Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Верхнечелнинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 423545,Республика Татарстан, Нижнекамский район, с. Красная Кадка, пер. Кооперативный, дом №11\ Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылы Кооператив переулогы, 11-нче йорт |
Телефон: | +7(855)-544-80-56 |
E-Mail: | internatschool1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Верхнечелнинская школа-интернат " |
Руководитель: | Галимова Альфия Асхатовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 64 учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Верхнечелнинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Литературная гостиная".- "Әдәби кунак бүлмәсе". 14.02.2025
В рамках месячника Родных языков, вместе с учителем русского языка Шаймардановой Р. Н. учащиеся 7 класса посетили литературную гостиную и узнали много интересных фактов о жизни и творчестве русского писателя Михаила Пришвина.
Туган телләр айлыгы кысаларында, рус теле укытучысы Р. Н. Шәймәрданова белән бергә, 7 класс укучылары әдәби кунак бүлмәсендә булдылар һәм рус язучысы Михаил Пришвинның тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр.
-
Классный час "Мы - потомки Джалиля".-"Без - Җәлил токымнары" сыйныф сәгате. 14.02.2025
В рамках месячника Родных языков в 1-2 клаасах прошел классный час, посвященный 119 - летию со дня рождения поэта, патриота и героя Мусы Джалиля. Классный руководитель Габдрахманова Е. М. познакомила детей с биографией поэта, рассказала о суровых фронтовых буднях. По итогам мероприятия был создан мини-проект "Красная ромашка" по произведению Мусы Джалиля.
Туган телләр айлыгы кысаларында 1-2 сыйныфларда шагыйрь, патриот һәм герой Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган класс сәгате узды. Класс җитәкчесе Е .М. Габдрахманова балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, фронттагы авыр көннәр турында сөйләде. Чара йомгаклары буенча Муса Җәлил әсәре буенча "Кызыл ромашка" мини-проекты төзелде.
-
Литературный час "Красота в подвиге".-"Матурлык батырлыкта" әдәби сәгать. 13.02.2025
В рамках месячника Родных языков В 6-7 классах прошел литературный час, посвященный поэту-герою Мусе Джалилю. Учащиеся узнали много нового о поэте, прочиталистихи писателя, написанные им в плену.
Туган телләр айлыгы кысаларында 6-7 сыйныфларда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар шагыйрь турында бик күп яңалыклар белделәр, әдипнең әсирлектә язган шигырьләрен укыдылар.
-
"Россия-мои горизонты".- Россия - минем горизонтларым. 13.02.2025
В рамках внеурочной деятельности было проведено занятие, которое оформили как практико-ориентированное с темами по выбору "Россия комфортная", "Россия умная", "Россия индустриальная". На занятиях учащиеся знакомились с профессиями, рынком труда и перспективами специальностей.
Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Уңайлы Россия", "Акыллы Россия", "Индустриаль Россия" темалары буенча практик юнәлешле дәресләр үткәрелде. Дәресләрдә укучылар һөнәрләр, хезмәт базары һәм белгечлекләр перспективалары белән таныштылар.
-
"Читаем о блокаде".- "Блокада турында укыйбыз". 12.02.2025
В рамках VI Международной сетевой акции учитель русского языка и литературы Махмутова С. И. провела для учащихся 8-9 классов урок внеклассного чтения по теме "Вспоминая блокаду", где учащиеся читали стихи о блокаде.
VI халыкара челтәр акциясе кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәхмүтова С. И. 8-9 сыйныф укучылары өчен "Блокаданы искә төшереп" дигән темага сыйныфтан тыш уку дәресе үткәрде, анда укучылар блокада турында шигырьләр укыдылар.
-
"80 шагов к Победе".- "Җиңүгә 80 адым". 11.02.2025
В рамках акции "80 шагов к Победе" учитель русского языка и литературы Махмутова С. И. организовала встречу с ветераном труда, Почетным строителем г. Нижнекамска Галимовым Закария Хабировичем. Он рассказал детям о том, как они работали наравне с взрослыми, как каждый день из родной деревни уходили мужчины на войну. Дети внимательно слушали рассказ нашего гостя.
