муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423585, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д.13 |
| Телефон: | +7(855)-530-10-53;+7(855)-530-14-34;+7(855)-530-22-40;+7(855)-530-23-40 |
| E-Mail: | sch33.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №33" НМР РТ |
| Руководитель: | Салихзянова Лилия Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 1272 учащихся. Из них 4 мигранта |
| У нас учат: | 61 педагог |
Новости школы №33
"Китап- гомер юлдашым"
Опубликовано: 01.10.2019Күптән түгел мәктәбебезнең 4 нче В,Г сыйныфы укучылары (татар төркемнәре) белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 37нче шәһәр балалар китапханәсендә "Китап- гомер юлдашым" дип исемләнгән эчтәлекле очрашу кичәсе үткәрелде. Укучылар Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Нурзия Мирхазова һәмшагыйрә Гөләндәм Галиеваның иҗаты белән таныштылар.Н. Мирхазова “Гөлбакча” дигән балалар өчен хикәяләр китабы белән таныштырды. Айзилә турында хикәяләр укучыларны табигать мәктәбенә дәшә. Ул аларны ни дә булса уйлап табарга, хәтта иҗат итәргә этәрә. Г. Галиеваның балалар күңеленә үтеп керерлек кызыклы шигырьләре укучыларда зур кызыксыну уятты. Китапларның заманча бизәлеше балаларның күңеленә хуш килде.Г. Галиева укучыларны шигырь язу серләренә төшендерде. Ул аларда шигырь язу теләге уятты. Мәктәбебез укучылары үзләре дә Г. Галиеваның күп кенә шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Н. Мирхазова язган хикәядән өзек күрсәттеләр. Китапханә хезмәткәрләре укучыларыбызга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу укучыларыбызда тирән эз калдырды.
К списку новостей















