Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №5 «Камыр Батыр» общеразвивающего вида" г. Нурлат РТ\ Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре “Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 5 нче номерлы “Камыр Батыр” балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский муниципальный район, г. Нурлат ул.им.A.К. Самаренкина д.9 / 423040 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы. Нурлат шәhәре, А.К. Самаренкин исемендәге урам, 9-нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-452-26-49 |
E-Mail: | kamyr.batyr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №5 «Камыр Батыр» |
Руководитель: | Тухватуллина Лейсан Ильхамовна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 151 воспитанников |
У нас учат: | 24 педагога \ 24 педагог |
Все новости детского сада
Метод берләшмә булды
Опубликовано: 14.04.2017
Чираттагы метод берләшмә14нче апрель көнне "Камыр Батыр" балалар бакчасында булды. Бу берләшмәгә Фәридә Харисовна Абзяпарова җитәкчелегендә районыбызныӊ татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләре җыелган иде. Беренче кечкенәләр "В" татар төркемендә эшләүче тәрбияче Ләйсән Хафизовна Вафина сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча төзелгән "Теремкәй - дуслык иле" дип аталган шөгыль күрсәтте. Шөгыль "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү формасында алып барылды. Сюрприз"башлык"лар табу белән башланып киткән шөгыль, "башлык"лар кигән балаларныӊ тәрбияче белән берлектә урмандагы матур теремкәйгә сәяхәте белән дәвам итте, соӊрак балалар тарафыннан шигырь сөйләү һәм нәтиҗә булып, балаларныӊ дуслыкларын күрсәткән күмәк "Түгәрәк" биюе белән тәмамланды. Шөгыль бар яктан да камил, төзек, яшь үзенчәлекләрен күздә тотып оештырылган булганлыктан, куелган максат, бурычларны тулысынча аклады. Тамашачыларга, килгән кунакларга бик ошады һәм уӊай бәяләнде.
Шөгыльдән соӊ Ләйсән Хафиз кызы тарафыннан "Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү" дигән темага чыгыш тыӊланылды. Чыгыштан соӊ, килгән кунаклар белән "Аяк театры" курчаклары ярдәмендә уен уйнатылды. Метод берләшмә, шул бакчада эшләүче тәрбиячеләр - Надежда Алексеевна, Зинаида Алексеевна, Ләйсән Рөстәмовна, Рәмилә Кирамовна, Лилия Равилевна, Зилә Зәйнетдиновна, Наталья Петровна һ.б. ярдәме белән әзерләнгән "Тылсымлы театр дөньясы" дигән күргәзмә белән тәмамланды. Метод берләшмәгә килгән һәркем күтәренке кәеф, уӊай йогынтылар белән таралышты.
К списку новостей