• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д.13
Телефон: +7(855)-530-10-53;+7(855)-530-14-34;+7(855)-530-22-40;+7(855)-530-23-40
E-Mail: sch33.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №33" НМР РТ
Руководитель: Салихзянова Лилия Григорьевна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 1272 учащихся. Из них 4 мигранта
У нас учат: 61 педагог

Новости школы №33

"Мәктәп сәхнәсендә Тукай геройлары"

Опубликовано: 27.04.2013

        Татар теле һәм әдәбияты атналыгын "Мәктәп сәхнәсендә Тукай геройлары" дигән әдәби-музыкаль кичә дәвам итте. Кичә барышында Г.Тукай тормышын һәм иҗатын яктырткан презентация һәм шагыйрьнең электрон китабыннан материаллар күрсәтелде. Әдәби кичә 8 нче Г сыйныфы укучысы Мотафина Сабинаның "Тукай геройлары безне тәрбияли" исемле фәнни эшен тыңлау белән башланып китте. 4 нче Д сыйныфы укучылары (укытучылары Ахунова Г.Г.) "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштереп, Тукайның бала тәрбияләүдә татар халык мәкален никадәр оста файдаланганын күрсәттеләр.

        Шагыйрьнең табигатькә сак караш тәрбияләүче "Бала белән күбәләк", "Сандугач һәм Фатыйма", "Акбай", "Бичара куян" шигырьләрен сәхнәдә күрсәтүче 2Б, 3А, 4А, 4Б, 4Д сыйныфлары укучылары үзләрен артистларча тоттылар (укытучылары Шәйдуллина Ф.К., Галимова Ч.И., Ахунова Г.Г., Әгълиуллина М.И.). 

        5 нче А сыйныфы укучысы Сәйфетдинова Альбина үзәк өзгеч "Әллүки" көен скрипкада уйнаганда, сизмәстән кушылып җырлап җибәрәсе килде.

                       "И мөкатдәс, моңлы сазым,

                       Уйнадың син ник бик аз?"

        Салмак кына көй бормалары Тукайның ачы хәсрәтен искә төшерде, шунда ук күзалдына "Болгар" номерлары килеп басты. 

        "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен" конкурсында җиңү яулаган 3 нче А сыйныфы укучысы Катя Игнатьева "Туган авыл" шигырен яттан укып, туган җиребезгә булган ярату хисебезне тагын да көчәйтеп җибәрде. 

        6 нчы В сыйныфы укучылары " Кечкенә музыкант", ә 6 нчы А сыйныфы укучылары "Иртә" дигән күренеш күрсәттеләр (укытучылары Исмәгыйлева И.Г.).  Укучылар шулхәтле матур итеп, образга кереп, хисләнеп, үзләренә бирелгән рольне бер дә ялгышмыйча, төгәл итеп башкардылар.

        Кичә Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

       Тукайны зурлап, аның хисләрен өйрәнеп сәхнәләштергән балаларга да, аларны әзерләгән укытучыларга да милли мәгариф буенча директор урынбасары Ч.М.Җәләева рәхмәт җиткерде.



К списку новостей