муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Раштуа — сафлык бәйрәме! 07.01.2020
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 27.12.2019
26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә 1-9 нчы сыйныфларының чыршы бәйрәме узды.
-
Өр-яңа ел килә, өр-яңа. Чынлап яңа булсын ул. Кояш кебек, һәммә кешегә дә Тигез көлеп торсын ул. Күз яшьләре онытылып торсын, Артка чиксен кайгы-борчулар. Элеккечә утлар янып торсын, Балкып торсын шулай чыршылар 25.12.2019
-
"Кар шәһәрчеге" әзер 24.12.2019
-
2020 ел төсе – ак 23.12.2019
Яңа 2020 елның төп төсе – ак төс. Бер яктан, ул чисталык, камиллекне аңлатса, икенче яктан – теләсә нинди рәсем ясау мөмкинлеге, үзеңнең хис-тойгыларың һәм гамәлләрең белән үзең теләгән төсне булдыру мөмкинлеге. Металл бик көчле ярдәм көченә ия. Көнчыгыш фәлсәфәсендә әлеге стихия үз дигәнеңдә торуны, тәвәккәллекне, үҗәтлекне гәүдәләндерә.
2020 елның төсләре түбәндәге стихияләргә туры килә:
Ак – байлык.
Сөт төсеннән алып, якты соры төскә кадәр – мәхәббәт.
Көмешсыман – уңыш.
Корыч төсеннән алып, графит төсенә кадәр – күңел тынычлыгы.
Кара – өйдә яхшы атмосфера.
Ир-атлар өчен актуаль булган төсләр гаммасы хатын-кызларда аптырау һәм “Нәрсә кияргә?” дигән сорау тудырырга мөмкин. Ә күзгә ташланып тора торган төсләр, салават күпере төсләре белән нишләргә? Гади төсләргә өстенлек бирергәме?
Һич кенә дә – юк. Койрыклы җәнлекнең табигать баласы икәнен онытмагыз, шуңа күрә төрле төсләргә өстенлек бирергә була.
2020 ел хуҗасы, һичшиксез, үлән, җир, сусыл җиләк-җимеш төсләрен дә хуп күрер – яшел, зәңгәр, алсу, әфлисун, коңгырт, куе кызыл төсләрне.
Һәр төснең төрле төсмерләргә ия икәнен исәпкә алганда, кайсы төскә өстенлек бирергә дип, аптырап калу булмас.
Шулай да, артык тырышып ташламагыз, артык чуарлык җәнлекнең ачуын чыгарырга мөмкин. Иң яхшысы – ике-өч төсмерне сайлап. Берсенә өстенлек бирү.
2020 елның тыелган төсләре дә бар, тик алар күп түгел.
Күсе елын кызыл кием белән каршыламавың хәерлерәк, чөнки ул – ут, агрессия төсе.Елансыман төсне, куе зәңгәр, диңгез төсләрен дә сайламагыз.
-
9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды 21.12.2019
2019 нчы елның 21 нче декабрендә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелышны мәктәп директоры Латыпов Харис Харрасович ачып җибәрде. Ул ата-аналарга чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү һәм аларны укыту өчен уңай шартлар тудыру буенча сөйләде. Ата-аналар җыелышын сыйныф җитәкчесе Закирова М.М.дәвам итте. Фән укытучылары ата-аналарны сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Нурания Җамали "Үксезләр" 06.12.2019
Бүген Акбүре авылы музеенда укучыларыбыз белән Нурания Җамалиның "Үксезләр" фильмын карадык. Фильм бик ошады һәм моны оештыручыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Без коррупциягә каршы!" 05.12.2019
Бүген мәктәптә "Мы за мир против коррупциии" түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте.
-
#ДобрыеурокиРТ #МинемРДШ #РДШРТ #РДШ #Добровольцыроссии 05.12.2019
Бүген укучыларыбыз Бөтенроссия акциясе «игелекле дәресләр» һәм «игелекле ихтыяр көне» акциясе кысаларында «Киләчәк волонтерлары» фильмын карадылар һәм бүген безнең алда иреклелек ача торган мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.
-
" Нәрсә ул коррупция?","Коррупциягә каршы тору" 04.12.2019
Бүген мәктәбебездә "Нәрсә ул коррупция?", "Коррупциягә каршы тору, гражданлык җәмгыятенең роле" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үтте.