"Җиңүгә 80 адым" акциясе кысаларында Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәхмүтова С. И. хезмәт ветераны, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы төзүчесе Галимов Зәкәрия Хәбир улы белән очрашу оештырды. Ул балаларга өлкәннәр белән беррәттән ничек эшләүләре, ир-атларның һәр көнне туган авылыннан сугышка китүләре турында сөйләде. Балалар кунагыбызның сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар.
-
Турнир по настольному теннису.- Өстәл теннисы буенча турнир. 11.02.2025
В рамках военно-патриотического месячника на базе МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" прошел турнир по настольному теннису среди юношей Верхнечелниской СОШ (тренер Габдрахманова М. Г.) и Верхнечелнинской школы-интерната (тренер Ахмадуллина Р. Г.). Турнир прошел в теплой дружественной обстановке. Участники мероприятия показали свое мастерство и ловкость. Ребята получили заряд бодрости и отличное настроение, но главной наградой спортивного праздника стали положительные эмоции и прекрасное настроение.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Югары Чаллы урта мәктәбе базасында Югары Чаллы урта мәктәбе (тренеры Габдрахманова М.Г.) һәм Югары Чаллы интернат-мәктәбе (тренеры Әхмәдуллина Р. Г.) егетләре арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Турнир җылы, дустанә шартларда узды. Чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Балалар күтәренке кәеф алды.
-
Профилактическая беседа о безопасности дорожного движения.-Юл хәрәкәте иминлеге турында профилактик әңгәмә. 11.02.2025
Психолог школы Имамова С. Р. с учащимися 5-6 классов провела беседу. Светлана Раисовна напомнила учащимся о правилах безопасного поведения вблизи проезжей части и о наиболее часто встречающихся опасных "дорожных ловушках". Повторили с ребятами и значения дорожных знаков.
Мәктәп психологы Имамова С. Р. 5-6 класс укучылары белән әңгәмә үткәрде. Светлана Раисовна укучыларга юл кырыенда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм еш очрый торган куркыныч "юл тозаклары"турында искәртте. Балалар белән бергә юл билгеләренең мәгънәләрен дә кабатладылар.
-
Урок-праздник "В гости к Чаю".- Дәрес - бәйрәм "Чәйгә кунакка" . 10.02.2025
В рамках месячника Родных языков учитель русского языка и литературы Шаймарданова Р. Н. провела с учащимися урок-праздник. На этом празднике учащиеся познакомились не только с историей чая, правилами его заваривания и чаепития, с историей самовара, но и отгадывали загадки, отрывки из произведений, спели частушки связанные с чаем и чаепитием. Праздник закончился чаепитием за праздничным столом.
Туган телләр айлыгы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрданова Р. Н. укучылар белән дәрес-бәйрәм үткәрде. Бу бәйрәмдә укучылар чәй тарихы, аны кайнату һәм чәй эчү кагыйдәләре, самавыр тарихы белән генә танышып калмадылар, табышмаклар чиштеләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, чәй һәм чәй эчү белән бәйле такмаклар җырладылар. Бәйрәм өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
-
"Разговоры о важном".- "Мөһим нәрсә турында сөйләшү". 10.02.2025
Сегодня в школе прошло новое занятие курса внеурочной деятельности на тему: "Арктика - территория развития". Занятие было направлено на формирование первичных представлений обучающихся об Арктике, понимания стратегического значения для развития страны и укрепления позиций России на международной арене.
Бүген мәктәптә "Арктика - үсеш территориясе" темасына дәрестән тыш эшчәнлек курсының яңа дәресе узды. Дәрес укучыларның Арктика турында беренчел күзаллауларын формалаштыруга, илнең үсеше өчен стратегик әһәмиятен аңлауга һәм Россиянең халыкара мәйдандагы позицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.