Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423183, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Шахмайкино, ул. Центральная, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-483-84-09 |
| E-Mail: | Sshah.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шахмайкинская СОШ Новошешминского района РТ» |
| Руководитель: | Нуртдинова Резеда Рафкатовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
IТ-Чемпион 24.12.2013

Наш ученик Илалов Ислам (694 балл) - в списке победителей Республиканского конкурса «IТ-Чемпион» среди учащихся общеобразовательных учреждений Республики Татарстан в балльно-рейтинговой номинации «Самый активный школьник» (третий этап). Поздравляем !!!
-
Чистайда татар-башкорт көрәш ярышы 21.12.2013

Чистай районы башлыгы призына үткәрелгән татар - башкорт көрәше ярышында, районыбыз данын яклап, безнең егетләребез көрәште. Менә алар:
Сабиров Булат - 7 сыйныф (II урын)
Шәйхетдинов Динар - 10 сыйныф (II урын)
Миннебаев Динар - 11 сыйныф (III урын)
Миннебаев Ленар - 11 сыйныф (I урын)
Әхметвәлиев Нәзир - 11 сыйныф (I урын)
Госсаметдинов Айдар - 10 сыйныф (III урын)
Лотфуллин Рәмзил - 10 сыйныф (II урын)
Гирфанов Илфат - 9 сыйныф (II урын).
Нәтиҗәдә безнең команда - II урында. Зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә уңышлар сезгә, егетләр!
Спорт ярышларында җиңүчеләребезне бүләкләп торучы даими иганәчебез - Ахсанов Әмир абыйга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Тестирование 16.12.2013

10 нчы декабьдән башлап 20 декабрьга кадәр https://edu.tatar.ru сайты 5-11 сыйныфларда төрле фәннәр буенча тестлар үткәрә. 11 сыйныфлар тест эшлиләр.
-
Кикбоксинг буенча җиңү.
14.12.2013
12 - 14 нче декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан беренчелегенә узган кикбоксинг буенча ярышта Кашапов Әлфис һәм Багаутдинов Ранис 48 кг кадәр авырлыкта 2 нче урынны яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Назимә Галимҗан кызының гомер бәйрәме 02.12.2013

Бүген Нәзимә Габдуллаҗан кызының 55 яшьлек гомер бәйрәме-туган көне. Кадерле хезмәттәшебезне чын күңелдән гүзәл бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Син эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яулыйсың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Бетерсәң дә, кабат башласаң да,
Елларыңның фәлән дистәсен,
Йөзләреңдә көләч нур балкысын,
Күзләреңңән шатлык китмәсен.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2013

Башлангыч сыйныфлар әниләрне бәйрәм белән котлап бик матур, эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчеләре Ахметзянова Фәния Камил кызы да бу котлауларга кушыла.
-
Алмаз Хамзин бездә кунакта 25.11.2013

25 ноябрь көнне мәктәбебезгә Казан утлары нәшриятыннан кунаклар килде. Әдәби музыкаль кичәдә Алмаз Хамзин, Алия Хамзина башкаруында җырлар яңгырады, Казан утлары журналының җаваплы сәркәтибе - Алмаз Гыймадиев укучыларга алып килгән "күчтәнәчләрен" өләште
-
Республиканский семинар 21.11.2013

21 ноября 2013 года учитель русского языка и литературы Сабирова Гульнар Камиловна представила свой опыт работы на республиканском семинаре по теме «Использование ресурсов интерактивного оборудования в целях активизации познавательной деятельности учащихся », показала мастер-класс «Мое открытие».
-
Олимпиада көндәлеге 18.11.2013

Экология буенча район олимпиадасында Багаутдинова Ралия (11 сыйныф) һәм Гильманов Рәмзис (9 сыйныф) 2 нче призлы урынны яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Олимпиада көндәлеге 16.11.2013

Физик тәрбия буенча район олимпиадасында 1 урынны Ризванова Алия (8 нче сыйныф) һәм 2 нче урынны Киргизбоев Мубин (8 сыйныф) яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз.









