муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138
-
Комиссия по несовершоннолетним 19.05.2012
18 май көнне мәктәбебезгә КДНнан, пожарный частьтан һәм полициядән комиссия килде. Алар 18 яше тулмаган укучыларга (5-9) лекция укыдылар. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, урамда 22.00 дан йөрүләр ярамау турында фильм күрсәттеләр. Балаларның эвакуация вакытында нишләргә тиешлекләрен тикшереп карады, сораулар бирде.
-
"О внебюджетных средствах"
14.05.2012
В нашем образовательном учреждении внебюджетные средства, включая добровольные целевые взносы от родителей обучающихся, не привлекались.
-
9 май - Җиңү көне! 09.05.2012
Бүген һәйкәл янында Җиңүнең 67 еллыгын каршыладык. Тантананы азан әйтү белән ачып җибәрделәр, аннан соң районнан килгән вәкил Кадрия Насыйрова Җәүдәт Мәхмүт улы ветераныбызны котладылар . Укучыларыбыз әзерләгән монтажны карап киттеләр. Митинг беткәч тыл ветераннары мәктәп бинасына тәмле ризыклар белән чәй эчәргә бардылар. Пакетлар өләштеләр.
-
Туфан Миңнуллин вафат
03.05.2012
2 май иртәсендә больницада 76 яшьлек драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин вафат булган.
Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.
Аның «Миләүшәнең туган көне», «Нигез ташлары», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондына керде. Туфан Миңнуллин мишәрләр турында «Йөрәк маем», керәшеннәр турында «Гөргөри кияүләре» пьесаларын иҗат итте. Әле Себер татарлары турында «Килен» әсәрен иҗат итәргә җыена иде. Апрель аенда Тинчурин театрында аның «Төш» әсәренең премьерасы булган иде.
Татар заманы Туфан Миңнуллин якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Бу хәбәр бөтен татар милләте өчен зур югалту. Урыныгыз җәннәттә булсын, Туфан Абый!
-
Шигырь бәйрәме 02.05.2012
Бөек шагыйрь туган көне – 26 апрель – Татарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне мәктәпләрдә укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр. Ә 28 нче апрель көнне үзләре чыгарган авыл турындагы, Коръән турындагы шигырьләрен Зирекле музеенда сөйләп кайттылар.
-
"Йөрәктән йөрәккә" 27.04.2012
Акбүре мәктәбендә Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршыларга әзерлек эшләре башланды.
-
II Всероссийская олимпиада 25.04.2012
Мәктәбебездә 9 нчы сыйныфтан 3 укучы: Хәлиуллин Айрат, Салихов Фәнзил, Макаров Айнур рус теленнән 2 нче бөтенроссия дистанцион олимпиадасында катнашып сертификатлар белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Вәлиуллина Фәния Хасановна рәхмәт хатына лаеклы булды.
-
Шефлык эше 18.04.2012
17 нче апрель көнне 5,7 сыйныф укучылары тарафыннан мәчетебезгә һәм һәйкәлебезгә шефлык оештырылды. Һәйкәл яны территориясен җыештырып,чүпләрдән арындырып, агачлар утыртылды.
-
Благоустройство территории 12.04.2012
1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр "Чисталык" айлыгы игълан ителде. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Кар эреп бетүгә, мәктәп яны территориясен чүпләрдән арындырдылар
-
Спартакиада 09.04.2012
6 нчы апрель көнне "Олимп"та "Сәламәтлек көне" багышлап авыл халкы арасында уеннар оештырдылар. Шашка ярышында мәдәният йорты мөдире Лотфуллина Галия 3 нче урынны яулады