муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Стоп коррупция!" 03.12.2019
5-9 нчы сыйныфлар арасында Коррупциягә каршы "Стоп коррупция!" дигән исем астында плакатлар бәйгесе үтте.
-
5-9 нчы сыйныфлар арасында "Стоп коррупции!" плакатлар бәйгесе. 03.12.2019
-
"Надо жить честно" 02.12.2019
Мәктәбебездә 1-4 нче сыйныфлар арасында Коррупциягә каршы "Надо жить честно!" темасына рәсем бәйгесе үтте.
-
"Әдәби марафон" проекты 26.11.2019
-
Өйнең яме ана белән. 23.11.2019
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм , әнием, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә.
-
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 22.11.2019
Сүлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, мәктәбебездә “Тел күрке – сүз” сыйныф сәгате үткәрелде, кешелек өчен тел төрлелеге һәм байлыгы әһәмияте турында сүз барды. Чараны рус теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче оештырдылар.
Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 22 ноябрьдә – гомуммәгълүм сүзлекче галим В.И.Даль туган көнне билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләүне, беренче рус теле аңлатмалы сүзлеге басылуга 150 ел тулу нисбәтеннән,2010 елда тәкъдим иттеләр.
-
"Әнием кадерлем"! рәсемнәр бәйгесе 21.11.2019
-
"Иң кадерле әниемә" 20.11.2019
-
«Көзге каникуллар» башланды. 30.10.2019
Бүгеннән укучыларның көзге каникуллары башланды. Ул 6 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 7 ноябрьдән исә икенче чирек башлана.
Каникул чорында тугызынчы сыйныфлар график буенча төп дәүләт имтиханы буенча консультацияләргә йөриячәкләр. Консультация математика, рус теле, татар теле, география буенча оештырыла.
Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.
Иң мөһиме - ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.
Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.
Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.
Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!
-
"Сөмбелә-2019" бәйрәме 29.10.2019
Тышта алтын - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.
Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.
Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын-сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан тәкыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән.
Сөмбелә гарәп теленнән “башак”, “иген” дип тәрҗемә ителә. Акбүре мәктәбендә дә 1-5 нче сыйныфлар арасында “Сөмбелә бәйрәме-2019”үтте. Укучылар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар.
Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды. Укучылар да, укытучылар да канәгать булып, өйләргә таралышты.