муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
12 июнь - Россия көне! 12.06.2014
12 июнь-Россия көне. Әлеге көн — дәүләтнең иң зур бәйрәме. Илдә һәрвакыт тынычлык, иминлек булсын. Халыклар үзара бердәм булып, дус-тату яшәсен.
-
Лагерьдан күңелле мизгелләр. 10.06.2014
-
Лагерьның 6 көне. Балык тоту көне. 06.06.2014
-
Экологик өмә. 05.06.2014
5 нче июнь Россиядә “Эколог көне” билгеләп үтелә. Бу чарада “Дельфин” лагерена йөрүче балалар актив катнашты. Мәктәп яны территориясен чүп-чардан арындырдылар, түтәлләрне утадылар, сулар сиптеләр.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2014
Исәнмесез безнең шаян дуслар
Хуш киләсез, рәхим итегез,
Балаларны яклау көне белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Кояшның да бүген йомшак нуры
Безне бире сөеп китерде
Тату, акыллы, сәламәт булып
Үсик әле гөлләр шикелле.
-
Татар халык ашлары - бик тәмле һәм файдалы! 26.05.2014
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле,гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.
Гадәти көннәрдә дә, кунак сыйлаганда да татарлар табынга шулпа бирәләр. Авылларда исә шулпа төп ашамлык булып санала, аны иртә белән, көндез, кичтә ашыйлар. Токмачлы ашны халык бик ярата. Токмачны ашка төрлечә: шакмаклап, кыек шакмаклап, нәзек итеп кисәләр; тантаналы очракларда кош итеннән пешергән шулпага бәрәңгесез генә салып бирәләр. Бәйрәм табынына еш кына шулпалы пилмәнәзерлиләр.
Безнең татар халкы яшелчәләрдән бәрәңгене күбрәк куллана, аннан икенче итеп бирелә торган ашлар, камыр ашларының эчлекләрен әзерли, кишер, чөгендер, шалкан, суган, кабак, кәбестә кебек яшелчәләрне дә файдалана.
Ярмалардан карабодай, тары, солы, дөге һәм бодай ярмасы киң кулланыла. Анардан ашлар, ботка, гарнир, камыр ашларының эчлеген әзерлиләр.
-
Соңгы кыңгырау чыңлады... 24.05.2014
Бүген безнең мәктәптә дә соңгы кыңгырау чыңнары яңгырады. Әлеге моңсу да, шатлыклы да мизгелләрне һәркем үз күңелендә саклыйдыр мөгаен. Кайчак бик ашкынып көткән кебек тоелса да, чыгарылыш вакыты җитүгә ничектер моңсу да булып китә, сыйныфташлар белән узган мизгелләр күз алдыннан үтә... Шулай да алда яңа үрләр, әле имтиханнарны да үтәсе бар. Үзенә күрә тормышның яңа баскычына күчеш старты булып яңгырый бит "Соңгы кыңгырау"...
-
П О Л О Ж Е Н И Е О присуждении ежегодного гранта на денежное поощрение лучших учащихся общеобразовательных учреждений Новошешминского муниципального района
22.05.2014
/upload/images/files/Attachments_roo2006@yandex_ru_2014-05-21_16-07-04.zip
-
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Акбүрегә килде. 20.05.2014
Кариевлылар 19 майда Акбүре мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Алар Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәттеләр.
Кариевлылар нәни тамашачыларын да онытмаган. Кечкенәләргә алар “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” ("Волк и семеро козлят") әкияте буенча язылган “Бүре һәм Кәҗә” спектаклен күрсәттеләр. -
Балаларның ышаныч телефоны көне. 16.05.2014
17 май көнне бәйрәм ителәчәк Балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан, мәктәп укучыларына, шушы темага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.