Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423183, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Шахмайкино, ул. Центральная, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-483-84-09 |
E-Mail: | Sshah.Nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Шахмайкинская СОШ Новошешминского района РТ» |
Руководитель: | Нуртдинова Резеда Рафкатовна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
IТ-Чемпион 01.06.2013
«IТ-Чемпион» конкурсының "Иң актив укучы" номинациясендә җиңү яулаган Кашапов Әлфисне (355 балл) ихлас күңелдән зур җиңүе белән бөтен мәктәп коллективы котлый. Кыйммәтле бүләкләр тапшыру (iPad) тантанасы 2013 елның 01 июнендә, ГАУ «Югары технологияләр "ИТ-парк" ында узды.
-
Бәхетле балачак фестивале 31.05.2013
31 май көнне Красный Октябрь авылында район мәктәбе балаларының "Бәхетле балачак" фестивале булып узды. Безнең мәктәптән Нуруллин Айнур ("История моей семьи"), Кашапова Ландыш ("Русская народная игрушка"), Илалов Ислам ("Электричество"), Абдуллина Камиля ("Дети рисуют страну"), Галимова Адиля ("История моей семьи"), Ризванова Алия ("Рисунок на тему "23 февраля" ")фестивальдән мактау грамоталары һәм бүләкләр белән кайттылар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 27.05.2013 Хәерле юл! Хәерле юл сезгә, укучылар! Максатларга барып җитегез Ашкынганда гомер юлларыннан Язмышны да узып китегез! Хәерле юл! Ярты юлда юллар өзелмәсен, Хәерле юл, сезгә, хәерле юл! Бәхет үзе түгел, Җирдә бәхет Эзләүчеләр безгә кадерле Хәерле юл.!
-
Хәрби җыеннар 27.05.2013
27 май көнне 10 сыйныф укучылары зур сәфәргә чыгып киттеләр. Район үзәгендә урнашкан "Олиимп" спорт сараенда алар өч көн дәвамында хәрби хезмәт нигезләрен үзләштерәчәкләр.
-
Җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу 24.05.2013
24 май көнне һәр сыйныфта җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә инструктажлар үткәрелде.
-
Милли кухня көне 20.05.2013
Башкорт халкының милли ризыкларыннан бай табынны карарга килгән район комиссиясе вәкилләре бик канәгать калдылар.
-
18 май - урман утыртучылар көне 17.05.2013
Бу көнне мәктәп укучылары Сабан туе мәйданына 80 төп тупыл һәм миләш агачлары утырттылар.Халкыбызның байлыгы булган урманнарны яклыйк, саклыйк һәм яратыйк.
-
"Спорт сөюче гаилә" бәйрәме 15.05.2013
15 май көнне 16 сәгатьтә мәктәптә универсиадага багышланган "Спорт сөюче гаилә" дигән бик күңелле бәйрәм булып үтте. 12 гаилә көч сынашты. Бүләкләр алырга ярдәм итүче Абдуллин Рәкыйп Рифкать улына, Адиуллина Әминә Хафиз кызына, Шәйхетдинова Фидания Срур кызына, Багаутдинова Харидә Мөхәммәт кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Экологик десант 15.05.2013
15 май көнне 5-8 сыйныфларда экологик десант, 9-11 сыйныфларда экологик дәрес үткәрелде.
-
Бөек Җиңү бәйрәмендә 09.05.2013
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!