Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №71 с углубленным изучением отдельных предметов" Ново-Савиновского района города Казани Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 71нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем бюджет муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420044, г. Казань, ул. Волгоградская,39А |
| Телефон: | +7(843) 561-15-85;+7(843) 564-37-61 |
| E-Mail: | sch81@yandex.ru, S71.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа № 71" |
| Руководитель: | Григорьева Юлия Павловна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 813, из них 38 мигранта |
| У нас учат: | 51 |
Новости школы №71
Әнием – кадерлем
Опубликовано: 26.11.2011Тиздән әниләрнең бәйрәме булачак. Бөтен балалар әниләрен бәйрәм белән котлыячаклар. Минем дә әниемне бәйрәм белән котлыйсы килә, кызганычка каршы әнием исән тугел. Ул авырудан вафат булды. Миңа бик авыр, күңелсез әнисез. Дөньяда иң якын кешем янымда түгел. Ярый әле туганнарым, дусларым бар. Алар авыр вакытта мине ташлап китмиләр.
Әниемне гел искә төшерәм, беркайчан да онытмыйм, уйлыйм. Ул да әйбәт төшләр белән генә керә. Әни миңа карап тора, минем янымда дип уйлыйм.
Искә төшерәм: ничек без бергә ашарга пешерә идек, бәйрәмнәргә әзерләнә идек, ничек гайлә белән бергә ял итә идек. Кызганычка каршы, әтием дә юк.
Йөрәгемә әти-әнисез бик кыен. Язмыштыр инде, кире кайтарып булмый. Ничек әйтәләр: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Чыннан да, кеше булмагач кына кадерен белә башлыйсың. Хәзер дә кайбер чакларга үкенәм.
Әниләр – ул бик якын кешеләр, без аларга бөтен әйберне сөйли алабыз, алар безне тәрбияләп үстерә һәм күпкә өйрәтә.
Бу сочиненияне мин еламыйча тыныч кына язка алмыйм, чөнки тормышым авыр. Авырлыгым турында күп сөйли алам, шулай да мин тырышам, чөнки бөтен дөньям алда әле. Язмышым әйбәт булыр дип ышанам (Алла боерса).
Әниемне яратам, беркайчан да онытмыйм, миңа какрап тыныч ятсын…
К списку новостей










