• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д.13
Телефон: +7(855)-530-10-53;+7(855)-530-14-34;+7(855)-530-22-40;+7(855)-530-23-40
E-Mail: sch33.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №33" НМР РТ
Руководитель: Салихзянова Лилия Григорьевна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 1272 учащихся. Из них 4 мигранта
У нас учат: 61 педагог

Новости школы №33

Шагыйрә белән очрашу

Опубликовано: 09.03.2013

 

Март аеның беренче көннәрендә 33мәктәптә «Моң тулган минем җанга» исемле кичә уздырылды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәмзия Вәлиева белән очрашуда залда алма төшәрлек тә урын да булмады. Бирегә мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар чакырылган иде.

   Шәһәребез талантлы шәхесләргә бай. Шушы талант ияләре белән укучыларны таныштыру, очраштыру,аларның иҗатына карата кызыксыну уяту татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп  максатларыннан берсе.

Рәмзия Вәлиева Актаныш районы Илчебай авылында дөньяга килә. Күп балалы гаиләдә үскәнгә бернинди тормыш авырлыкларыннан да куркып тормый ул. Авылдашлары белән бергә кырда эшли, бөрлегәннәргә йөри, әти-әнисенә булыша. Мәктәпне бетергәч, Түбән Кама шәһәренә укырга килә. 53нче һөнәри училищены тәмамлап, төзелештә эшли. Бер карасаң, төзелеш белән әдәбият бәйләнмәгән дә кебек, тик шигъри җанлы Рәмзия апаның күңеле әдәбиятка тартыла.  «Балаларны бик яратам»,- дип сөйләде ул. «Бәбкә кая югалган», «Бәхетле мизгелләр» исемле китапларын укыгач, чыннан да моңа инанасың. Балар әдәбиятына даими тартылып яшәү һичшиксез аның тормыш эшчәнлеге белән дә бәйле, чөнки ул инде 20 ел балалар арасында  эшли.

    Рәмзия апа - үзенең туган төбәгенә гашыйк кеше. Моны аның Актаныш ягына багышлап язган шигырьләреннән дә күреп була. Шагыйрә якташлары белән бик горурлана, аларны мактап искә ала. Туган ягымдагы иң изге кешем-ул минем әнием, ди. Рәмзия ханымга язу таланты әнисеннән күчкән булса кирәк. Бөек Ватан сугышы тематикасына багышлап,  Актаныш районында уздырылган конкурста шагыйрәнең әнисе беренче урынны ала. Рәмзия Вәлиеваның иҗатында аның әнисенә булган мәңгелек мәхәббәте күңеленең иң нечкә җирләреннән саркып чыга.

    Әлеге очрашуда  без Рәмзия апаны күпкырлы талант иясе буларак таныдык. Ул бик матур итеп фотога төшерә белә, җәмәгать эшлеклесе дә икән. Инде берничә ел рәттән инвалид балалар белән эш алып бара, аларның өйләренә барып китапларын  бүләк итә, шигырьләр өйрәтә икән. Шушы арада гына балалар белән «Күчтәнәч» тапшыруында катнашканнар.

   Кичәдә Рәмзия Вәлиева сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Халык арасында популяр булган «Ак кала», «Гармунчыга», «Татлы сагыну», «Кайтып киләм әле туган якка» җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.Очрашу ахырында шагыйрә  балаларга үзенең китапларын бүләк итте, оештыручыларга, укучыларга, ата-аналарга рәхмәтен белдерде. Без, үз чиратыбызда, Рәмзия апага иҗади уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде.



К списку новостей