чыкты! Ә аннары, әлбәттә, "балык тоту" вакыты җитте! Балалар мавыгып кәгазьдән балык ясадылар һәм аларны үзләренең кулдан ясалган күлләренә җибәрделәр. Хәзер бездә балык тоту, уеннар уйнау һәм фантазия үстерү өчен менә дигән урын бар! "Бабашкалар" - ул конструктор гына түгел, бу мөмкинлекләр дөньясы!
-
QR - код для прохождения качества условий осуществления образовательной деятельности/Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларының сыйфатын узу өчен QR-код 28.02.2025
QR-код дает возможность открыть страницу организации на сайте bus.gov.ru либо в мобильном приложении «Наше мнение» (на выбор пользователя) и получить возможность:
- оценить качество условий осуществления образовательной деятельности организацией и оставить отзыв;
- ознакомиться с планом по устранению недостатков в организации по результатам проведенной независимой оценки;
- отметку о согласии или несогласии с результатами независимой оценки.
QR-код оешманың сайттагы битен bus.gov.ru яки «Безнең фикер " мобиль кушымтасын (кулланучыга сайларга) ачарга мөмкинлек бирә:
- оешманың белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларының сыйфатын бәяләргә һәм бәяләмә калдырырга;
- оешмада уздырылган бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләрне бетерү планы белән танышырга;
- бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән килешү яки килешмәү турында тамга.
-
Масленичные гуляния/Май чабу бәйрәмнәре 28.02.2025
Наши дошколята показали настоящую удаль и задор на Масленичных гуляниях! Они с удовольствием участвовали во всех играх, конкурсах и в хороводах вокруг чучела Масленицы. Энергия била ключом! Мы очень рады, что ребята смогли не только повеселиться, но и проявить свою ловкость, смекалку и командный дух!
Май чабу бәйрәмнәрендә безнең нәни балаларыбыз чын-чынлап осталык һәм дәрт күрсәттеләр! Алар барлык уеннарда, конкурсларда һәм Масленица карачкысы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнауда бик теләп катнаштылар. Энергия ташып торды! Без балаларның күңел ачып кына калмыйча, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен һәм команда рухын күрсәтә алуларына бик шатбыз!
-
Муниципальный конкурс "Патриотической песни"/"Патриотик җыр"муниципаль конкурсы 27.02.2025
Поздравляем Гимадиева Сулеймана, воспитанника старшей группы "Кояшкай" и руководителей Изилю Вазыховну и Раилю Рафаиловну с блестящим выступлением на муниципальном конкурсе "Патриотической песни"! Он показал свой талант, душевно исполнил песню и занял почётное ВТОРОЕ МЕСТО! Отдельное спасибо родителям, что поддержали его участие и повторяли репертуар дома. Мы очень гордимся Сулейманом и желаем ему дальнейших творческих успехов и новых побед! Пусть его голос и дальше вдохновляет и трогает сердца! Молодец!
"Кояшкай" зурлар төркемендә тәрбияләнүче Гыймадиев Сөләйманны, җитәкчеләре Изилә Вазыйх кызын һәм Раилә Рафаил кызын "Патриотик җыр"муниципаль конкурсында искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз! Ул үзенең талантын күрсәтте, җырны ихлас күңелдән башкарды һәм мактаулы икенче урынга лаек булды! Аның әти-әниләренә катнашуын хуплаулары һәм өйдә репертуарны кабатлаулары өчен аерым рәхмәт. Без Сөләйман белән бик горурланабыз һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! Аның тавышы киләчәктә дә йөрәкләрне рухландырсын һәм дулкынландырсын! Молодец!