Ежегодно 21 февраля жители планеты отмечают Международный день родного языка (International Mother Language Day). Этот праздник был учрежден ЮНЕСКО 17 ноября 1999 года и отмечается с 2000 года ежегодно 21 февраля с целью содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию.
Ежегодно и в нашей школе отмечается этот праздник. В этом году, мы решили изменить формат нашего праздника и сделали целую выставку.
Учащиеся 5-8 классов совместно с классными руководителями и родителями сделали экспозицию посвященную тому или иному народу. Ребята постарались отразить именно те народы, представители которых учатся в нашей школе и не только: татары, русские, удмурты, чеченцы, турки, азербайджанцы, марийцы, чуваши, башкиры и т.д.
Ребята не только показали, но и рассказали учащимся младших классов про разные народы, их особенности, историю.
Выставка прошла просто шикарно, огромное спасибо всем, кто приложил руку к такому великолепному событию.
Ел саен 21 февральдә дөньяда яшәүчеләр Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан, тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максаты белән, оештырылды һәм 2000 елдан бирле һәр ел билгеләп үтелә.
Ел саен безнең мәктәптә дә бу бәйрәм үткәрелә.
Быел, без бәйрәмнең форматын үзгәртергә булдык һәм чын күргәзмә ясадык.
5-8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар белән берлектә төрле халыкларга багышланган экспозиция ясадылар. Балалар нәкъ менә безнең мәктәптә укучы халыкларны: татарлар, руслар, удмуртлар, чеченнар, төрекләр, әзербайҗаннар, марилар, чуашлар, башкортлар һ.б гына түгел, ә башка халыкларны да күрсәтергә тырыштылар.
Балалар кече сыйныф укучыларына төрле халыклар, аларның үзенчәлекләре, тарихы турында сөйләп тә киттеләр.
Күргәзмә искиткеч матур узды, мондый онытылмас вакыйгага көч керткән һәркемгә зур рәхмәт.