муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423585, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д.13 |
| Телефон: | +7(855)-530-10-53;+7(855)-530-14-34;+7(855)-530-22-40;+7(855)-530-23-40 |
| E-Mail: | sch33.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №33" НМР РТ |
| Руководитель: | Салихзянова Лилия Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 1272 учащихся. Из них 4 мигранта |
| У нас учат: | 61 педагог |
Новости школы №33
Язучы Нурзия Мирхазова белән очрашу
Опубликовано: 12.03.20142014 елның 6 мартында 37 нче балалар китапханәсендә хатын-кызлар бәйрәменә багышланган очрашу булды. Очрашуда 33 нче мәктәп укучылары катнашты. Бу чараны мәктәп китапханәсе мөдире Хәбибуллина Зөлфия Мәҗит кызы белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәйдуллина Фәндия Камил кызы, Галимова Чулпан Илгиз кызы әзерләделәр.
Бу очрашуның максатлары: якынлашып килгән хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, аналарга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, алар белән горурлану, олыларга карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
3Б сыйныфының 25 укучысы каршына үзебезнең шәһәребездә яшәп, иҗат итүче шагыйрә,Нурзия Рәшит кызы Мирхазова килде. Ул берничә ел әхлак тәрбиясенә зур игътибар биреп “Аналарга мәхәббәт тәрбияләү” дигән темага иҗади эш алып бара.
Очрашуны китапханә мөдире Хәбибуллина Зөлфия Мәҗит кызы рус телендә ачып җибәрде. Укучы балалар арасында күпчелеге - рус телендә сөйләшүчеләр. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Шәйдуллина Фәндия Камил кызы татарча дәвам итте. Балалар бик матур итеп Нурзия Мирхазова язган шигырьләрне яттан укыдылар. Аналарга багышланган шигырьләрдән башка табигать күренешләре турында да укыдылар, шунысы бик куанычлы булды, рус телендә сөйләшүче балалар да бик матур һәм дөрес итеп сөйләделәр.
К списку новостей















